+8 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
21 март , 12:40

«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары бүләкләнде

«Башкортстан продукты» проекты дипломнары «Башспирт», «Башкирское мороженое», «СоюзПромПтица» һәм «Мәләвез сөт-консерва комбинаты» җәмгыятьләренә «Башкортстан Республикасы АПК продукциясе экспортын үстерүгә һәм яңа базарларны үзләштерүгә өлеш керткән өчен» бирелде.

«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары бүләкләнде
«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары бүләкләнде
Тантаналы чара 18 мартта Уфада «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсен һәм Агросәнәгать форумын рәсми ачу кысаларында узды. Предприятие җитәкчеләре дипломнарны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алды.

- Алынган бүләкләр - республика җитештерүчеләренең хезмәтен лаеклы бәяләү һәм югары дәрәҗәдә лаеклы танылу күрсәткече, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Азат Әскаров. - Проект дипломантларын котлыйм. Ышанам ки, компанияләр алга таба да чит ил базарларында үз позицияләрен ныгыту һәм киңәйтү буенча үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: