+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 март 2025, 13:11

"Ашкадар" предприятиесе 2024 елда җитештерүне үстерүгә 750 миллион сум инвестици

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, «Ашкадар» авыл хуҗалыгы предприятиесен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

"Ашкадар" предприятиесе 2024 елда җитештерүне үстерүгә 750 миллион сум инвестици"Ашкадар" предприятиесе 2024 елда җитештерүне үстерүгә 750 миллион сум инвестици
"Ашкадар" предприятиесе 2024 елда җитештерүне үстерүгә 750 миллион сум инвестици

Предприятие Мәләвез районында урнашкан һәм төбәкнең әйдәп баручы агропредприятиеләренең берсе булып тора. Хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча махсуслашкан. Узган елда монда 34 мең тоннадан артык бөртеклеләр һәм 9 мең тоннага якын көнбагыш җыелган.

– «Ашкадар» нәтиҗәле эш үрнәге булып тора. Предприятие күрсәткечләрен Европа күрсәткечләреннән югарырак, - диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Республика Башлыгы предприятие үсешен югары бәяләде һәм эш сәфәрләренең берсендә анда барырга ниятләвен белдерде.

- Молодцы, шәп үсәсез. Сезнең проектлар турында без «Инвестиция сәгатьләре»ндә фикер алыштык. Мәләвез районына килгәч, предприятиегә барып, аның эше белән танышырга тырышачакмын, – диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас