+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
25 март , 15:45

Чәчүгә өстәмә 250 машина чыгачак

Агросәнәгать комплексындагы техника паркын актив яңарту нәтиҗәсендә Башкортстанда сабан культураларын чәчү вакыты шактый кыскара. Гомумән алганда, быел язгы кыр эшләренә, былтыргы белән чагыштырганда, 250гә күбрәк туфрак эшкәртү машинасы чыгачак. Нәтиҗәдә, чәчү кампаниясе вакытында кырларда 11,2 мең туфрак эшкәртү һәм 5 мең чәчү агрегаты эшләячәк.

Чәчүгә өстәмә 250 машина чыгачак
Чәчүгә өстәмә 250 машина чыгачак

- Төбәк аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасын яңа сезонга әзерләүне төгәлләп килә, - диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын финиш сызыгына чыгарыла. Тракторлар паркының әзерлеге 90% тан артып китә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда АПКның техника паркын яңарту буенча төбәк программасы гамәлдә, аның кысаларында аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга киткән чыгымнарның 50% кадәресен каплыйлар. Соңгы алты ел эчендә Башкортстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә әлеге программа кысаларында 8 миллиард сумнан артык субсидия түләнде.

Фото: Денис Таваев

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: