500 миллиард сум – авыл хуҗалыгына ярдәм.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, Русия агросәнәгать комплексы көндәшлеккә сәләтле һәм югары технологияле тармакларның берсе булып тора. Илдә җитештерелгән техника күләме арта бара – хәзер авыл хуҗалыгы машиналарының яртысыннан күбрәге Русиядә чыгарыла.
«30 меңнән артык трактор, комбайн һәм башка техника Русия аграрийларына тапшырылды. Авыл хуҗалыгында динамика уңай. Дәүләт ярдәме дәвам итәчәк – быел бу максатка федераль бюджеттан 500 миллиард сумнан артык акча каралган», – дип белдерде Премьер-министр.
Азык-төлек иминлеге һәм бәяләр үсеше.
Доклад вакытында азык-төлек иминлеге турында да сүз барды. Премьер-министр сүзләренчә, төп күрсәткечләр үтәлә, ә башка тармакларда планлы үсеш күзәтелә. Русия фермерлары ел саен рекордлы уңыш җыя. 2023 елда, мәсәлән, илдә рекордлы күләмдә дөге, соя һәм рапс җыеп алынган.
Шулай ук, Михаил Мишустин бәяләр арту проблемасына да тукталды.
«Без төп максатыбыз итеп бәяләр үсешенә юл куймауны алдык. Моның өчен иң мөһиме – үзебезнең җитештерүчеләрне хуплау», – диде ул.
Бу максатта Хөкүмәт авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Алар арасында – элиталы орлыкчылык, сөт һәм игенне тирәнтен эшкәртү, нәселле терлекчелек кебек юнәлешләр бар. Моннан тыш, фермерлар өчен ташламалы кредитлар программасы эшли.
Импорт белән экспорт балансы.
Русия базарын азык-төлек белән тәэмин итү өчен Хөкүмәт экспорт һәм импорт механизмнарын да куллана.
«Әгәр продукцияне читкә чыгару ил эчендәге ихтыяҗга зыян сала икән, без экспортны вакытлыча чиклибез. Мәсәлән, бөртеклеләр һәм көнбагыш мае буенча шундый карар кабул ителде. Ә кайбер продуктлар, киресенчә, ил базарын тулыландыру өчен импорт белән керә. Без дус илләрдән атланмай, ит, бәрәңге, кишер, алма кертүгә пошлина бетердек», – дип аңлатты Мишустин.
Хөкүмәтнең төп максаты – илдә азык-төлек балансын саклау һәм кискен бәя артуын булдырмау.
Русиядә авыл хуҗалыгы үсеше өчен миллиардларча сум бүлеп бирелә, техника җитештерү арта, аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтелә – болар барысы да азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә.
Башкортстан инвестицион эшчәнлек дәрәҗәсе һәм үсеш темплары буенча Идел буе федераль округында алдынгы төбәкләр рәтенә керә. Якын елларга Башкортстан властеның өстенлекле максаты - республика икътисадына инвестицияләр күләмен алга таба да арттыру.
- Без эзлекле рәвештә республика агросәнәгать комплексын яңартабыз. Нәтиҗә буларак, безнең аграрийлар, узган елда һава торышы аномалиясенә карамастан, 0,8 процент үсеш белән 251,7 млрд сумлык продукция җитештерде. Ил масштабында бу - бик саллы күрсәткеч. Моннан тыш, Башкортстанның агросәнәгать комплексы якынча 326,3 млн долларлык 632 мең тонна чамасы авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлады, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әңгәмәләрнең берсендә.
Сүз уңаеннан: “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проекты кысаларында, соңгы биш елда республикада 296 яңа фермер хуҗалыгы барлыкка килгән. Шушы вакыт эчендә әлеге категориядәге берәмлекләргә 12 меңнән күбрәк консультация хезмәте күрсәтелгән. Әлеге юнәлештәге дәүләт ярдәме 10 меңнән күбрәк кешене кулланучылар кооперациясенә җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының 220дән артыгы дәүләт ярдәме алды.
Республикада үз эшләрен үрнәкле оештырып, башкаларны әйдәүче фермерлар аз түгел. Гүзәлия һәм Рөстәм Махияновларның “Ирәндек” хуҗалыгы – Әбҗәлил районында шундыйларның берсе. Фермер елкычылыкка һәм сарыкчылыкка махсуслашкан.
– Кайчандыр мин гомум кооператив көтүендә бер генә баш атым булса иде, дип уйлана идем, – ди фермер. – Бу хыялымның тормышка ашуы барлык эшчәнлегемне үзгәртеп җибәрде. Үзем 13 баш ат сатып алдым. Хәзер үзебезнең зур көтүебез барлыкка килде.
Еллар дәвамында фермер хуҗалыгында бияләр саны 110га җиткән. Иртә яздан биредә кымыз җитештерәләр. Әйткәндәй, төп керемнәре дә шуңардан. Гүзәлия Махиянова әйтүенчә, елы уңай туры килгәндә, сихәтле эчемлекне 300-400 тоннага кадәр җитештерәләр.
– Республика авылда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелү, гомумән, крестьян ихаталарын җанландыруга, яңа эш урыннары булдыруга зур этәргеч бирде. Хөкүмәтнең Урал аръягы районнарын социаль-икътисади үстерүгә юнәлтелгән өстәмә чаралары соңгы елларда авыл яшәеше, кешеләрнең тормыш хәлен яхшырту мәсьәләләрендә эзсез калмады. Фермерлар саны, сәүдә базарында алар җитештергән продукция төре арту да шуны күрсәтә. Без, мәсәлән, 2012 елда сарыкчылык тармагы белән дә шөгыльләнә башладык. Әкренләп аның “Дорпер” токымлысын ишәйтеп, ит юнәлешенә күчеп барабыз. Кымыздан тыш, сарыкчылык та – перспективалы юнәлеш. Бәясе дә арта бара. Сорау зур, – ди Рөстәм Махиянов.