0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
27 март , 08:55

Тугызынчы каттан егылып төшкән

Әллә сикергәнме? Әллә этеп төшергәннәрме?

Тугызынчы каттан егылып төшкән
Тугызынчы каттан егылып төшкән
26 мартта Уфа машиналар төзелеше колледжының 18 яшьлек студенты Борисоглебская урамында урнашкан тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Беренчел мәгълүмат буенча, инцидент көндез булган. Ул 9нчы катта яшәгән.

Урынга килгән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтә һәм аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерә. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта яшь кеше реанимация бүлегендә авыр хәлдә.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана. Хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, шаһитлардан сораштыра һәм булган хәлләрне өйрәнә. Уку йорты администрациясе әлегә хәлне шәрехләми.

фото: "МВД по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: