+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
1 апрель , 13:53

Бердәм эш хәерле була

Авыргазылылар ашлык җитештерүне ничек арттырачак?

Бердәм эш хәерле була
Бердәм эш хәерле була

Быел язгы кыр эшләренең авыррак һәм башка еллардагыдан байтакка кыйммәтрәк (чыгымлырак) булуы фаразлана. Бу турыда күптән түгел чәчү кампаниясенең тактикасы һәм стратегиясенә багышланган агроконференциядә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Якынча исәпләүләр буенча, кимендә
30 миллиард сум турында сүз бара. Катлаулы шартларга карамас­тан, республиканың аграр хуҗалыклары ирешелгәннәрне саклап калу гына түгел, ә җитештерүне арттыру һәм керем алуны үстерү бурычын да куярга тиеш, диде министр. Әлбәттә, нинди генә катлаулы шартларда да республика аграрийлары яңа авыл хуҗалыгы елына яңа максат һәм омтылышлар белән аяк баса.

Республикада язгы кыр эшләрен иң беренчеләрдән булып, көньяк урман-дала зонасына караган районнар башлый. Быел, мәсәлән, Стәрлетамак районының кайбер хуҗалыклары басуга март аеның соңгы атнасында чыкты. Игенчелек өчен табигый-климатик шартлар бик уңайлы булмаган районнар арасында Авыргазы да бар. Әйткәндәй, туфракның артык дымлы булуы аркасында, узган ел иген культураларындагы югалту биредә 15 мең гектардан арткан иде. Шуңа карамастан, авыргазылылар, һәр гектардан уртача 40 центнер чамасы уңыш алып, ашлыкның тулай җыемын 140 мең тоннадан арттырды. Ел уңайсыз килсә дә, терлекчелек тармагы да ирешелгәннәрне югалтмады: сөт савып алу күрсәткече буенча республикада икенче урынга чыктылар. Гомумән, соңгы елларда аграр сәясәтнең дөрес юнәлештә алып барылуы һәм республика җитәкчелегенең игътибары, Хөкүмәтнең тоемлы ярдәме нәтиҗәсендә районда авыл хуҗалыгы җитештерүе арта бара. Узган елда тармакның төп капиталына инвестицияләр күләме дә 2 миллиард сумнан артты. Ел дәвамында гомум бәясе 500 миллион сумлык 170кә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды.

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан без аграр хуҗалыкларның басу кампаниясенә әзерлеге һәм аграр предприятиеләрнең эшчәнлеге турында сөйләвен үтенеп, район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Тәлгать Сафинга мөрәҗәгать иттек.

— Тәлгать Мидхәтович, хуҗалык­ларның язгы кыр эшләренә әзерлеген ничек бәялисез? Районның аграр ведомствосы җитәкчесе буларак, Сезне нәрсә борчый?
— Ут күршеләребез стәрлета­маклылар берничә көн элек кенә басуга чыкты һәм без дә апрельнең тәүге атнасында кузгалырбыз, дип уйлыйм. Чәчүлекләр кардан быел тиз арынды. Хәзер җир өстенең бераз кипкәнен көтәсе бар. Районның географик үзенчәлеге шуны таләп итә: безгә иртә культуралар чәчүне ике атнадан артыкка сузарга ярамый. Бигрәк тә дала өстенлек иткән хуҗалыкларда.
Аграр хуҗалыкларда 214 агрегат әзерлек сызыгында. Бу — безнең өчен яхшы күрсәткеч. Гомумән алганда, 381 берәмлек трактор катнашачак. Әзерлек турында сөйләгәндә, әлбәттә, дәүләт субсидияләрен уңышлы файдаланып, матди-техник базаны ныгытуыбызны билгеләргә кирәк. Якынча исәпләүләр буенча, быелгы язгы кампания чыгымнары 1,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Узган ел да шул чама иде.
Проблема юк, дип әйтү дөрес булмас иде, билгеле. Ләкин алар барысы да үз җае белән хәл ителә. Бераз механизаторлар җитешми. Шуңа күрә, шәһәрдән яисә күрше районнардан берникадәр кеше җәлеп итәбез. Техника ягулыгы, ашлама туплау дәвам итә. Килешүләргә ярашлы, өзеклек көтелми. Шулай да, иң борчыганы — һава шартларының тотрыксызлыгы. Бүген үк ул сынауларын куя башлады. Ә мондый хәлләрне бары тик яхшы әзерлек һәм эшне дөрес оештыру белән генә җиңеп була.
— Быел чәчүлекләр структурасы нинди үзгәрешләр кичерде? Хуҗалыклар кайсы культураларга өстенлек бирәчәк?
— Безнең стратегия шул — ихтыяҗ булган, керемле культураларны күбрәк чәчү. Яңача шартларда аграр бизнес базар конъюнктурасын өйрәнүне дә, яңа технологияләрне кыюрак куллануны да таләп итә.
Саннар теле белән әйткәндә, быелгы язгы басу эшләре башкарыласы мәйдан 66,5 мең гектар тәшкил итәчәк, шуның 40 мең гектарында дым каплату бурычы тора. Бөртеклеләр биләячәк мәйдан — 62,5 мең гектар, ягъни узган елгы дәрәҗәдән 104,1 процент. Уҗым культуралары 14 мең гектарда чәчелгән иде, аларның торышы начар түгел. Узган ел белән чагыштырганда, көнбагыш, рапс, соя байтакка күбрәк чәчеләчәк. Җитен культурасы мәйданын өч тапкыр арттырып, быел 2 мең гектарга җиткерәчәкбез. Игътибар итсәгез, майлы культуралар 2416 гектарда игеләчәк, бу узган елдагы күләмнән 147,4 процент тәшкил итә.
Аграр хуҗалыкларга кайчан һәм нинди культуралар чәчәргә кирәк, дигән күрсәтмә бирү заманы үтте. Җитәкчеләр хәзер базар ихтыяҗын, сәүдә мөмкинлекләрен өйрәнә. “Урожай” компанияләр төркеме, мәсәлән, быел беренче тапкыр җитен чәчәргә әзерләнә. Орлыгын чимал рәвешендә арадашчылар ярдәме белән Иран, Гыйрак һәм Кытайга озатачаклар. Майлы культураларга да сәүдә базарында ихтыяҗ зур. Быел аларның мәйданы арту шуның белән аңлатыла.
— Тәлгать Мидхәтович, Сез ни өчендер шикәр чөгендере үсте­рүчеләр турында әйтмәдегез, югыйсә, кайчандыр авыргазылылар “татлы тамыр” үстерү белән дә дан тота иде.
— Булдыклы хуҗа басуга чыгар алдыннан түгел, бер ел алдан ук язын нинди культура чәчәсен хәл итеп куя һәм шуңа әзерләнә. Һәрхәлдә, безнең районда тәртип шулай. Узган елдагы хәлләрне искә төшерик. Шикәр чөген­дере республикада эшкәртү мөмкин­легеннән шактый күбрәк дәрәҗәдә җитештерелде. Байтак хуҗалыкларда чимал әле дә җир өстендә ята. Заводның куәте бәләкәй, күрше төбәкләрдә дә шул ук күренеш. Районда шикәр чөгендере плантациясе узган ел 2012 мең гектар иде, быел аның яртысы да булмас, мөгаен. “Татлы тамыр”ны быел нигездә “Гобәйдуллин” һәм “Журавлев” фермер хуҗалыклары, ышанычка корылган “Чишмә” ширкәте чәчәргә планлаштыра. Әгәр якын киләчәктә шикәр чөгендерен үстерүне отышлы дип табалар икән, анысын хуҗалыклар үзләре хәл итәр, дип уйлыйм. Бүгенге шартларда чыгымнары да зур, кереме дә үзен акламый.
— Районның аграр картасына күз салганда, 8 авыл хуҗалыгы пред­приятиесеннән тыш, 60 фермер хуҗалыгы да бар. Алар игенчелек белән шөгыльләнәме? Язга әзер­лекләре ничек?
— Сан ягыннан зур күренсә дә, тулай аграр җитештерүдәге өлеше әллә ни күп түгел. Алар карамагындагы җирләр 10 мең гектардан бераз гына арта. Азрак иген үстерәләр, мал азыгы культуралары мәйданнары шактый. “Урман”, “Газизуллин” һәм “Ибраһимов” фермер хуҗалыклары сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Шуңа алар җирләрен күбрәк терлек азыгы үстерү өчен файдалана. Билгеле, аларның проблемалары булганда ярдәм кулы сузабыз, язга әзерлек барышында да фермерларның хәстәрлекләре читтә калмады. Дөресрәге хәзер әлеге категориягә караган хуҗалыклар да үзаллы эш итәргә, хезмәттәшлек урнаштырырга өйрәнде.
Фермерлар турында сүз чыккач, шуны да билгеләргә кирәк дип уйлыйм: аларны нигездә бер проблема борчый һәм берләштерә. Җитештергәннәрен сату мөмкинлекләре чикле. Бәлки, чикле, дип әйтү дөрес тә түгелдер. Сәүдәгә чыгара башласа, чыгымнары зур. Аграр бизнесның кече формаларын кулланучылар кооперативларына берләштерү җитешми.
— Быел район аграрийлары басуга нинди омтылыш, максатлар белән чыга? Ашлыкның тулай җыемы күпме булыр, дип фаразлыйсыз? Уңыш зур булса, саклагыч куәтләре җитәме?
— Авыл хуҗалыгы, гомумән, алга куелган бурычларны тормышка ашырып үсә, дип әйтергә ярый торгандыр. Кеше факторы, ягъни, безнең хезмәткә бәйле булганыннан чыгып фикер йөртү генә җитми. Агротехник таләпләргә ярашлы чәчү өчен техника бар. Һәр гектарга уртача 57шәр килограмм ашлама кертәчәкбез. Узган елдагы табигый фактор да ачык күрсәтте: һава шартлары да мөһим роль уйный.
Районның аграр җитештерүне үстерү программасы буенча, ашлыкның тулай җыемы — 147 мең тонна, ә уртача уңыш 47 центнер булырга тиеш. Шуңа омтылып эшлибез.
Ашлык саклагычлар белән проблема юк. “Урожай” компанияләре төркеме, мәсәлән, Кырмыскалы районында зур элеватор салды. Алар берничә райондагы җирләргә ия булып, шуларны эшкәртә. Бу аграр предприятиенең безнең районда иң күп күләмдә ашлык җитештерүен исәпкә алганда, яңа куәтләрне сафка бастырулары бик вакытлы булды. Игеннең бер өлешен Гафури элеваторы кабул итә. Үзебезнең район куәтләре дә бәләкәй түгел. Тулай җыем 150 мең тоннага җитсә дә, ашлык җирдә ятып калмас. Тик, бөтен бәла – ашлыкка хакларның түбән булуы. Узган елларда бәяләрнең түбән булуы җитештерүчеләр кеременә зур йогынты ясады.
— Тәлгать Мидхәтович, мәгълүм булуынча, ил җитәкчелеге аграр экспортны арттыруда ашлык җитештерү юнәлешен үстерергә кирәклеген билгеләде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров якын елларда республикада ашлыкның тулай җыемын 5 миллион тоннага җиткерү бурычын куйды. Авыргазылыларның бу юнәлештә резервларын ничегрәк билгеләр идегез?
– Әлбәттә, авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренең төп максаты, беренче чиратта, республиканың эчке сәүдә базарын урында җитештерелгән үзе­безнең сыйфатлы продукция белән тәэмин итү һәм читкә, экспортка озату мөмкинлекләренә омтылу.
Шуны әйтергә телим: әлеге вакытта бездә продукцияне чәчүлекләр мәй­данын арттыру исәбенә арттырып булмый. 91,7 мең гектар сөренте җиребез бар. Үзләштерелмәгән яисә дегра­дацияләнгән җирләр юк бездә. Шулай булгач, бер юл кала: җирнең уңды­рышлылыгын күтәреп, басучылыкта уңышны районлаштырылган яңа сортлар һәм технологияләр ярдәмендә күтәрү. Узган елда чәчелгән орлыкның 40 проценты элита һәм суперэлита иде. Әйткәндәй, быел безгә чәчү өчен барлыгы 8700 тонна орлык таләп ителә иде. Аны 9 мең тонна тупладык һәм шуның яртысына якыны – югары репродукцияле орлык. “Дружба” һәм “Салават” җәмгыятьләре орлыкчылыкка махсуслашып, башка хуҗалыкларга ярдәм итә. “Урожай” компанияләре төркеменең орлык җитештерү заводы да уңышлы эшли. Кыскасы, районда ашлык җитештерүне арттыруның мөмкинлекләре шушы юнәлештәге эшчәнлегебезгә бәйле.
Илнең эчке базарында гына түгел, чит илләрнең дә Русия продукциясенә ихтыяҗы арту күзәтелә икән, әлбәттә, моңардан файдаланып калырга кирәк. Районыбыз җирләре сыйфаты буенча республикада иң уңдырышлы мәй­даннарга карый. Бу өстенлек тә безнең резерв булып тора. Химия, минераль ашламалар белән дә артык мавыкмаска иде. Ни өчен дигәндә, экологик яктан чиста продукция генә экспортка үтемле.
Авыргазылыларның быел да язгы кыр эшләрендә сынатмаячагына һәм югары уңыш алу өчен бар тырышлыкларын салачагына ышанам. Яңа уңышка нигез салынган һәм авыл өчен җаваплы, мәшәкатьле вакытта бер­дәмлегебезне күрсәтүче чор бүген. Изге максат белән башланган эш­ләребез нәтиҗәсез калмас.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Авыргазы районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: