+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
1 апрель , 15:39

Иманлы да, эшлекле дә!

Гәүһәрия Зарипова бизнесны гаиләсе белән күмәкләп алып бараБарча табигать алтын сары шәлен ябынган мәлдә төпкелдәге кечкенә Сармаш авылында Фатыйма һәм Әгъмәл гаиләсендә төпчек булып кыз бала дөньяга килә. Бишенче нарасыйларына бәхетле әти-әни “Гәүһәрия” дип исем куша. Исеме җисеменә туры килеп, кыз төскә-биткә генә чибәр түгел, холкы белән дә күркәм, итагатьле, сабыр, уңган булып үсә.

Иманлы да, эшлекле дә!
Иманлы да, эшлекле дә!
Әтисе гомере буе колхозда механизатор булып эшли. “Әтине без өйдә бик сирәк күрә идек, чөнки ул иртәдән кара төнгә кадәр басуда җир эшкәртүдә, иген үстерүдә эшләде. Әнием авыл кибетендә сатучы иде. Аның булдыклылыгы, әдәпле, тынгысыз, максатчан булу сыйфатлары миңа да бирелгән. Әнием җырларга ярата, ә әтием өздереп гармунда уйный иде. Без күпчелек әни янында булгач, аның тәрбиясендә үстек. Ул безне һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтте. Нинди генә эшкә тотынсак та, җиренә җиткереп башкарырга, олыларны хөрмәт итәргә, китап сөяргә өйрәтеп үстерде. Әниемнең шөгыльләре бик күп иде. Йорт һәм үзенең һөнәри эшләреннән тыш, бакчачылык һәм умартачылык белән дә ихлас шөгыльләнде. Бакчасында нинди генә дару үләннәре үстермәде! Төшенкелеккә бирелми торган кеше иде”, – дип, балачак хатирәләрен барлый Гәүһәрия апа.
Бәләкәйдән китап укырга хирыс кыз мәктәпкә баруын зарыгып көтеп ала. Һәм менә инде аның беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү вакыты җитә. Ул аллы-гөлле гөлләмә тотып мәктәпкә юл ала. Аның алдында киң белем дөньясы ишеген ача. Беренче һәм икенче сыйныфларны туган авылында укый. Сармашта мәктәп ябылу сәбәпле, өченче сыйныфны Ялдәк мәктәбендә дәвам итә, анда җәяү йөреп укый ул. Ул чорда авылда балалар күп була. Алар барысы да көн дә сигез чакрымны җәяү үтеп, мәктәпкә йөри. Һава шартларының да, ел мизгелләренең дә төрле чаклары була. Яңгыр астында калып күшегүләр, кышкы салкыннарда өшүләр — боларның барысын да кичерергә туры килә язмам героена.
Бәләкәйдән китап укырга, китап исенә мөкиббән китеп үскән кыз мәктәпне тәмамлау белән Уфа китапханәчеләр техникумына укырга керә. Анда да уку алдынгысы булып, кулына диплом алып, туган авылына кайтып төшә. Яшь белгечнең хезмәт юлы Вострецово авылы китапханәчесе сыйфатында башлана.
Шушы ел — Гәүһәрия өчен аеруча истәлекле елларның берсе. Бәләкәйдән күз атып йөргән, бер мәктәптә укып, бергә уйнап үскән малай да инде кыю карашлы, төз буй-сынлы, армия сафыннан кайткан егет була. Әхләф, озакка сузмыйча, өйләнешергә тәкъдим ясый. Яшь кыз егетнең тәкъдимен кабул итеп, матур туй ясап, Ялдәк авылында яшәүче Зариповлар гаиләсенә килен булып төшә.
Яшь гаилә 1987 елда Агыйдел шәһәрендә төпләнә. Тиздән эш башлаячак яңа балалар китапханәсенә мөдир итеп Гәүһәрия ханымны тәгаенлиләр. Шушы китапханәне оештырып, стеллажлар корып, фонд булдырып, ишекләрен тантаналы ачу бәхетенә ирешә яшь белгеч. Эзләнү, тәҗрибә туплау төп эш белән бергә үрелеп бара. Гәүһәрия ханым төрле конкурсларда катнаша, бик күп чаралар оештыра. Республикада узган китапханәчеләр конкурсы җиңүчесе булу бәхетенә дә ирешә. Китапханә эшен бик ярата, әле дә авыл китапханәчесе белән бердәм булып, чаралар оештыра. Ун ел менә шулай эшләп, матур үрләр яулап яшәп ятканда, гаилә башлыгын туган авылы үзенә тарта. Алар, туган авыллары Ялдәккә кайтып, матур йорт салып төпләнә.
– Мин мәктәпкә эшкә кердем. Башта тарих укыттым, аннары директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли башладым. Чаралар оештыру, аларны алып бару һәрвакыт минем өстә булды. Укучыларым белән ниләр генә эшләмәдек! Хәтта мәктәптә музейга кадәр булдырдык. Әмма мәктәпләрдә оптимизация чоры бөтен өметемне өзде, чөнки эш урыннары бетте. Бик күп укытучылар эшсез калды. Бу юлы да без тормыш сынауларына бирешмичә, үз эшебезне башлап җибәрү карарын кылып, фермер хуҗалыгы төзедек. Бу эшне башлап җибәрү бик авыр булды. Шушы эш белән шөгыльләнгән елларда төрле чараларда катнаштык: мәчет тергездек, обелисклар төзедек, юллар чистарттык һәм башкалар, – дип искә ала яңа тормыш юлына басу чорын Гәүһәрия апа.
Фермер хуҗалыгы ачып, күпләп мал үрчетә башлый Зариповлар. Һәм үз хуҗалыкларында җитештергән итне ничек табышлы сату юлларын эзли башлыйлар. Шулай итеп, авылда, үзләренең кибетеннән тыш, пилмән цехы ачып җибәрәләр. Тәүдә биредә җитештерелгән пилмәннәрне, тирә-як районнарга чыгып, Гәүһәрия ханым үзе сатып йөри. Аннары инде Уфа шәһәрендә “Борай фермеры” бренды астында кибет ачалар. Улы Рамил һәм кызы Регина — әти-әнисенең бизнесын үстерүдә олы таяныч. Алар да бәләкәйдән хезмәт сөючән булып үсә.
Бүген Зариповлар гаилә бизнесын күмәкләшеп алып бара. Балалары да үзләренә тугры, иманлы пар табып гомер кичерә. Рамил Уфада юридик институт һәм читтән торып Авыл хуҗалыгы университетын тәмамлый. Бүген — Борай районының имам-мөхтәсибе. Киленнәре Ләйсән Борай мәдрәсәсендә балаларга дин сабаклары укыта. Ә кияүләре Әбдурахман Яр Чаллыда мәдрәсә тәмамлаган, Ислам университетында белем ала. Яхшы укыган өчен Мәккәгә барып кайткан. Республикада бердәнбер Болгар Ислам академиясе студенты да ул.
Балаларына дөрес тәрбия биреп үстерүләренә шатланып бетә алмыйлар Гәүһәрия апа белән Әхләф абый.
— Минем дингә килгәннән соң дөньяга карашым үзгәрде. Үземнең гыйлемемне арттыру өчен Казан Ислам университетына читтән торып укырга кердем. Хәзер инде алган гыйлемемне халыкка да таратырга тырышам. Ялдәк авылында дини укулар алып барам. Кешеләрдә әхлакый сыйфатлар тәрбиялисе, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтәсе килә. Авылны яшәтәсем килә. Шулай ук авылда музей төзү хыялы белән янып йөрим. “Ярдәм” хәйрия фондына да кулдан килгәнчә булышабыз. Бүген Ялдәк авылындагы обелискны яңартуда һәм Сармашта обелиск төзүдә зур эш башкарабыз, — ди мәкаләм герое.
Гәүһәрия Әгъмәл кызы — “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының актив әгъзасы да, фәһемле мәдәни чаралар оештыруга саллы өлеш кертә.
Гәүһәрия ханымның мавыгуларына килгәндә, аларга да вакыт таба ул: кышын чаңгыда йөрергә, яздан көзгә кадәр бакчада казынырга, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерергә, китап укырга, шигырьләр язарга, телеңне йотарлык итеп аш-су әзерләргә ярата. Хәзер, өйләребездә “зәңгәр ягулык” булган заманда, ул җәйге өенә мич чыгарткан. Бөтен камыр ризыкларын шунда пешерә. Шулай тәмлерәк, ди. Быел исә шәхси хуҗалыкларына сыер да алырга уйлый. Сөте, каймагы һәм эремчеген дә үзе җитештерергә ниятли.

Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.

Фото Зариповлар архивыннан.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: