Биш ел элек илебездә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы гамәлгә ашырыла башлады. Мөһим дәүләт программасының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы авылларның социаль йөзе яхшыруда, авылда эшләү һәм яшәү өчен уңайлыклар артуында да ачык күренде. 2020 елдан эшли башлаган программа ике этапта үткәрелде. Әлбәттә, Хөкүмәт карары белән кабул ителгән һәм финанс ресурслары белән ныгытылган программа ил төбәкләрендә авылларны саклап калуга гына түгел, аграр җитештерүне арттыруга да зур этәргеч бирде.
Югарыда телгә алынган программа буенча 2020-24 елларда Башкортстан 9,4 миллиард сум акча алды. Шуның 5,35 миллиард сумнан күбрәге — федераль бюджеттан, 2,9 миллиард сумы — урындагы бюджетлардан һәм 819 миллион сумы — бюджеттан тыш чыганаклардан. Башкортстанда 5 ел дәвамында тормышка ашырылган дәүләт программасы буенча башкарылган эшләргә бәя биреп, республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда яшәүчеләргә уңайлы тормыш шартлары булдыруны мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады.
Мөһим дәүләт программасы республика тормышында нинди эз калдырды? Быелдан гамәлгә ашырыла башлаган яңа программа нинди бурычлар куя?
Республиканың авыл районнары арасында телгә алынган федераль программа буенча нинди дә булса эш башкарылмыйча калды микән? Берничә юнәлешне берләштергән комплекслы программа моңа кадәр дистәләрчә еллар дәвамында хәл ителмәгән проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирде. Аларның иң мөһимнәре арасында газ, су үткәрү, юл салу. Узган биш елда республика буенча фәкать әлеге программа буенча гына да 38,5 километр юл, 66,5 километр газ һәм 116,4 километр суүткәргеч салынды.
Белешмә. Программа кысаларында бүленгән акча исәбенә 539 гаилә яшәү шартларын яхшыртуга субсидияләр алды, 204 гаилә йорт салды. Муниципалитетларда авыл территорияләрен төзекләндерү белән бәйле 240 проект тормышка ашырылды, шул исәптән 16 балалар һәм 12 спорт мәйданчыгы төзелде. Авыл территорияләрендә биш ел дәвамында 16 ял паркы һәм сквер, ике меңнән күбрәк каты коммуналь калдыклар мәйданчыгы булдырылды.
Шунысын да аерым билгеләргә кирәк: соңгы ике елда программа кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә берничә юнәлеш буенча ярдәм күрсәтелә башлады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен торак төзү яисә сатып алуга субсидияне беренче чиратта бирү тәртибе эшләнде. Соңгы ике елда шундый сертификатлар 30га якын гаиләгә бирелде.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2024 ел йомгаклары буенча дәүләт программасын тормышка ашыруда Нуриман, Борай, Илеш, Бәләбәй, Тәтешле һәм Яңавыл районнары активлык күрсәткән.
— Башкортстан өчен “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы төбәкнең “үсеш ноктасы” буларак та кабул ителде, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Без әлеге программа кысаларындагы “Авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм” федераль проекты буенча шактый нәтиҗәле эшләр башкардык. Ел саен аңа йөзгә якын предприятие җәлеп ителә. Соңгы биш елда, мәсәлән, предприятиеләрнең 2154 кешене укытуга һәм производство практикасы үтүгә тотынылган чыгымнары субсидияләнде. Әлеге максатларга федераль казнадан 93 миллион сумнан күбрәк акча бирелде. Шунысын да билгеләргә кирәк: бу күрсәткеч белән Башкортстан Русиядә лидер булып тора.
Моңа кадәр гамәлдә булган программаның әлеге юнәлеше аеруча мөһим, чөнки ул аграр предприятиеләрне югары белемле белгечләр белән тәэмин итүдә дә әһәмиятле урын тота. Быел бу эш “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Кадрлар” федераль проекты буенча дәвам итәчәк. Әлеге максатларга республика быел федераль бюджеттан 622 миллион сум акча алачак.
Мәгълүм булуынча, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын гамәлгә ашыру быел да дәвам итәчәк. Бу максатларга республикага федераль казнадан 1,5 миллиард сум акча бирелә.
Белешмә. Башкортстан өчен ташламалы авыл ипотекасы механизмы быел да көтеп алынган һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән программа булып кала, ди белгечләр. Соңгы биш елда әлеге максатка банклар тарафыннан гомум суммасы 22 миллиард сумлык 8600 кредит бирелгән. Әлеге төр ярдәм буенча республика ил күләмендә беренче урынны били.
— Дәүләт программасы буенча бирелгән акча авыл хуҗалыгы предприятиесе җитештерүен, шулай ук, авыл территорияләренең инфраструктурасын яхшыртуга да булышлык итә. Бу – безнең өчен аеруча мөһим программа һәм активлык күрсәтүебез дә шуның белән аңлатыла. Янә дә шуны билгеләргә кирәк: ул республикада авыл халкының шәһәр агломерациясенә китүен киметергә дә ярдәм итә. Районнарда программада катнашу өчен таләп ителгән документлар әзерләү, аның конкурс процедураларында катнашу да белгечләрдән югары компетенция һәм әзерлек таләп итә. Программа буенча бу елга тәгаен бурычлар билгеләнде. Аның быел үзенчәлекле ягы шунда: Чишмә районының Ярми авылында яңа мәйданчыкта агроавыл төзелеше башланачак. Иң зур проектлар арасында, шулай ук, Әлшәй районының Раевка авылында ябык боз мәйданчыгы һәм Борай районы үзәгендә 500 урынлык мәктәп төзелешен башлауны билгеләргә кирәк. Әйткәндәй, республика Башлыгы Радий Хәбиров комплекслы программада катнашуда муниципалитет башлыкларын активрак булырга һәм инициатива булган урында яңа объектлар барлыкка килүенә игътибар итәргә чакырды, — ди ведомство башлыгы.
Мөһим мәгълүмат
Дәүләт программасы кысаларында торак шартларын яхшыртуга агросәнәгать комплексы вәкилләре, авыл җирендә эшләүче сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дәгъва итә ала.
Торак гражданнарга түләүле нигездә һәм наймга алу буенча килешү шартларында бирелә. Аңа ия булган гражданның эш бирүче белән төзелгән килешүендә каралганча, 5 ел эшләгәннән соң программа буенча бирелгән торакны ул төзелешкә киткән чыгымның 10 процентыннан да артмаган хакка сатып алу хокукы бар. Ә 10 ел узганнан соң, 1 проценттан артмаган хакка сатып алу мөмкинлеге бирелә.
Чакмагыш — республикада аграр тармакны белгечләр белән тәэмин итүдә һәм авыл хуҗалыгы һөнәр ияләрен төрле дәрәҗәдәге программаларны кулланып җәлеп итүдә уңышлы эшләүче районнарның берсе.
“Заря” кооперативы рәисе Ранис Мәгалимов районда чагыштырмача яшь җитәкчеләрдән санала. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң, 2014 елда шушы хуҗалыкка эшкә кайта. Бер ел зоотехник вазыйфасын башкарганнан соң, Ранис Рәмзил улын баш зоотехник итеп үрләтәләр. Ике ел элек аны хуҗалык рәисе итеп сайлыйлар. Кооперативның райондагы аграр предприятиеләрдән аермасы шунда — аның биләмәләре район үзәге чикләрендә урнашкан. Димәк, җитәкченең аграр җитештерү белән бәйле проблемалары янәшәсендә, биредә хезмәт салучыларны яхшы эш хакы һәм торак белән тәэмин итү дә мөһим урын алып тора. Ранис Рәмзил улы, җитәкче буларак, хуҗалыкта эшләүчеләрне торак белән тәэмин итүнең төрле юлларын куллана. Йорт салучыларга ярдәм күрсәтелә. Ә инде җитәкченең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасында үзе дә катнашуы башкалар өчен дә матур үрнәк булды. Аның белән әңгәмәдә бу программада катнашу үзенчәлеге һәм аның хуҗалыкларны эшче көчләр белән тәэмин итүдәге мөмкинлекләре турында сөй-
ләштек.
— Ранис Рәмзилович, район үзәге читендәге яңа бистәдә программа кысаларында яңа йорт салып керүегезгә нәрсә этәргеч бирде?
— Югары уку йортын тәмамлагач, кайбер егетләр кебек башкалада калу яисә “озын акча” эзләп читкә китү мөмкинлеге дә бар иде. Әмма мин ике дә уйламадым, туган ягыма кайттым. Авыл малае икәнемне аграр университетта укыганда беркайчан да онытмадым. Диплом алып, 4 көн үткәннән соң, кооперативка эшкә чыктым.
Нәрсә этәргеч бирде, дигән сорауга җавапны ничек бирсәм дөрес булыр икән? Кемдер – “җитәкченең кулында, мөмкинлекләре зур” дип әйтер, мөгаен. Бездә андый принцип белән эшләмиләр. Өйләнгәч, бер бүлмәле фатир сатып алган идек. Әлегә кадәр шунда яшәдек. Балалар да ишәеп китте. Мин — дүрт бала әтисе. Иң өлкән кызыма — 19 яшь, төпчегебез Элинага 9 ай тула. Хатыным Әминә сәүдә өлкәсендә хезмәт сала. Шулай, 4 балалы гаилә өчен үзегез дә аңлыйсыздыр, бер бүлмәле кысан фатирда яшәп булмый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы канаты астында гамәлдә булган әлеге программа бик вакытлы булды.
— Программага кайчан кердегез?
— Әлегә кадәр үз йортым булмауны ниндидер тыйнаклык күрсәтү дип тә кабул итәргә ярамыйдыр. Күрәсең, хуҗалык эшчәнлеге мәшәкатьләре дә бу турыда уйланырга форсат бирмәгәндер.
2023 елда программада катнашырга уйладым. Аның төп шартлары — авыл җирендә эшләү һәм гаиләнең ишле булуы. 12 сутый җир бирделәр. Йортны икенче ел төзибез. Быел көзгә өлгертергә иде. Дәүләт ярдәменең тоемлы, бигрәк тә ул йортны үзеңә сатып алу мөмкинлеге булуы авылда торак мәсьәләсен хәл итүдә мөһим роль уйный. Икенчедән, үземнең шәхсән катнашу башкаларны да аңа кушылырга этәрер, дип ышанам.
— Хуҗалыкта эшләүчеләрне торак белән тәэмин итү чаралары яңалык түгел. Сездә ничек?
— Дөресен әйтергә кирәк, программада катнашуда мин “пионер” түгел. Энергетик Владимир Малышев, тракторчы Флүс Вәкилов, Азат Гайсин узган еллар дәвамында дәүләт ярдәме белән йорт салдылар. Баш инженер Алмаз Гыйлемханов та әлеге программада катнашырга теләк белдерде. Документлар әзерли.
Хуҗалыкта өй салучыларга совет чорыннан калган ярдәм итү тәртибе һаман да саклана. Транспорт белән тәэмин итүдән тыш, процентсыз заем бирү каралган. Аерым очракларда бу сумманың 500 мең сумга кадәр җиткән вакытлары булды. Соңгы елларда дистәдән артык хезмәткәребезгә шул рәвешле ярдәм иттек. Билгеле, барысына да яртышар миллион сум белән түгел.
Минемчә, әлеге программа шартларын халыкка нәтиҗәлерәк аңлатырга кирәк. Шул җитми. Торак белән проблема булмаган хуҗалыкта эшләр дә көйлерәк бара.
Белешмә. Кооперативта 94 әгъза исәпләнә. Баш белгечләрнең уртача яше 40тан артмый. Әлеге вакытта биредә механизаторлар җитешми. Терлекчеләр, техникага идарә итүчеләрнең уртача айлык эш хакы 40 мең сумнан арта.
— Ранис Рәмзилович, аңлавымча, кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итүдән тыш, хезмәт хакы да зур роль уйный?
— Әлбәттә, бүген йортсыз бер генә эшчебез дә юк. Заманында колхоз көче белән салынып, соңыннан биредә хезмәт куючыларга бирелгәннәре дә байтак. Шул ук вакытта, район үзәгендә яшәүчеләрнең шәһәр тормышына якын уңайлы шартларда яшәргә омтылуы аңлашыла. Программа турында фикер йөрткәндә, мин киләчәкне күз уңында тотам. Авылда аграр җитештерүне арттыру турында уйлыйбыз икән, яңа технологияләр турында гына түгел, ә тармакта эшләүчеләр, аларның яшәү, хезмәт шартлары турындагы проблемаларны да читтә калдырырга ярамый. Ә комплекслы программа аларның барысын да берникадәр җайга салуны күз уңында тота. Икенчедән, бүгенге шартларда яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итүне дә кешеләрне эшкә җәлеп итүдә алшартларның берсе итеп карау мөһим. Кыскасы, тораклы булу гына аз, һөнәр иясе яхшы эш хакына да өмет итәргә тиеш.
Белешмә. Кооператив бу көннәрдә 8әр тонна сөт сата. Ай саен хуҗалык кассасына 12 миллион сум акча керә. Җитәкче фикеренчә, биш ел элек ашлыкның сатып алу бәясе килограммы 23 сумнан артмый иде, соңгы айларда 70 сум чамасы, әмма әлеге керем дә игенчелектәге чыгымнарны каплап, зур табыш алу мөмкинлеген бирми.
— Ранис Рәмзилович, форсаттан файдаланып, кышлату барышы һәм язга әзерлек турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
— Кышлату уңышлы дәвам итә. Әйткәндәй, районда җитештерелгән сөтнең 6 проценты — безнең өлеш. Терлекчелек белән яшибез, дөнья көтәбез. 1,1 мең баш терлекнең 430ы — савым сыеры. Узган елда һәр сыердан уртача 7300 килограмм сөт савып алдык. Токымчылык хуҗалыгы буларак, ел дәвамында токымлы 25 тана саттык. Икътисадның нигезен терлекчелек тармагында күрәбез. Быел үзебез дә читтән 50 баш токымлы тана сатып алу бурычын куйдык. Кышлатуны уңышлы тәмамлап, җәйләү чорына югалтуларсыз аяк басарбыз, дип уйлыйм.
Һәр елдагыча, язга әзерлегебез дә начар түгел. Чәчү орлыгы һәм техника ягулыгы җитәрлек күләмдә тупланды. Быел борчак, ясмык, көнбагыш, кукуруз культураларына күбрәк игътибар бирәчәкбез. Базар ихтыяҗын өйрәнәбез. Техника паркы елдан-ел яңара. Узган елда гына да 6 миллион сумлык төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык.
“Кызыл таң” гәзитендә авыл тормышы, аграр җитештерү проблемалары белән бәйле җитди темага игътибар бирелү бик вакытлы. Дөресен әйтергә кирәк: без дәүләт тарафыннан күрсәтелгән төрле дәрәҗәдәге ярдәмне дә, ышанычны да үзебезнең хезмәтебез белән киләчәктә дә акларга тырышачакбыз. Бу фикергә республикабыз аграрийлары тулысынча кушылыр, дип уйлыйм.
Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.