Башкортстанда быел бөртеклеләрнең гомум мәйданы 1,538 миллион гектардан артып китәчәк.
- Техник культуралар мәйданын 635 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз. Бу - узган елдагыга караганда 80 мең гектарга күбрәк, - дип төгәлләштерде Илшат Фазрахманов.
Төбәктә шикәр чөгендерен чәчү мәйданы 46 мең гектарга кадәр кимиячәк. Бу, 2024 елгы сезонда эшкәртү кыенлыкларын исәпкә алып, узган елдагы белән чагыштырганда 12 мең гектарга кимрәк.
Шул ук вакытта быел Башкортстанда, техник культуралардан тыш, шулай ук азык культуралары мәйданын 28 мең гектарга арттыру планлаштырыла. Барлыгы 599 мең гектар (+5%) утыртылачак. Ачык грунтта бәрәңге һәм яшелчәләр мәйданы узган ел дәрәҗәсендә сакланачак һәм якынча 50 мең гектар тәшкил итәчәк.
"Гомумән алганда, сабанашлык чәчү 2,152 миллион гектарда планлаштырыла, бу узган елдагыга караганда 4,4 процентка күбрәк", - диде спикер.
Фото: bashinform.ru