

Елдагыча, “Гайфетдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы беренче булып язгы басуга чыкты. Тракторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга кереште. Механизаторлар эшне комплекслы алып бара.
“Массей фергюсон” тракторында Данис Сәфәров Иске Тазлар авылы янындагы 125 гектарлы басуда дым каплата. Биредәге мәйданнар арпа чәчүгә әзерләнә.
– Башка басуларда да тагылма агрегатлы техника эшли. Иген басуларында дымның никадәр кадерле булуын механизаторлар яхшы аңлый. Җир җитешкән, чәчүне туфракта дым яхшы чакта башкарып чыгу мул уңышка йөз тотарга мөмкинлек бирәчәк, – ди хуҗалык белгече Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.
Рәсемдә: Данис Сәфәров.
Автор фотосы.