+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 апрель 2025, 17:25

“Урман”да солы чәчәләр

Авыргазы һәм Гафури районнары биләмәләрендә эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында чәчү эшләре кызганнан-кыза.

“Урман”да солы чәчәләр“Урман”да солы чәчәләр
“Урман”да солы чәчәләр
Игенчеләр иң җаваплы чорга керде. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре артыннан крестьян-фермер хуҗалыклары да актив рәвештә басуларга чыкты. Авыргазы һәм Гафури районнары биләмәләрендә үз эшчәнлеген җәелдергән “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында да тракторлар гөрелтесе тынмый. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне ашлаганнан соң, тагын да мөһимрәк бурычларга тотынды хуҗалык эшчәннәре — бу көннәрдә дым каплату белән берлектә чәчүгә дә төштеләр. Күптән түгел явып узган карлы яңгырлардан соң кояш нурларыннан җылынып, бераз җилләп өлгергән мәйданнарга солы чәчелә.

Өч дистә елга якын терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гайса Сәгыйдуллин билгеләвенчә, һәрвакыттагыча, быел да чәчү эшләрен озакка сузмый башкарып чыгарга ниятлиләр. Моның өчен барысы да әзер, ди җитәкче. Орлык тиешле күләмдә хәзерләнгән, техника төзек һәм күбесе яңа, эшче куллар җитәрлек. Әйткәндәй, аларның барысы да тәҗрибәле, хезмәт биографияләренең күп өлеше авыл хуҗалыгы белән бәйле. Аларны без Югары Ләкәнде авылыннан ерак түгел юл буендагы басуда солы чәчү өстендә очраттык. Николай Дмитриев, Радик Кинҗәбулатов һәм Фәнүр Даутов чәчкечкә орлык салу белән мәшгуль иде.
Уваровка авылында яшәүче Николай Дмитриевның барлык гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Ә “Урман” хуҗалыгында ул 2000 елдан бирле хезмәт сала. Моңа кадәр урындагы совхозда эшләгән, ул таркалгач һәм бу җирләрне фермер үз кулына алгач, байтак кына хезмәткәрләр, шул исәптән ул да, шушында эшкә кала. Төрле бурычлар башкарырга туры килсә дә, хезмәт шартларыннан да, эш хакыннан да канәгать Николай Петрович.
— Кичә басуларда дым каплаттым, менә бүген чәчүгә чыктык, шулай ук көн саен иртән Түбәнге Ләкәнде авылындагы фермага барып, малларга азык салып чыгам, — ди Николай Петрович үзенең бурычлары белән таныштырып.
Хезмәткәрләр төшке һәм кичке аш белән тәэмин ителә, төрле авыллардан булгач, аларны эш урыннарына йөртү дә җайга салынган.
Фәнүр Нурмөхәммәт улы да канәгать, шулай булмаса, биредә 8 ел буе эшләр идемени?! Гомумән, эшчеләрем – универсал, ди җитәкче. Төрле техника белән дә идарә итәләр, җәен басуда тир түксәләр, кышын фермада хезмәт салалар.
Игенчеләр орлык әзерләгән вакытта шул ук басуда Дамир Шәяхмәтов культивация үткәрә иде. Үзбәк авылы егете биредә 5 ел тирәсе эшли – тракторчы да, урак чорында комбайн штурвалы артына да утыра.
— Басуга апрель башында ук чыгып, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландырдык. Берничә көн элек дым каплатуга тотындык. Менә бүген солы чәчә башлыйбыз. Бу культура барлыгы 150 гектар мәйданны биләячәк. Аны, башлыча, үзебезнең фермадагы маллар өчен үстерәбез, – ди Гайса Зәкиулла улы.
Җитәкче билгеләвенчә, быел да хуҗалыкның Авыргазы һәм Гафури районнары биләмә­сендәге 700 гектар җир мәйданнарына, солыдан тыш, арпа, бодай, карабодай, силос өчен кукуруз кебек культуралар урын алачак. Ә печәнлекләрнең гомум мәйданы 50 гектар тирәсе тәшкил итә.
Чәчү эшләрендә 6 кеше генә мәшгуль булуына карамастан, көннәр матур торганда, үз эшен яхшы белгән тырыш хезмәткәрләр аны тиз арада башкарып чыгу өчен барлык көчен салачак. Җитәкченең дә бу уңайдан җаны тыныч, чөнки ул аларны яхшы белә.
— Безнең халык эшчән, тырыш һәм хезмәт бурычларына җаваплы карый. Әйткәнне дә шунда ук эшлиләр, кат-кат тикшереп йөрү дә кирәк түгел, — ди ул хезмәткәрләрен мактап.
“Язның бер көне елны туйдыра” дигән тәҗрибәдән чыгып, авыл эшчәннәре чәчүне кыска вакыт эчендә тәмамлап та куяр һәм эшкәртелгән, дымлы җиргә кереп яткан орлыклар тиз арада шытып чыгып, “Урман” хуҗалыгы басулары быел да мул уңыш белән сөендерер, дип ышанасы килә.
 
Фермер Гайса Сәгыйдул­лин узган елда ачык басуда 4 мең төп чыршы һәм каен үсентеләре сатып алып утырткан. Алар үсеп кит­сә, тәү чиратта, кар тоту бурычын үтия­чәк, шулай ук, агачлар тирә-якны матурлыкка күмеп, ямь биреп утырачак.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.

 

“Урман”да солы чәчәләр
“Урман”да солы чәчәләр
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас