+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 апрель 2025, 07:30

Язгы кыр эшләре кыза

Авыргазы районында “Дружба” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы тәүгеләрдән булып уҗым культураларын ашлады. “Урожай” җәмгыяте һәм “Урал” кулланучылар кооперативында да язгы кыр эшләре кыза.

Язгы кыр эшләре кызаЯзгы кыр эшләре кыза
Язгы кыр эшләре кыза

Авыл хуҗалыгы белгечләре билгеләвенчә, уҗым культураларының торышы яхшы. Һәр гектар чәчүлеккә 40тан 85 килограммга кадәр азотлы ашлама кертелә. 13800 гектар мәйдандагы уҗым культураларының шактые эшкәртелгән дә инде. Шул ук вакытта орлыкларны агулау эше дә бара.
Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә басу эшләренең кызган мәле.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас