

Федоровка районының данлыклы Фрунзе исемендәге хуҗалыгына 25 апрельдә без килгәндә ишеп яңгыр ява иде. Билгеле инде, үткән көннең киченнән башланган яңгыр биредә язгы кыр эшләрен дә туктаткан. Мондый вакытта җитәкчеләр, гадәттә, ут йота. Шуңа күрә хуҗалык идарәсенә вакытсыз йөрүебез өчен ничектер уңайсызланыбрак үттек. Әмма хафалануыбыз бушка булган икән. Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев безне һәрвакыттагыча киң колач җәеп, чын мәгънәсендә май кояшыдай балкып каршы алды.
– Бу вакытта яуган яңгыр өчен, чәчү тукталды, дип, борчылалар ди мени, егетләр! Икмәк ява бит! Бик кирәкле һәм файдалы яңгыр бу. Ә безнең әзерлек һәм техник куәтләр белән чәчү эшләрен көннәр утыргач та бик кыска агротехник срокларда башкарып чыгарбыз. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, – диде Фәйрүз Заһретдин улы яңгыр явуга борчылу белдерүебезгә җавап итеп.
Чыннан да мондагы техник куәтләр һәм эшне оештыру нәтиҗәлелеге иң катлаулы һава шартларында да теләсә кайсы мөһим кампанияне вакытында һәм тиешенчә башкарып чыгып, мул уңыш үстереп алу мөмкинлеге бирә.
Әйтик, быелгы сезонда хуҗалык яланнарына тәүгеләрдән булып “Туман-3” үзйөрешле агу сиптерү агрегаты чыккан. Ул моңа кадәр ун ел дәвамында өзлексез эшләгән “Туман-2” агрегатын алыштырган. Аны сатып, 13 миллион сумга тагын да заманчарагын һәм куәтлерәген алганнар. Моңа кадәр исә, былтыргы җәйдә К-742 тракторы алган булганнар. Узган сезонда ул туңга сөрүдә һәм башка эшләрдә сынау үткән булса, быел исә чәчү кампаниясендә дә төп көчләрнең берсе булачак. Болардан тыш та якын чорда хуҗалыкның техник паркы байтак кына техника белән тулыланачак. Аерым алганда, шушы көннәрдә КУН белән яңа МТЗ тракторы кайтуын көтәләр. Янә дә “ОЗФ-80” ашлык чистарту машинасы кайтып җитәргә тиеш. Ул сәгатенә 80 тонна ашлык чистарту мөмкинлеге бирә. Бер үк вакытта алдынгы хуҗалыкта төзелеш һәм төзекләндерү эшләре дә киң колач белән алып барыла. Былтыр МТМ территориясендә зур ангар төзеп, барлык комбайн-трактор-машиналарны түбә астына кертсәләр, быел исә ындыр табагында басудан кайткан ашлыкны җилләтү өчен як-яклары ачык гаять зур ангар төзелешенә башлангыч биргәннәр. Бу төзелешне дә быел түбә астына кертү максаты белән эшли Фрунзе исемендәге кооператив уңганнары. Болар хакында тәфсилләп язуыбызның максаты шунда: күренүенчә, алдынгы хуҗалыкта нинди очракта, нинди хәл-шартларда да эшне нәтиҗәле оештыру, югары уңыш үстереп алу һәм аны югалтуларсыз саклау өчен бөтен тиешле шартлар тудырылган. Икътисади тел белән әйтсәк, хуҗалыкның “хәвефсезлек мендәре” ныклы. Шуңа күрә алар чәчү чорында эшләрне туктаткан яңгырны да, былтыргы кебек урып-җыю эшләрен төгәл кырык көнгә кичектергән “күкнең төбе тишелү” гарасатын да тыныч һәм һәрвакыт уңайга юрап кабул итә. Һәм, ул гына да түгел, аяк чалучы әйберләрне дә уңай нәтиҗә алуга юнәлтә.
– Былтыр урып-җыю чорындагы кырык көнгә сузылган бертуктаусыз яңгырлар, әлбәттә, уҗым культуралары уңышын җыеп алуга зыян салды, аның каравы, башкасы ишелеп уңды. Мәсәлән, быел без бер генә гектар да кукуруз чәчмибез. Ни өчен дигәндә, былтыр бу техник культура шулкадәр ишелеп уңды ки, ике силос базын башламадык та. Ягъни алдагы кышка аның запасы җитәрлек. Бөртеклеләрдән, көнбагыштан һәм җитеннән алган мул уңыш, аларны яхшы бәягә сатуыбыз исә югарыда аталган барлык эшләрне, ә иң мөһиме, чәчү кампаниясен кредитларсыз башкарып чыгу мөмкинлеге бирә, – ди Фәйрүз Заһретдин улы.
Ә чәчү кампаниясенә Фрунзе исемендәге хуҗалык һәр елдагыча иң җитди әзерлек белән килгән. Ягулык-майлау материаллары, югары сыйфатлы орлык алдан хәстәрләнгән кебек, ашлама да былтыргыдан 50 тоннага күбрәк, ягъни 638 тонна күләмендә кайтарылган.
– Җирне тиешенчә ашлау – югары уңыш үстереп алуның мөһим шарты булып тора. Шуңа да без ашлама сатып алу күләмен ел саен 50 тоннага арттыра бару бурычы куйдык һәм шушыңа мотлак ирешеп киләбез, – ди бу уңайдан Фәйрүз Галиев. Әйткәндәй, алдынгы хуҗалыкта ашламаны уҗым культуралары өстенә сипмиләр, ә аларның тамырына кертәләр. “Әлеге технология күпкә нәтиҗәлерәк, ашлама очып, кибеп исраф ителми. Ә уҗым культуралары аны турыдан-туры тамырына ала”, – дип аңлата әлеге эш алымының өстенлеген Фәйрүз Заһретдин улы. Агымдагы елда исә әлеге эшне 1066 гектардагы яхшы кышлаган уҗым бодае басуларында СЗ-3,6 агрегаты таккан Т-70, Т-150 һәм МТЗ 12.21 тракторларында алдынгы механизаторлар Риф Кантимеров, Петр Савельев һәм Риф Әдеһәмов иң кыска агротехник срокларда башкарып чыккан – 16 апрельдә башланган эш 22 апрельгә инде тәмамланган.
Язгы кыр эшләрен исә быел 15 апрельдә башлаганнар. Басу батырлары Альберт Хәйбуллин, Флүс Сабитов һәм Михаил Фадеев иярләгән 21 метр киңлектәге ике катлы тырма таккан куәтле К-739 һәм К-742 тракторлары дым каплатуга чыккан. Биш көн эчендә аларның һәркайсы 1418, 1374 һәм 1341 гектарда дым каплату эшен башкарган. Тагын бер басу батыры Фәнис Каһарманов К-700 тракторында күпьеллык үлән мәйданнарын эшкәрткән.
Чәчүгә 21 апрельдә төшкәннәр. Тәүгеләрдән булып К-739 тракторына “Кинзя-16” агрегатын таккан Флүс Сабитов көнбагыш чәчүгә чыккан. Икенче көнне алда аталган механизаторлар иярләгән янә өч агрегат борчак һәм солы чәчәргә төшкән. Шул рәвешле яңгыр башланганга кадәрге 2,5 көн эчендә генә дә Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнары 518 гектарда, ягъни язын чәчелергә тиешле мәйданнарның 16 процентында әлеге эшне башкарып чыгуга ирешкән.
– Хуҗалыкның гомум чәчүлек мәйданнары 7300 гектар булса, язгы кампаниядә 4700 гектарда чәчү бурычы тора. Шуларның 2978 гектарын бөртекле-кузаклы культуралардан язгы бодай (1527), борчак, арпа, солы, вика-солы, 1400 гектарын көнбагыш, 323 гектарын җитен биләячәк. Әйткәндәй, җитен мәйданнарын быел да бераз арттырдык, чөнки дөнья базарында аңа сорау да, хак та югары. Әлеге яңгырлардан соң, көннәр утырып, эшне иң оптималь срокларда, ике атна эчендә башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Моның өчен бездә техник куәтләр дә, эшче көчләр дә җитәрлек. Чәчү кампаниясенең тәүге өч көн нәтиҗәләре дә шулай дияргә ныклы нигез бирә, – ди ышаныч белән һәм елның уңышлы булырына зур өметләр баглап Фәйрүз Заһретдин улы. Һәм, әлбәттә, инде шушы уңышның нигезен билгеләүче алдынгы хезмәткәрләрне атый. Ә алар икътисади яктан тотрыклы хуҗалыкта югарыда аталган алдынгы механизаторлар корпусы кебек үк тотрыклы һәм үзгәрешсез. Менә быел да, инде ничәнче дистә чәчү кампаниясендә зур тәҗрибәле шоферлар Илдар Фәйзуллин, Наил Кантимеров, Флүс Галиев һәм Җәлил Хәбибуллин гомерлек юлдашы иткән
“КамАЗ” машиналарын иярләгән. Бу көннәрдә алар берөзлексез рәвештә басуга ашлама һәм орлык ташып тора. Белгечләр командасы да ныклы һәм ышанычлы Фәйрүз Заһретдин улының. Баш агроном Ренат Сәйфуллин, баш инженер Илнур Кантимеров, бригадирлар Мөдәрис Сабитов, Валентин Максимов, Рөстәм Ибраһимов кебек уңганнар тырышлыгы белән хуҗалыкта һәр өлкә, һәр механизм сәгать кебек төгәл эшли!
Терлекчелек тармагында да бар андый фидакарьләр. Әйтик, алдынгы савучылар Наталья Охрименко март аенда – 20 тонна, Фәһимә Хәбибуллина 14,4 тонна сөт савып алган. Нәкъ шундый фидакарьләр тырышлыгы белән хуҗалык бүген ай саен 4,5 миллион сумлык сөт җитештереп сата. Аңлашыла, 1226 баш сыер малы, шул исәптән 420 баш савым сыеры асралучы куәтле хуҗалыкта терлекчелек тармагының шушы рәвешле нәтиҗәле үсешүендә бер үк вакытта ферма мөдире һәм зоотехник бурычларын да башкаручы Ринат Кантимеров, малларны бер минутка да игътибардан калдырмаган терлекчеләр Илшат Әдеһәмов, Марат Боһармәтов, Кадыйр Хамматов, Владимир Данилов кебек уңганнарның хезмәт өлеше дә бәһаләп беткесез. Квартал саен 45-50 баш үгезне 600 килограмм авырлыкка җиткереп торучы симертү цехы уңганнары Ринат Әбелхәеров белән Фәнил Насыйровның тырышлыгын да хуҗалык җитәкчесе фәкать мактау сүзләре белән телгә алды. Шул рәвешле даими килеп алучысы Туймазы комбинатына симертелгән үгезләр сатып кына да хуҗалык казнасы квартал саен 6-7 миллион сумга тулылана!
Акча эшли белү яхшы сәләт, әмма тапкан табышның, үзеңә файда китерүдән тыш, туган төягең, халкың, милләтең мәнфәгатьләрен дә хәстәрләгәндә генә, чын-чыннан бәрәкәтле була. Һәрхәлдә, үз иңнәрендә гаять зур социаль җаваплылык тоючы, туган төяген генә түгел, халкын, милләтен дә хәстәрләп яшәүче олы җанлы җитәкче Фәйрүз Галиев өчен бу инде күптән тормыш девизына, яшәү мәгънәсенә әверелгән. Шулай булмаса, ул әле Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән “Атайсал” проекты игълан ителгәнгә кадәр үк туган төягендә халык өчен кирәкле бик күп социаль проектларны тормышка ашырыр идеме дә, бүген дә шушы, шул исәптән махсус хәрби операциягә ярдәм хәстәрлекләре белән янып яшәр идеме?! Әйткәндәй, аның һәм хуҗалыкның “Атайсал” проекты кысаларындагы күпсанлы эшләре берничә тапкыр Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәтнең Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Күптән түгел исә Фәйрүз Заһретдин улына Казанда үткән татар эшкуарлары съездында татар халкы һәм милләт алдындагы мөкатдәс эшләре өчен Бөтендөнья татарлары конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән зур хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. Бу да очраклы хәл түгел. Мәсәлән, менә инде ике дистә елдан артык ул һәр матбугатка язылу кампаниясендә Федоровка төбәгендә “Кызыл таң” гәзитенә яздыруны оештыруда зур ярдәм күрсәтеп килә. Бу килүебездә дә милләт һәм матбугат җанлы җитәкче хуҗалыкның 32 хезмәткәрен һәм ветеранын кооператив исәбенә икенче яртыеллыкка “Кызыл таң”га яздыруы, шул рәвешле шушы кадәр йортка татар рухын иңдерүе белән сөендерде! Сез безне сөендергән һәм укучыларыбызны арттырган кебек, хуҗалык басуларына чәчкән һәм чәчәсе орлыкларыгыз да югары шытым биреп, мул уңыш белән сөендерсен! Фрунзе маркасы һәрвакыт иң югары баскычта булсын!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.