

Апрель ахырында без килгәндә кичтән башланган яңгыр “Азат” хуҗалыгында чәчү эшләрен туктаткан иде. Шулай булуга карамастан, куәтле техниканы иярләгән алдынгы механизаторлар Вилдан Халитов, Илдус Сөяргулов, Илһам Әлибаев, Степан Селяев һәм Юрий Кулаков коры торган ике-өч көн эчендә генә дә планлаштырылган мәйданнарның 12 процентында язгы чәчү эшләрен башкарырга өлгергән. Алардан Вилдан Халитов быел гына сатып алынган заманча “Рrimera ДМС 900” чәчү комплексын таккан шундый ук яңа “РСМ-2400” тракторында эшли. К-744 һәм К-742 тракторларында чәчү эшен алып баручы механизаторлар иярләгән техника да яңа һәм һәркайсы куәтле чәчү комплекслары таккан. Бу исә басулар җилләп, көн аз гына кояшлы торган вакытта да әллә никадәр эш күләмен башкарып чыгу мөмкинлеге бирә.
– 16 миллион 200 мең сумлык чәчү комплексын, 17 миллион 400 мең сумлык тракторны, шулай ук 6 миллион 378 мең сумлык Catros+8003-2ТХ дисклы тырманы тулысынча үз акчаларыбыз исәбенә сатып алдык. Узган елда үстереп алынган ашлыкның һәм көнбагышның мул уңышын сатудан кергән акча шундый мөмкинлек бирде. Гомумән, җирне тәрбияләүгә акча кызганмыйбыз. Әйтик, аны ашлау өчен генә дә быел 166 тонна аммофос, 400 тонна карбамид, 480 тонна селитра сатып алынды. Ягулык-майлау материаллары һәм сыйфатлы орлык та җитәрлек күләмдә тупланды. Шуңа да ел уңай килеп, быел да мул уңыш үстереп алырбыз дигән ышанычта торабыз. Ә эшләрне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Азат Әминев.
Быел “Азат” хуҗалыгында язгы басуга 15 апрельдә чыкканнар. Бер атна дәвамында тырмату, уҗым культураларын ашлау, дым каплату эшләрен башкарып, 22 апрельдә чәчүгә төшкәннәр. Җәмгысы исә 9341 гектар чәчүлекләре булган куәтле хуҗалыкта язгы чәчүне 6650 гектарда башкарып чыгу бурычы тора. Аерым алганда, 3 мең гектарны язгы бодай, 200әр гектарны арпа һәм солы, 2500 гектарны көнбагыш билиячәк. Берьеллык үләннәр – 300, күпьеллык үләннәр – 870, силоска кукуруз 450 гектарны алачак. Уҗым бодаен исә көздән 815 гектарда чәчкәннәр. Һәр елдагыча парга мең гектардан күбрәк җир калдырылачак.
Яңгыр басу эшләрен вакытлыча туктатса да, хуҗалыкта эш бер генә минутка да тынып тормый. Хуҗалыкның Югары Явыш бүлекчәсе идарәчесе Алмаз Гобәйдуллин көн утыру белән техниканың дәррәү басуга чыгуын хәстәрләсә, механик Рафаэль Илбахтин да оештыру эшләре белән МТМ белән ындыр табагы арасында чаба. Ындыр табагында да кызу чор. Склад мөдире Альбина Якупова әле генә йөк төяп килгән машиналарны үлчәү аша ындыр табагына уздырса, икенче мизгелдә инде орлыкларны агулау агрегаты артына баса. Тәҗрибәле водительләр Николай Русаков, Олег Асабин, Иван Сальников, Николай Федоров, Игорь Селеверстов, Василий Евдокимов өчен дә эш җитәрлек. Орлыкны һәм ашлыкны өзлексез басуга ташып тору өчен быел да алар җаваплы. Алар һәм Павел Никитин, Геннадий Антошкин, Иван Русаков кебек икенче бригада механизаторлары да көннәрнең утыруын гына көтә, югыйсә, җиңнәре күптән инде сызганулы!
– Язгы чәчүне 20 майга тәмамларбыз дигән өметтә торабыз. Көннәр матур торганда безнең куәтләр белән ике атналык эш бу, – ди ныклы ышаныч белән Азат Вахит улы.
Бер үк вакытта алдынгы хуҗалыкта терлекчелек тармагы да инде “басуга” чыккан. Быел малларны җәйге лагерьга 15 апрельдә күчергәннәр. Витаминлы яшел азык сөтлебикәләр күңеленә хуш килгән дияргә кирәк. Әлеге вакытта көн саен 3,6 тонна сөтне Мәләвез сөт заводына озаталар. Бу җәһәттән алдынгы терлекчеләр Умед Самандаров, Михаил Антонов, Алексей Данилов, үз һөнәренең осталары булган Зоя Русакова, Надежда Петрова, Татьяна Улядарова, Ирина Анискова, Татьяна Макушкина һәм тармакның башка хезмәткәрләре өчен эш күләме җитәрлек. Хуҗалыктагы 2500 сыер малының, шул исәптән 820 баш савым сыерының югары продуктлылыгын нәкъ алар тәэмин итә. Бу җәһәттән Азат Вахит улы аларның һәркайсын мактау сүзләре белән телгә алды.
Язгы чәчүне дә җиңел генә һәм иң кыска агротехник срокларда башкарып чыгарга язсын дип телик “Азат” хуҗалыгы уңганнарына! Илкүләм билгеләнүче Җиңү язы сезне яңадан-яңа хезмәт җиңүләре белән сөендерсен!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.