

Төбәктә кыр эшләре март азагында Мирный авылында үткән зона республика семинар-киңәшмәсеннән башланды, дип әйтергә мөмкин. Республиканың 20 районы вәкилләре катнашкан әлеге чара тракторларга һәм тагылма инвентарьга техник күзәтүне оештыру мәсьәләләренә багышланды.
“Лентерра” җәмгыятенең техника паркында тупланган авыл хуҗалыгы машиналары хәзерге вакытта басуларны иңли, кыр эшләре дә кызганнан-кызып, кем әйтмешли, киң фронт белән барды. Әмма иртә бөртекле культураларның бер өлешен апрель урталарында ук чәчеп өлгерсәләр дә, һава шартлары техниканы “кыска вакытлы ялга” туктатты.
– Авыл хуҗалыгында бу – була торган хәл, – ди “Лентерра” җәмгыяте директоры Виталий Нестеренко. – Бездәге чәчү мәйданнары – 10 мең гектар тирәсе. Иртә яздан көннәр җылы торгач, басуларда туфрак тигез өлгерде. Хуҗалыктагы техника югары җитештерүчәнле, 15 тракторның барысы да өр-яңа. Исәпләп чыгардык: агрегатлар сменага ким дигәндә 150 гектар чәчәргә сәләтле. Шунысы гына бар, быел җирдә дым аз, бик соңга калмаска иде. Монда инде күп нәрсә механизатор кадрларга бәйле, уңыш язмышы да алардан тора.
Тракторчы Айдар Исхаков – җитәкчелекнең ышанычын аклый торган булдыклы игенчеләрнең берсе. Тәүдә БашЦИК исемендәге совхозда канат ныгытса, аннары механизаторның сәләте барлык тулылыгы белән “Башагроинвест” җәмгыятендә ачыла. Хуҗалыкларның атамалары үзгәрсә дә, ул эшкәртәсе чәчүлекләр шул ук. Соңгы елларда Айдар шикәр чөгендере игүгә махсуслашкан. Сызма техник культураларны чәчү вакыты җиткәнче ул хезмәтләндергән агрегат туфрак эшкәртү белән мәшгуль.
Техник күзәтү үткәргәндә инспектор-белгечләр, аның тракторы кыр эшләренә югары дәрәҗәдә әзерләнгән, дип билгеләде.
– Яңа техникада эшләве дә күңелле. Хезмәткә түләү дә әйбәт булгач, җиңнәр һәрвакыт сызганулы, – ди Айдар Исхаков. – Гомумән, соңгы дистә елда илдә генә түгел, районда да авыл хуҗалыгына мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. Хәзер җирдә көч салучы хезмәт кешесенә ихтирам артты, чөнки булдыклы механизаторларга хәзерге чорда ихтыяҗ аеруча зур.
Әйе, язгы кыр эшләре барышы төбәкнең техник куәтләре зур булуын ачык күрсәтә. Районның агросәнәгать комплексында хәзерге вакытта 181 трактор, 99 йөк автомобиле, 31 – ашлык, 5 берәмлек мал азыгы комбайннары исәпләнә. 2024-25 елларда аграр тармак ихтыяҗларына 433 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Чыгымнар үзен аклый, чөнки район биләмәләренең 85 проценты авыл хуҗалыгына карый. Төбәктә барлык тармакларда эшләүчеләрнең дүрттән бер өлешен агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре тәшкил итә.
– Бу юнәлештә Благовар районы республика дәрәҗәсендә дә үзен ныклы танытты, – ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Радик Әхмәдуллин. – Бездә 14 авыл хуҗалыгы, 1 сәнәгать предприятиесе исәпләнә, янә 4 эшкәртүче авыл хуҗалыгы кооперативы, 39 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, шәхси хуҗалыклар саны 6 меңгә якын. Шуңа да язгы-кыр эшләренең район икътисадында гаять әһәмиятле урын тотуы аңлашыладыр.
Язның бер көне елны туйдыра, диләр. Кыр эшләренә хуҗалыклар зур өметләр баглап, ныклы әзерлектә тотынган. Заман һәм базар шартларына яраклашу – бүгенге көн таләбе. Шушы максатны күздә тотып, аерым хуҗалыкларда чәчүлекләр структурасына үзгәрешләр кертелә, атап әйткәндә, кайдадыр өстенлек табышлырак культураларга бирелә.
Ә менә Яңыш авылы биләмәсендәге җаваплылыгы чикләнгән “Черкизово” җәмгыятендә чәчү әйләнешен бөртекле культураларның яңа сортлары белән баетмакчылар. Быел биредә сабанашлык бодайның “Гранова” сортын чәчәргә уйлыйлар. Белгечләр әйтүенчә, югары уңышы белән танылган бодай 83 көндә өлгерә, иң мөһиме – аның оныннан пешерелгән икмәкнең сыйфат күрсәткечләре яхшы.
Монысын инде көз күрсәтер. Көннәр утырып китү белән барлык хуҗалыкларда да агрегатлар басуга чыкты.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.