

Планетада ачлы-туклы яшәүчеләр саны елдан-ел арткан бер вакытта ташландык җирләр мәйданының күбәя баруы глобаль проблеманы тагын да көчәйтеп җибәрә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, ташландык җирләр Европа, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия илләрендә, АКШта һәм Русиядә зур мәйдан били. 1992 елдан 2022 елга кадәр бөтен дөньяда әлеге категориягә караган җирләрнең гомум мәйданы 100 миллион гектардан күбрәккә арткан.
Әйтергә кирәк, ташландык сөренте җирләрнең 60 миллион гектардан күбрәге хәзерге вакытта эшкәртү, ягъни продукция алу өчен яраклы. Якынча исәпләүләргә караганда, әлеге мәйдан планетада елына 290 миллион чамасы кешене туендырырлык азык җитештерергә мөмкинлек бирер иде. Шул ук вакытта, деградацияләнгән мәйданнарны тергезүнең дөнья халкын азык-төлек белән тәэмин итүне генә түгел, ә глобаль климат үзгәрүне җайга салырга һәм экологияне яхшырту юнәлешендә урман мәйданын арттыруга этәргеч бирәчәген дә ассызыкларга кирәк. Билгеле, ташландык җирләр турында сүз алып барганда чәчелми калган басуларның деградацияләнүен дә, агачлары вәхшиләрчә киселгәннән соң бушап калган урман мәйданнарының хуҗасыз калуын да уртак проблема буларак кабул итәргә кирәк.
Галимнәрнең шундый фикере дә игътибарга лаек: планета күләмендә шул ташландык җирләрнең яртысында гына булса да урманнар тергезелсә, алар атмосферага планетаның җылынуына китерүче углекислый газны чыгаруны да, климат үзгәрүгә китерүче башка сәбәпләрне киметүгә дә зур өлеш кертә алыр иде. Дөнья күләмендәге ташландык җирләрнең урман тергезү өчен яраклы 83 миллион гектарында агач утыртылган очракта, яңа урманнар елына 1,006 миллион тонна углекислый газны “йота” алыр иде.
Русиядә ташландык җирләрнең артуына узган гасырның туксанынчы елларында авыл хуҗалыгында башланган реформалар сәбәпче булды. Чөнки әлеге үзгәрешләр хуҗалык итү алымының, милек формасының үзгәрүенә һәм арытаба тармакка дәүләт ярдәменең кимүенә китерде. Шул хәлләрдән соң уңдырышлы мәйданнар гына түгел, сөрентеләр дә хуҗасызлыктан үз билгеләнешен югалта башлады.
Ниһаять, 2019 елның декабрендә ил Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән федераль тармак министрлыгына авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм илдә мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасын әзерләү бурычы куелды. Ун елга исәпләнгән программа 2022 елда тормышка ашырыла башлады. Шушы вакыт эчендә кимендә 13 миллион гектар ташландык җир әйләнешкә кертелергә тиеш иде.
Өч ел элек тормышка ашырыла башлаган программаның үзенчәлеге нәрсәдә һәм ул илдә аграр җитештерүне арттыруга нинди йогынты ясаячак? Дәүләт программасы кысаларында Башкортстанда әлеге юнәлештә эш ничек бара?
Күптән түгел әлеге мәсьәлә федераль министрлыкта каралды. Министр Оксана Лут белдерүенчә, соңгы өч елда файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләренең 2 миллион гектары әйләнешкә кертелгән. Аның сүзләренә караганда, 2022-23 елларда дәүләт программасы кысаларында әлеге категориядәге 950 мең гектар җир тәртипкә китерелгән. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, ел башына илдә ташландык авыл хуҗалыгы җирләренең гомум мәйданы 44 миллион гектарга якын тәшкил иткән, шуның 20 миллион гектары – сөрентеләр. Быел, шулай ук, 600 мең гектар җирдә – кадастр эшләре алып бару, 226,4 мең гектарны межалау өчен проект әзерләү һәм 227,2 мең гектарда культуротехник чаралар үткәрү бурычы куела. 2030 елга кадәр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар бүгенге дәрәҗәдән кимендә 13 миллион гектарга артырга тиеш. Экспертлар фикеренчә, ил төбәкләрендә хуҗасыз калып, эшкәртелмәгән 13 миллион гектарның яртысын гына файдалануга кертү дә илдә еллык авыл хуҗалыгы җитештерүен 8 миллион тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы елларда Русия дөньяның сәүдә базарына азык-төлек экспортлауда үзен ышанычлы һәм төп уенчыларның берсе булуын күрсәтте. Мондый мөмкинлек, билгеле, илдә аграр җитештерүне арттыруга, экспорт мөмкинлекләрен үстерүгә генә түгел, әлегә кадәр чикле булган Азия, Африка илләре белән дә хезмәттәшлек урнаштыруга юл ача. Планета халкының 8 миллиардтан артуы да дөнья күләмендә азык-төлек җитештерүдә, тәэмин итүдә җитдирәк эш алып барырга кирәклеген күрсәтә. Икенчедән, азык-төлеккә ихтыяҗ гына түгел, аның бәясе дә үсте. Аграр җитештерү нык үсешкән илләрнең авыл хуҗалыгы да дөнья халкының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә продукция җитештерә алмый. Галимнәр фикеренчә, Русия бу мөмкинлектән файдаланып калырга тиеш. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шулар арасында ташландык җирләрне тергезә башлау – иң мөһиме.
Белешмә. Узган елгы мәгълүматлар буенча, Русиядә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы 380 миллион гектар чамасы тәшкил итте, шуның 197 миллион гектары – авыл хуҗалыгы җитештерү җирләре.
Эшне нәрсәдән башларга, дигән сорау куйганда, әлбәттә, Русия Хөкүмәтенең ташландык җирләрне бердәм дәүләт реестрына кертүне күз уңында тоткан карарын билгеләргә кирәк. Ил күләмендәге аграр чара тармакны санлаштыру программасы кысаларында тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, ташландык мәйданнарны яңа дәүләт реестрында теркәү авыл хуҗалыгы җирләрен инвентарьлаштыруда мөһим чара булып тора.
Башкортстан – сөренте җирләрне нәтиҗәле файдаланучы һәм, шул ук вакытта, ташландык мәйданнарны әйләнешкә кертүдә илдә үрнәк төбәкләрнең берсе. Республиканың тармакны санлыга күчерүе, беренче чиратта, барлык категориягә караучы һәм, шул исәптән, ташландык җирләрнең исәбен алырга, аларның ни дәрәҗәдә максатлы файдаланылуын яисә нинди сәбәпләр белән әйләнештән чыгарылганын ачыкларга ярдәм иткән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, санлыга күчерелгән җирләрне инвентарьлаштыру йомгаклары буенча республикада файдаланылмаган сөрентеләр 165 мең гектарга җитә иде.
– 2023 елда дәүләт программасы кысаларында республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең күләмен, чикләрен ачыклау максатында карта-схема эшләнде, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Әлеге карта-схема буенча, 2025 елга республикада сөренте мәйданнар 4,5 миллион гектардан күбрәк тәшкил итте. Шуның 1,4 миллион гектарының, ягъни гомум сөрентенең 32 процентының, файдаланылмавы билгеле булды. ЕГРН документларында чикләре күрсәтелмәгән мәйдан – 1 миллион 63 мең гектар. Файдаланылмаган җирләрнең шактый өлеше пай участокларына туры килә. Узган елда Башкортстан авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге файдаланылмаган җирләрне верификацияләү буенча илдә пилот проектына кертелгән, ягъни шикле мәйданнар буенча документларның дөрес булуын тикшерү бурычы куелган иде. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча гомум мәйданы 1,5 миллион гектардан артык 54286 җир участогының хуҗасыз, ташландык, башка максатта файдаланылуы яисә чүп куаклар белән каплануы мәгълүм булды. Әлеге вакытта без һәр район белән шундый участокларны тәртипкә китерү буенча тәгаен эш алып барабыз.
Аграр тармакны санлаштыру эше ил күләмендә үрнәк итеп куелса да, республиканың кайбер районнарында файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү буенча җитешсезлекләр бар. Бу турыда апрель башында узган Хөкүмәт утырышында да ачыктан-ачык әйтелде.
Белешмә. Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр, аграр ведомство белешмәсеннән күренүенчә, 7,2 миллион гектар тәшкил итә. Соңгы биш елда әлеге категориядәге мәйданнар 55 мең гектарга кимегән. Кимүнең сәбәбе, нигездә, участокларны инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен бирүдә һәм халык яшәгән торак пунктларның киңәюендә. Узган елда, мәсәлән, соңгысы өчен 35 мең гектардан күбрәк җир бүленгән.
– Шул ук вакытта, аерым районнарда әлеге категориядәге җирләрне нәтиҗәсез һәм максатсыз файдалану күренешләре күзәтелә. Мәйданнарны чүп үләннәре һәм агачлар
каплый, анда рөхсәт ителмәгән чүплекләр һәм файдалы казылмалар карьерлары барлыкка килә. Аерым җирләрдә су объектлары, юллар салына, төзелеш алып барыла, урман фондына карамаган агачлар утыртыла. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 2023 ел ахырына 200 мең гектардан арткан иде. Шуның 36 мең гектарын узган елда киметүгә ирештек, – диде югарыда телгә алынган утырыштагы чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Мәгълүм булуынча, ташландык җирләрне әйләнешкә кертү буенча тармак министрлыгы һәр районга тәгаен бурыч куйган иде. Бу эш Мәчетле, Борай, Дуван, Благовещен, Иглин, Яңавыл, Хәйбулла, Балакатай һәм Мишкә районнарында яхшы оештырылса, 14 районда ул тиешле дәрәҗәдә үтәлмәгән. Ә җиде муниципалитетта күрсәткеч 50 процентка да җитми. Әлеге исемлектә Бөрҗән, Ишембай, Калтасы, Бакалы, Зилаер, Аскын һәм Кыйгы районнары бар. “Россельхозземмониторинг” федераль учреждениесе белешмәсеннән күрүенүенчә, файдаланылмыйча яткан иң күп сөренте җир Баймак районында теркәлгән һәм ул 12,7 мең гектарга җитә. Шушы ук чыганак мәгълүматлары буенча, әлеге күрсәткеч Зилаер районында – 10,08 мең, Караидел районында – 9,17 мең һәм Кыйгы районында 8,55 мең гектар тәшкил итә.
Белешмә. Соңгы өч елда республикада 100 мең гектардан күбрәк файдаланылмаган сөренте мәйдан әйләнешкә кертелгән. Быел бу күрсәткеч янә 33 мең гектарга артачак. Башкортстан Башлыгы указына ярашлы, 2019-24 елларда кимендә 90 мең гектар файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Нәтиҗәдә, республика хуҗалыклары тарафыннан 169 мең гектар, ягъни планлаштырылганнан 87 процентка күбрәк ташландык мәйдан, тергезелгән.
– Ниндидер сәбәп белән ташландык хәлгә килгән элекке сөрентеләрне әйләнешкә кертүдә дәүләт программасы кысаларында Хөкүмәт ярдәме дә каралган, – ди Илшат Фазрахманов. – Техник чаралар чыгымының (НДСны кертмичә) 50 проценты субсидияләнә. Әлбәттә, сүз әйләнешкә кертелгән җирләр турында бара. Җир участокларын межалау буенча проектлар әзерләүгә тотынылган чыгымның 99 проценты муниципалитетларга субсидия рәвешендә кайтарып биреләчәк.
Аграр тармакның тулысынча санлыга күчерелүе һәм бер үк вакытта сөрентеләрнең төгәл кадастр исәбенә алынуы очраклы түгел. Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган елның җәендә аграрийлар белән очрашуда һәр гектар җирнең нәтиҗәле файдаланылырга тиешлеге һәм аграр җитештерүдә аның мөһим роль уйнавы турында әйткән иде. Ә инде җирләр исәбен санлыга күчерү аларның нәтиҗәле һәм максатлы файдаланылуын тәэмин итүдә төп алшарт булып тора.
Әйткәндәй, Хөкүмәт башлыгы Андрей Назаров узган елда үткән “Агрокомплекс” Халыкара күргәзмәсендә һәм Агросәнәгать форумы кысаларында чара кунаклары белән эшлекле очрашуда Башкортстанда “төгәл җир эшкәртү” технологиясенең уңышлы кулланылуы һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, 7 миллион гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләренең санлы исәпкә күчерелүе турында белдергән иде.
Җирләрне нәтиҗәле файдалану һәм ташландык хәлдә булганнарын кабат әйләнешкә кертү мәсьәләләренең Хөкүмәт дәрәҗәсендә каралуын күпмедер дәрәҗәдә “чирәм җирләрне үзләштерү” кампаниясе белән чагыштырырга кирәктер. Ни өчен дигәндә, әлеге проблема аграр җитештерүне арттыруда эчке резервларның берсе булып тора. Республика Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, аграр бизнесны оештыруда, азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә җирләребезнең иң ышанычлы һәм таләп ителүче ресурсларның берсе булуын, муниципалитетларга инвесторлар җәлеп итүдә мөһим роль уйнавын билгеләде. Димәк, республика җитәкчесе куйган максатка ирешү өчен урыннарда контрольлек итүче органнарның эшен дә нәтиҗәлерәк оештырырга һәм җир ресурсларын файдалану турындагы законны санга сукмаучыларга карата катгыйрак чаралар да күрергә кирәктер?
Олег Төхвәтуллин.