Риф Гандәлиф улын һәм аның өч баһадир улын без, әлбәттә, басуда очраттык, алар чәчү белән мәшгуль иде.
– Үзебезнең крестьян-фермер хуҗалыгын 2005 елда оештырдык, бу вакытта үзем һәм хатыным озак еллар хезмәт салган Чапаев исемендәге күмәк хуҗалык таркалган иде, – диде Риф Фәрхетдинов. – Кайбер авылдашларым кебек читкә китәсем килмәде, тормышыбызны туган авылымнан башка күз алдына китерә алмадым, шуңа уйлаштык-уйлаштык та, үз эшебезне булдырырга кирәк дигән карарга килдек. Башта, әлбәттә, авыр булды. Техника, акча, тәҗрибә җитмәү дә үзен сиздерде. Ләкин намус белән, бар сәләтен биреп эшләгән кеше һәрчак уңышка ирешә. Безнең хуҗалык та ныклап аякка басты. Яңа техника алдык, маллар симертү эшен дә җайга салдык. Әмма бүген минем төп сөенечем – балачактан ук хезмәт тәрбиясе алып үскән, язмышларын туган төбәк, игенчелек белән бәйләгән өч улым.
Риф Фәрхетдиновның уллары Айнур да, Алмаз да, Азамат та Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, инженер-механик дипломына ия булган. Алар барлык төр техника белән идарә итә, кирәк икән, үзләре ремонтлый, хуҗалык кырларындагы һәр буразнаны белә. Әмма иң мөһиме – алар, әтиләре кебек үк, туган якны чын күңелдән ярата. Бүген һәркайсы туган авылында үз йортларын төзеп, балалар үстерү һәм киләчәктә ныклы фермер династиясен лаеклы дәвам итү нияте белән яши.
– 900 гектарга якын җиребез бар, шуның 750 гектары – чәчүлекләр, калганы пар җире, көтүлек мәйданнары, – диде Риф Гандәлиф улы. – Бар эшне нигездә улларым белән башкарабыз, сезон вакытында ике сыйныфташым – Рәзиф Хәбәбетдинов һәм Ришат Хәбибуллин ярдәмгә килә. Алар икесе дә – тәҗрибәле игенчеләр, техниканы да биш бармагы кебек белә. Исәп-хисап эшен хатыным Раушания алып бара. Без аның белән икебез дә Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган кешеләр.
Былтыр яхшы уңыш үстердек, быел исә табигать шартлары мөмкинлек бирсә, буралар ашлык белән тагы да ныграк тулыр, ди Фәрхетдиновлар. Риф Гандәлиф улы туфракта дымның яхшы булуын, яз иртә килгәч, басуга иртәрәк чыгуларын, бүгенге көнгә 80 гектарда көнбагыш, 94 гектарда борчак, 163 гектарда бодай, 154 гектарда арпа, 74 гектарда берьеллык үләннәр чәчеп өлгерүләре, арытаба 155 гектарда карабодай чәчәчәкләре хакында да сөйләп үтте.
Әхмәт фермерларының матди-техник базасы ныклы: ике “Беларусь”, “ДТ-75”, “Т-150” тракторлары, “ЗИЛ-130” йөк машинасы, ике заманча чәчү агрегаты, барлык төр тагылма авыл хуҗалыгы җиһазлары бар. 2012 елда махсус программада катнашып, алар токымлы мал сатып алып, терлек үстерү белән дә уңышлы шөгыльләнәләр.
– Авылыбыз гүзәл табигать кочагында урнашкан, катнаш урманнары да, җәйрәп яткан яшел болыннары да бар. Социаль объектларга килгәндә, бездә фельдшер-акушерлык пункты, клуб, тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы эшли. Авылдашларыбыз хакында да бары тик җылы сүзләр генә әйтеп була: аларга ярдәмчеллек, бердәмлек хас, – ди Фәрхетдиновлар. – Без бәхетне туган ягыбызда таптык, җиңел юллар эзләмәдек һәм моңа үкенмибез. Басуларыбыз тотрыклы уңыш китерә, үстергән малларыбызга да ихтыяҗ зур. Әмма ирешелгәннәрдә туктарга җыенмыйбыз: планда чәчүлек җирләрен киңәйтү һәм терлекләрнең баш санын арттыру, хуҗалыгыбызны тагы да үстерү.
Риф Фәрхетдинов һәм аның гаиләсе – туган җирдә тырыш хезмәт салып, уңышка ирешеп, мул, күркәм тормышта яшәүнең гүзәл үрнәге!
– Яшьләр авылда эшләргә теләми, диләр. Ләкин мин үз мисалымда шуны әйтә алам: әгәр балалар кечкенәдән үк әти-әнисенең авылны яратып, эшне күңел биреп башкарганын күреп үсә икән, алар да бу рухны җанына сеңдерә. Мин улларымны беркайчан да эшләргә мәҗбүр итмәдем. Алар бары тик һәрвакыт янәшә булды – башта, кечкенә чакларында, янымда уйнап йөрде, аннары ярдәм итә башлады, ә вакыт узу белән үзләре дә туган авылда калырга карар кылды, – ди гаилә башлыгы. – Балаларыбызга җирдә хезмәт салуның, иген үстерүнең авыр гына түгел, бәлки, шатлык һәм муллык китерә торган да эш икәнлеген күрсәтү мөһим. Минем өчен гаиләм – зур терәк. Без бергәләп чәчүлекләрне планлаштырабыз, яңа техника сатып алабыз, хуҗалыкны алга таба ничек үстерү турында фикер алышабыз. Хезмәтебезнең мәгънәсен күреп башкарабыз. Хәзерге яшьләрнең күбесен шәһәр кызыктыра, анда мөмкинлекләр күбрәк, акча мулрак, тормыш җиңелрәк кебек тоела. Ләкин бетон стеналар эчендәге тормышны саф һавалы, яшел чирәмле, иртәләрен кошлар сайравына күмелүче гүзәл авылдагы яшәеш, иркен басу өстендәге иртәнге томан белән чагыштырып буламыни? Мин шәһәргә каршы түгел, ләкин шуны беләм: авылда без – үз язмышыбызның чын хуҗасы.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Шул ук вакытта...
Кушнаренко районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илфир Нурмөхәммәтов мәгълүматлары буенча, районда барлык төр хуҗалыклар карамагында 68156 гектар чәчү мәйданнары бар. Уҗым культуралары 12915 гектарда үстерелә. Бүгенгә язгы чәчү эшләре 70 процент мәйданнарда башкарылган. Бер гектарга 44 килограмм (гамәлдәге матдә исәбеннән) ашлама кертелгән. Хуҗалыклар ягулык-майлау материаллары һәм орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Матди-техник базаны яңарту мәсьәләсенә килгәндә, быел гына да 100 миллион сумнан артыграк суммага техника сатып алынган. Ә соңгы биш ел эчендә район хуҗалыкларына бер миллиард 500 миллион сумлык яңа техника кайтарылган. Кушнаренко игенчеләре 4 мең гектарда химик утау эшләрен дә башкарып өлгергән.
Автор фотосы.