+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 Май 2025, 05:10

Аграр экспортны ничек арттырырга?

Илдә элеваторларны яңартуны тизләтү бурычы куелды. Ул яңа уңыш рекордларына бәйлеме?

Аграр экспортны ничек арттырырга?Аграр экспортны ничек арттырырга?
Аграр экспортны ничек арттырырга?


Соңгы елларда илебездә тулай ашлык җыемы рекордлы дәрәҗәгә җитте. Әмма мондый казанышларның кире йогынтысы да күренде. Бу хәл ашлыкның сатып алу бәясе кимүгә һәм шул ук вакытта аның үзкыйммәте артуга гына бәйле түгел. Ил күләмендә җыеп алынган ашлыкны саклау куәтләре – элеваторларның мөмкинлекләре аз булуы мәгълүм булды. Билгеле, совет чорында төзелгәннәренең куәтләре техник яктан бүгенге таләпләргә җавап бирмәве дә үзен сиздерә. Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, илебезнең элеватор куәтләре 166 миллион тонна ашлык сакларга сәләтле. Белгечләр фикеренчә, Русия төбәкләрендә җыеп алынган иген культураларын тиешле шартларда саклау өчен тагын 25-40 миллион тонна ашлык сыйдырышлы куәтләр кирәк. Әгәр элекке колхоз амбарлары дәрәҗәсе белән чагыштырсак, бу якынча 300 миллиард сумлык ашлыкның товар буларак сыйфатлы сакланмавы турында сөйли.
Русия Банкының белешмәсенә караганда, быел илдә ашлыкның тулай җыемы узган елгы дәрәҗәдән күбрәк булачак, дип фаразлана. Аналитиклар илдә бөртекле һәм кузаклы культураларның узган елгы дәрәҗәдән һәм соңгы 10 елдагы уртача күрсәткечтән югарырак булачагын билгели. Әйткәндәй, “Агроинвестор” журналының “Росстат” мәгълүматларына нигезләнгән исәпләүләреннән күренүенчә, илдә соңгы ун елда ашлыкның уртача тулай җыемы 128 миллион тонна тәшкил иткән.
Элеватор куәтләренең әлеге вакытта 160 миллион тоннадан артуына карамастан, янә 25-40 миллион тонна таләп ителүе беренче карашка сәер тоелса да, проблеманың ни дәрәҗәдә җитди булуы соңгы елларда нык сизелде. Эш шунда ки: дистәләрчә еллар элек төзелгән элеватор хуҗалыкларында инфраструктура заман таләпләренә җавап бирми, логистика мәсьәләләрен җайга саласы бар.
Башкортстанда соңгы берничә ел дәвамында, аграр тармакны яңарту белән беррәттән, ашлык җитештерүне һәм элеваторларның куәтләрен арттыру юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Шунысы да игътибарга лаек: республикада ашлык җитештерүне арттыруда орлыкчылыкка басым ясалуы һәм җыеп алынган басу культураларының сакланышын тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар аграр сәясәттә өстенлекле бурыч буларак билгеләнде. Янә шунысын да ассызыкларга кирәк: Башкортстанда аграр экспорт күләмен арттыруда элеваторларны модернизацияләү төп резервларның берсе буларак билгеләнде.

Русиядә язгы кыр эшләре генә түгел, алдагы уңышны саклау буенча билгеләнгән чаралар да уңышлы дәвам итә. Язның гадәттәгедән иртәрәк килүе ил күләмендә басу мәшә­катьләренә иртәрәк тотынырга мәҗбүр итте. Апрель башында илнең үзәк һәм Идел буе төбәкләрендә – көтел­мәгән кар яву, ә көнья­гында туфракның койма яңгыр­лардан артык дымлануы чәчү кампаниясен бераз тоткарласа да, белгечләр бу табигый хәлнең уңышка йогынты ясамаячагын фаразлый. Дөнья базарында ихтыяҗ артуын исәпкә алып, быел илдә майлы культуралар былтыргыдан күбрәк чәчеләчәк. Бөртеклеләр, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә мәйданы якынча узган елгы дәрәҗәдә планлаштырыла.
Федераль аграр министрлык бе­леш­мәсенә караганда, быел чәчүлек мәйданнары 84 миллион гектар тәшкил итәргә тиеш, ягъни узган елдагыдан 1 миллион гектарга күбрәк. Әйтергә кирәк, тоташ алганда, ил буенча чәчүлек мәйданының кимүен илнең көньяк төбәкләрендә аны арттыру компенсацияли. Узган елның көзендәге корылык аркасында, мәсәлән, Идел буе төбәгендә уҗым культуралары азрак чәчелгән иде.
Фаразлар ниндидер дәрәҗәдә фәнни нигезләнгән булса да, әлегә алдагы уңышның ничек булачагын әйтүе авыр. Ул, һәр елдагыча, аграр хуҗалыкларның техник әзерлегенә генә бәйле түгел, табигый шартлардан да тора.
Башкортстанда чәчү эшләре узган атна ахырында “экватор”ны узган иде. Министрлык җитәкчелеге сүзләренә караганда, бүгенге шартлар барлык яклап та эшне оешкан төстә дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, табигать көйсезлеген күрсәт­мәсә, басу эшләре агротехник таләпләргә ярашлы бара. Әмма республикада быел ашлыкның күпме булачагын анык кына фаразлаучы әлегә күренми.
Аның каравы, Авыл хуҗалыгы министрлыгының стратегик максаты үзгәрешсез кала һәм тармакның барлык тырышлыгы республика җитәкчелеге билгеләгән бурычны үтәүгә юнәлтелә. Ул – аграр экспортны үстерү.
– Үстерелгән уңышны саклау, аны эшкәртү һәм сату максатында республика элеваторлары зур эш башкара, – ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Элеваторлар куәтен үстерү, аларны яңартуны дәвам итү безгә ашлыкны сакларга гына түгел, ә аграр экспорт буенча максатлы күрсәт­кечләрне үтәргә дә ярдәм итәчәк. Соңгы елларда Башкортстан ашлыгын экспортлауны тәэмин итүгә юнәл­телгән байтак проектлар тормышка ашырыла.

Белешмә. Республикада ашлык саклагычлар проблемасы 2022 елның сентябрендә кис­кенләште. Ул елда Башкортстанда ашлыкның тулай җыемы 5 миллион тоннага җитте. Кайбер хуҗалыклар басу хә­зинәсен вакытлыча буртларда сакларга мәҗбүр булды. Шул ук елда республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме буенча яңа элеваторлар һәм саклагычлар төзү­челәргә дәүләт ярдәме күрсәтү юллары билгеләнде. Якын елларда Башкортстан 6 миллион тонна ашлык саклау куәтенә ия булырга тиеш, дигән бурыч куелды.
Хөкүмәт дәрәҗәсендәге сөйләшү бу ел башында да дәвам итте. Гыйнвар аенда узган “Инвестиция сәгате”ндә Радий Хәбировка яңа төзеләчәк элеватор проектын тәкъдим иттеләр. Авыргазы районында теркәлгән “Урожай” предприятиесе Кырмыскалы районында яңа элеватор төзү башлангычы белән мөрәҗәгать итте. Проектның бәясе – 2,6 миллиард сум.
– Сафка басачак объект селекция-орлыкчылык үзәге составында булачак, – ди аграр предприятие директоры Радик Рәфыйков. – Элеватор 120 мең тонна ашлык саклау куәтенә ия булачак. Төзелеш мәйданында эш кызу бара. Яңа объектны сафка бас­тыру өстәмә рәвештә 40тан артык эш урыны булдыру мөмкинлеген бирәчәк.
Билгеле, проект хупланды һәм өстенлекле статуслы төзелеш буларак, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзегәндә чыгым­нарның бер өлеше компенса­цияләнәчәк.
Аграр ведомство башлыгы билге­ләвенчә, яңа элеватор СССР чорында республикада төзелгән куәтле элеваторлар янәшәсендә иң эреләрнең берсе булачак. Элеваторның селекция-орлыкчылык үзәге белән бергә булуы да зур әһәмияткә ия.
Әйтергә кирәк, әлеге вакытта республикада 50дән артык орлыкчылык хуҗалыгы эшли һәм алар дистәдән артык төрдәге культура үстереп тарата. “Россельхозцентр”ның Башкортстан филиалы мәгълүмат­ларына караганда, республика төп культуралар белән үзе­безнең хуҗалыкларны гына түгел, чит төбәкләрне дә тәэмин итә. Орлыкчылык хуҗалыклары тәкъдим иткән борчак, уҗым бодае, арпа, арыш, җитен, күпьеллык үләннәр һәм башка культураларга читтә ихтыяҗ арта. Һәм алар арасында “Урожай” аграр пред­приятиесенең республика районнарын сыйфатлы орлык белән тәэмин итүдәге өлеше зур булыр дип фаразлана. Радик Рәфыйков әйтүенчә, орлыкчылык үзәге сезон дәвамында 25 мең тоннадан күбрәк чәчү материалы хәзерләү куәтенә ия. Үз ихтыяҗ­ларыннан калганын сату өчен хәзерлиләр.
Республикада ашлык җитештерүне арттыру, күренүенчә, мул уңыш бирүче басу культураларын күбрәк чәчүгә генә түгел, үстерелгәнне саклау мөмкинлекләре белән дә бәйле.
Башкортстанның аграр экспортын арттыру юнәлешендә элеваторларны модернизацияләүгә зур игътибар бирелүе очраклы түгел. Республика дөнья базарында үзен елдан-ел ышанычлырак тоя. Бу Башкортстанның чит илләр белән хезмәттәшлектә ышанычлы партнер булуында да, сәүдәгә сыйфатлы азык-төлек тәкъдим итүендә дә күренә. Әйткәндәй, бу елның гыйнвар-апрель айларында гына да республика агросә­нәгать­челәре 90 мең тоннага якын ашлык һәм аның эшкәртелгән продукциясен экспортлады. Күптән түгел генә Бишбүләк районыннан 400 тоннадан артыграк бодай Грузиягә озатылды.
Белешмә. Башкортстанның ашлык продукциясен ЕАЭС, БДБ илләре, Евросоюз һәм ерак чит илләр сатып ала. Азәрбайҗан, Беларусь, Бельгия, Германия, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Латвия, Монголия, Польша, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Швейцария һәм башка илләргә 17 мең тоннадан күбрәк җитен, 4,7 мең тонна бодай, 3әр мең тонна арпа һәм рапс, башка культуралар озатылды.
Гомумдәүләт проекты буенча билгеләнгән максатка ярашлы, 2030 елга гомум экспортның энергетик чимал булмаган товарга карамаган өлеше, 2020 елдагы белән чагыштырганда, кимендә 70 процентка артырга тиеш.

Олег Төхвәтуллин.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас