Кырмыскалы районында сабанашлык культураларын чәчү эшләре экваторны узды. Район аграрийлары, агымдагы елда да мул уңыш алу өчен аяз көннәрнең һәр минутын, һәр сәгатен файдаланып, чәчүне тизрәк тәмамларга ниятли. Моның өчен алар барлык көчен һәм тырышлыгын сала.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, район хуҗалыклары сабан бодае, арпа, рапс, көнбагыш, җитен чәчүне дәвам итә. Басуларда 40 агрегат, шул исәптән 19 чәчү комплексы, эшли.
“Нива” МТСы” җәмгыятенең Кырмыскалы бүлекчәсе басуларында да эш гөрли. Хуҗалыкның әйдәүче агрономы Рәүф Мортазин язгы эшләр барышы белән таныштырып үтте.
– Бүлекчәдә көздән 600 гектар уҗым бодае чәчелгән булса, 650 гектарда – сабан бодае, 200 гектарда – борчак һәм 200 гектарда арпа чәчеләчәк.
Орлыкларны келәт мөдире Венер Атнагулов җитәкчелегендә Зөлфир Хөснетдинов һәм Зыя Вәлитов тазарттылар һәм агуладылар. Куәтле заманча техника тәҗрибәле механизаторлар кулында. Мәсәлән, Иван Федоров уҗым бодае чәчелгән басуларны тырматты. Вячеслав Лежнев белән Динар Хөсәенов дым каплаттылар. Фәүзи Нургалиев чәчү алдыннан җирне культивацияләде. Арытаба Вячеслав Лежнев 200 гектар мәйданда сабан бодаен чәчте. Бу эш яңгырлы көннәрдә бераз бүленеп торды. Зәбир Мөхәммәтов чәчелгән мәйданнарны тыгызлатып чыкты. Константин Черемискин “Туман” агрегатында уҗым бодае мәйданнарына сыек минераль ашлама кертте. Владимир Михайлов “КамАЗ” машинасы белән ашлама ташып торды. Мазһар Чурагулов исә тракторындагы агрегат ярдәмендә төяп-бушатып торса, Зәбир Абдрәфыйков минераль ашламаларны һәм орлыкны келәттән басуга ташый. Хәзер инде арпа белән борчак чәчелә. Шул ук вакытта уҗым бодаен химик утауга төшәргә әзерләнәләр.
Язның бер көне елны туйдыра, дигәндәй, язгы кояшлы көннәрнең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Шуңа да эш тәүлек әйләнәсенә алып барыла. Механизаторларны тукландыру да оештырылган. Әлфия Морзакаева игенчеләрне өч тапкыр тәмле ашлар белән сыйлый, – диде Рәүф Мәсхүт улы.
Хуҗалыкларда язгы басу эшләре кызганнан-кыза. Авыл эшчәннәре, һәр аяз көннең кадерен белеп, орлыкларны буразналарга вакытында һәм тизрәк салып калырга тырыша.
Фәния СӘЛИМГӘРӘЕВА.