

Игенче җирдән алганын кайтара белергә дә тиеш. Нәтиҗәгә омтылган агроном бер центнер уңышны никадәр минераль матдәләр формалаштырганын яхшы аңлый. Ә үсемлек ул туклыклы матдәләрнең барысын да җирдән үзләштерә. Тулыландырып тормасаң, уңыш алган саен, туфрак ярлылана бара.
“А7Агро РБ” җәмгыятенең Балтач бүлекчәсендә моңа кадәр минераль ашламаларны тамыр астына кертәләр иде. Шулай ук үсемлекләрне яфрак аша ашламалар белән тукландыру хәстәрен күреп килделәр.
Быел игенчеләр туфракны минераль элементлар белән баету өлкәсендә яңа технология үзләштерә. Ярдәмгә Татарстанның “Авыл хуҗалыгы химиясе үзәге” белгечләре килде. Басуларына сусыз аммиак кертәләр. Үзәк Русиянең барлык төбәкләрен хезмәтләндерә. Воронежда аның филиалы бар. Башкортстан хуҗалыклары белән дә хеззмәттәшлек итәләр. Балтач районында алар әле беренче тапкыр. Үзәкнең техник паркын “Люджет” төрендәге махсус агрегатлар тәшкил итә. Шулай ук заправкалау машиналары бар. “Авыл хуҗалыгы химиясе үзәге” сусыз аммиакның газсыман формадагысы белән эш итә.
– Сусыз аммиакны туфракка кертүнең өстенлеге шунда: ул тиешле тирәнлеккә үтеп керә. Ә иң мөһиме – авыл хуҗалыгы культурасының тамыр системасы, туфракның дымлылыгына карамый, ашламаны үсү чорының тоташ дәвамында ала. Ул туфракка керү белән эшли башлый. Ә гранулалы ашламаларга җирдә эреп, алар үсемлекләр үзләштерерлек формага килү өчен күпмедер вакыт узу ки-рәк, – ди бригадир Илнар Мостафин, технологиянең үзенчәлекләрен билгеләп.
Татарстанның Актаныш районы үзәк ярдәменә инде берничә ел дәвамында таяна һәм бу район хуҗалыклары кукуруз басуларының бер гектарын да сусыз аммиак кертми торып, чәчми икән. Ашлама традицион алым белән кертелгән басулардагыга караганда, сусыз аммиак “сулап” үскән кукурузлар яшел масса уңышын берничә тапкыр югарырак бирә. Шулай булмый ни, нык концентрацияле ашлама бит. Сиксән ике процент азоттан тора. Әлеге вакытта “А7Агро РБ” җәмгыяте басуларына гектар исәбенә тәэсирле матдәдә йөз килограмм күләмендә азот кертелә. Кыйммәткә. Бер гектар басуны сусыз аммиак белән “сугару” 8650 сумга төшә. Аның каравы, чыгымнар уңыш белән кайтарылачак.
Ашламаны кертү нормасын компьютер билгели. Бөртекле культуралар өчен аның нормасы беркадәр түбәнрәк. Ә кукуруз, рапс чәчеләсе басуларга планлаштырылган күләмдәге уңышны алу өчен уртача йөз килограмм күләмендә кертәләр. Бер кертелгән ашламаның тәэсире өч елга җитә. Кире бер ягы бар, ул да булса, сусыз аммиак туфракның әчелеген арттыра. Арытаба туфракны нейтральләштерү чарасын күрергә кирәк булачак.
Агрегатның сыйдырышлылыгы – 8 тонна. Ул басым астында. Аның эчендәге аммиак үткәргечләр буйлап суыткыч аша уза. Аннары газсыман аммиак 18-20 сантиметр тирәнлеккә җиткерелеп, туфрак белән каплатыла. Арытаба газсыман аммиак, дымлы туфрак белән реакциягә кереп, үз эшен эшли башлый. Агрегат сәгатенә ун гектарда эш башкара. Тулы бер сыешлык ашлама 41 гектар мәйданга кертергә җитә. Агрегат дүрт сәгать дәвамында туктамый эшли ала. Агрегатны хезмәтләндерүче Руслан Курамшин һәм Андрей Сергеев, сменалап, тәүлек әйләнәсенә эшли. Алар алдында “А7Агро РБ” җәмгыятенең Балтач бүлекчәсе басуларында 3 мең гектарга сусыз азот кертү бурычы тора. Ул басуларда рапс үстереләчәк. Быел бүлекчә басуларында 10 мең чамасы гектарда шушы культураны игәргә планлаштыралар.
Дамир ХӘЙРТДИНОВ.