

Илеш районы кырларында бүген яшел урак кампаниясе гөрләп бара. Һәр елдагыча, терлекчелекне сыйфатлы мал азыгы белән тәэмин итү төп бурычларның берсе булып кала. Бу эшкә зур тырышлык белән керешкән механизаторлар, водительләр һәм башка белгечләр һәр минутның кадерен белеп, үз бурычларын җиренә җиткереп башкара. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район буенча 63 мең тоннадан артык сенаж һәм 3 мең тонна печән хәзерләнгән. Бу терлекчелек комплексын тиешле күләмдә мал азыгы белән тәэмин итү өчен ныклы нигез булып тора.
Әлеге эшне әйдәп баручы басу уңганнарының берсе – Азамат Камалов. Ул – үз эшенең остасы, авыл хуҗалыгына бар гомерен багышлаган тәҗрибәле механизатор. Азамат Камалов 2000 елдан бирле “Урал” җәмгыятендә эшли. Ул ел әйләнәсенә диярлек кырда: язгы чәчүдә дә, сенаж салуда да, урып-җыюда да эшнең уртасында. Һәр сезонда үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкара һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.
Аның белән бер сафта эшләүче хезмәттәшләре дә – үз эшенең осталары. Мал азыгы хәзерләү комбайннарында эшләүче Марс Муллагалиев һәм Эдуард Фәррахов яшел массаны урып, машиналарга төяп озаталар. Бу эштә һәр минут санаулы һәм һәр механизм сәгать кебек төгәл эшли, өзеклекләргә юл куелмый!
Әйе, яшел уракта һәр эш бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Яшел массаны вакытында ташу да, үлчәү, базларга салу да – барысы да төгәл оештырылган. Бу эштә водительләр Венер Баһманов, Илгиз Гыйльфанов, Рамил Әхмәдишин, Тимерсалих Кәримов зур фидакарьлек күрсәтә. Алар – “КамАЗ” машиналарында, ә Мәүлитҗан Рәхимҗанов “Агротрон” тракторында сенажны өзлексез ташып тора. Яшел масса үлчәнгәннән соң, Рсай сөтчелек фермасы янындагы сенаж базына китерелә.
Бу эшләрнең барысын да яшь һәм нәзакәтле, шул ук вакытта кыю характерлы “Урал” җәмгыяте директоры Елена Ибраһимова контрольдә тота. Ул билгеләп үтүенчә, һәркем үз эшен зур җаваплылык белән башкара. Эш иртәнге 8 сәгатьтән кичке 8гә кадәр дәвам итә. Хезмәткәрләргә көненә ике тапкыр кайнар аш оештырылган – бу да җитәкчелекнең кайгыртучанлыгын күрсәтә.
Елена Ибраһимова – хуҗалыкка яңа сулыш, заманча караш һәм аерым бер нур алып килгән җитәкче. Яшь булуына карамастан, ул коллективны ныклы туплап, һәр эшне җиренә җиткереп оештыра. Аның җитәкчелегендә “Урал” җәмгыяте яңа үрләр яулый: җаваплылык, тәртип һәм ихтирамлы мөнәсәбәт – һәр эшнең нигезе булып тора. Тыйнак кына елмаюы артында – ныклы характеры, ә алга куйган максатларында – авылга, кешеләргә булган мәхәббәте чагыла аның!
“Урал” җәмгыятендә бүгенге көнгә 9 мең тоннадан артык сенаж һәм 40 тоннадан артык печән хәзерләнгән. Бу – коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Район күләмендә исә үләннәр 7980 гектар мәйданда чабылган, шуларның 6226 гектарын күпьеллык үләннәр, 1003 гектарын берьеллыклар тәшкил итә. 62645 тонна сенаж, 3270 тонна печән тупланган. Ягъни район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату чорына ныклы азык базасы әзерләнгән һәм бу эш бүген дә дәвам итә.
Энҗе САДЕРТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.
Фотолар Елена Ибраһимованың шәхси архивыннан.