Авыл тоткасы... Бер караганда гади генә сүзләр кебек. Ә асылына төшенеп, кем турында сүз барганлыгын ачыклап, аның гамәлләрен, авылда тоткан ролен барлаганда мондый югары бәһаның нәкъ менә Гайса Сәгыйдуллин кебек туган төбәге өчен җан атып яшәүчеләргә генә бирелгәнлегенә инанасың. Чынлап та, авылының киләчәген үзе шунда туып-үскән, авыл чишмәсенең суын тәмләп, урманында җиләген җыеп, көтүен көтеп, айлы кичләренә гашыйк кеше генә кайгыртып, хәстәрләп яши аладыр ул. Әлеге язмам герое да бәхетен читтән эзләмәгән – туып-үскән авылында төпләнгән. Үзенең бәхетен ул кара җирдән, туган авылы кырларыннан, газиз туфрагыннан таба.
“Колхоз рәисе булачакмын!”
Кечкенәдән менә шундый хыял белән яши ул һәм аны тормышка ашыра да! Ә шәһәр тормышына бер дә кызыкмый. Әти-әнисе дә гомер буе шушы авылда яшәп, эшләгән кешеләр. Шул ук вакытта балачагы, үсмер еллары колхозның көчле чагына туры килгән, шунда хезмәт салып үскән кешеләр эштән тәм дә, ямь дә таба белә. Әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкиулла Сәгыйдуллинның да барлык хезмәт биографиясе урындагы колхоз белән бәйле була. Танкист, разведчик фронттан бер аяксыз кайтса да, колхоз техникасын ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә: ат җигеп, кышын – чанада, җәен арба белән ташый. Кызганычка каршы, гомере генә кыска була Зәкиулла Мотыйгулла улының, төпчеге Гайсага 1 яшь булганда сугышта алган яралары аны якты дөньядан алып китә. Улының туган нигезендә төпләнүенә, авылда калуына, уңышларына ничек сөенер иде, югыйсә...
Мәктәпне тәмамлаганда авыл малайларын тракторчы белгечлеген үзләштерү өчен һөнәрчелек училищесына укырга керергә үгетлиләр. Әмма Гайса баш тарта: “Мин колхоз рәисе булачакмын!” – дип кенә җаваплый. Һәм Наумовкадагы авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, агроном дипломы алып чыга. 1985-87 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган колхозында тир түгә. Инженер-технолог вазыйфасына билгелиләр аны, бер ел эшләгәннән соң колхоз рәисе зоотехник эшен тәкъдим итә. Биредә ул дүрт ел намуслы хезмәт сала. Шул ук вакытта белемен дә камилләштерә егет: Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлый. Эшнең тәмен-ямен тоеп эшләп йөргәндә колхозлар таркала башлый, фермер хуҗалыклары барлыкка килә. Гайса Зәкиулла улы да бертуган абыйсы белән колхоз җирләрен алып, үз эшләрен башлап җибәрәләр. Башта эшне 50 гектарда башласалар, тора-бара мәйданнар арттырыла. Игенчелек, малчылык белән шөгыльләнәләр, мөгезле эре малдан тыш, сарыгын да, дуңгызын да, атын да үрчетәләр. Әмма арытаба Гайса Зәкиулла улы бер юнәлеш буенча гына эшләргә кирәклеген аңлый.
Үз җиренең хуҗасы
1996 елда ул абыйсыннан аерылып, “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгына нигез сала. Бу елларда байтак яңа биналар, шул исәптән келәтләр төзи, искерәк фермаларны төзекләндерә, кредитка токымлы маллар сатып ала, җир биләмәләрен дә киңәйтә. Бүген фермерның Авыргазы һәм Гафури районнарында 700 гектардан артык җир биләмәләре бар. Хуҗалык мал үрчетү, игенчелек белән шөгыльләнә. Бөртекле культуралар ел саен мул уңыш (гектарыннан 31,5 центнер) белән сөендерә. Моңа, әлбәттә, аның төп белгечлеге буенча игенчелек өлкәсендә махсуслашуы да булышлык итә, чөнки мул уңыш барлык агротехник чараларны төгәл үтәүне, минераль ашламаларны вакытында кертүне таләп итә. Фермер, башлыча, арпа, бодай, карабодай һәм силос өчен кукуруз үстерә.
Мөгезле эре мал саны 280 баштан артык, шуларның 100е – кара-чуар токымлы савым сыерлары. Сөт җитештерү күрсәткечләре дә югары: һәр сыердан уртача 5300 килограммнан артык сөт савыла. Аны исә “Уфагормолзавод” җәмгыяте фермердан үзе килеп ала. Ел саен 500 тонна сөт, 25 тонна ит җитештереп саталар.
Хуҗалыкның матди-техник базасын яңартуга да зур игътибар бирә фермер. Мал азыгы хәзерләү һәм бөртекле культуралар уңышын җыеп алу өчен комбайннары, Т-150 тракторы һәм башка куәтле техникасы бар. Әйтик, 2023 елда гына фермер 6,3 миллион сумлык техника, шул исәптән ике МТЗ-82,1 тракторы алган.
Соңгы елларда республика күләмендә гамәлгә ашырылучы дәүләт программалары да фермерга зур ярдәм булган. Ул Грантлар конкурсында катнашып, 6 миллион сумга якын акча алуга ирешкән. Бу акчага гаиләсе белән Гафури районының Аккүл авылында сөтне пакетларга тутыру буенча цех ачарга ниятлиләр. Әйткәндәй, анда эшләр тәмамланып килә. Димәк, тиздән кибет киштәләрендә “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән сыйфатлы һәм тәмле сөт тә урын алыр, дияргә кирәк. “Эремчек – бары тик сөттән, колбаса фәкать иттән эшләнергә тиеш. Акча артыннан куарга ярамый, җитештерелгән продукция сыйфатлы һәм файдалы булырга тиеш”, – ди бу җәһәттән фермер.
Әлбәттә, мондый күләмле эшләрне башкару өчен байтак эшче куллар да таләп ителә. Тәү чиратта, үзенең дүрт баласы – ике кызы, ике улы ярдәмгә килсә, авыл халкы өчен дә күпме эш урыннары булдырган Гайса Сәгыйдуллин – “Урман” хуҗалыгында 20ләп кеше эшли, алар яхшы хезмәт хакы ала, ул вакытында түләнә. Хезмәт шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирелә. Чәчү һәм урак чорларында игенчеләр җылы аш белән тәэмин ителә.
Авыл тоткасы ул!
Әйе, туган төягендәге җирләрнең уңдырышлылыгын гына хәстәрләми, авылының киләчәген дә кайгыртып яши Гайса Сәгыйдуллин. Изге эшләре өчен авылдашлары да бик рәхмәтле аңа. Гомумән, биредәге эшкуарлар бердәм булулары белән аерылып тора, дияр идем. Үзләренең техникасы белән авыл урамнарын да тәртиптә тоталар: җәен юл буйларын чапсалар, кышын кардан чистартуны да, башлыча, үз өсләренә алалар.
Гомумән, Гайса Зәкиулла улы авылының һәм авылдашларының ихтыяҗларын яхшы белә. Үзенең биләмәләрендәге мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният объектларын төзекләндерүдә дә иганә ярдәме күрсәтеп тора. Шулай ук махсус хәрби операциядәге якташлары да аның ярдәмен ныклы тоя. Улы белән 2 автомобиль озатканнар, якташ-яугирләр белән элемтәдә булып, аларны башка кирәк-яраклар белән дә тәэмин итеп торырга тырышалар. Яугирләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмый: утынын да китерә, матди яктан да ярдәм кулы суза ул.
Гомумән, Гайса Сәгыйдуллинны үз җиренең, үз халкының чын патриоты дияр идем. Әле күптән түгел генә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Түбәнге Ләкәнде авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә Гайса Сәгыйдуллин башлангычы һәм ярдәме белән яңа һәйкәл барлыкка килде. Изге эштә урындагы фермер Вәгыйзь Газизуллин һәм авылдашлары да зур ярдәм күрсәтте. Ә агымдагы елда Гайса Зәкиулла улы Җиңү паркы янында урнашкан мәчетне төзекләндерү нияте белән яна – идәннәрен алыштырырга ниятли.
Шул ук вакытта үзенең намуслы хезмәте дә югары бәһаланган аның – Гайса Сәгыйдуллин Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” билгесе белән бүләкләнгән.
Фермерның киләчәккә планнары да яраткан эше һәм туган авылы белән бәйле. Шунда туган, шунда үскән һәм тамырлары белән шунда береккән булдыклы ир-узаман авылының киләчәге тагын да күркәмрәк булсын өчен барлык көчен, тырышлыгын сала.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.