

4 августка хуҗалыклар 550 мең тонна ашлык җыеп алган. Бер гектардан уртача уңыш рекордлы күрсәткечкә - 40,1 центнерга җиткән. Моннан тыш, республикада майлы культуралар җыю һәм терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.
Республиканың 34 элеваторы һәм склад биналарының куәте берьюлы 4 миллион тоннага якын бөртекле һәм майлы культуралар сакларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, 24 августтан ике шикәр заводы эшли башлаячак.
Урып-җыю кампаниясендә барысы 4,2 мең комбайн катнаша.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республика аграрийларына урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауларын теләде.
Фото: автор фотсоы