+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 Августа 2025, 05:05

Старт бирелде!

Краснокама районында урып-җыю буенча семинар-киңәшмә үтте

Старт бирелде!Старт бирелде!
Старт бирелде!

“Алга” токымчылык заводы базасында урып-җыю буенча район семинар-киңәшмәсе үтте. Анда район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Салават Гыйндуллин, ”Алга” хуҗалыгы рәисе Анатолий Вострецов, хуҗалыклар рәисләре, фермерлар, мал азыгы хәзерләү буенча җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

Киңәшмәне авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Салават Гыйндуллин ачты. Ул үзенең чыгышында уракның никадәр җитди һәм җаваплы булуын, бу чорда һәр минутның алтын бәясенә торуын кат-кат ассызыклады, уртак көч белән уракны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга чакырды.
Район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев исә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен мул уңыш үстерүләре белән тәбрикләде һәм “кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык” дигән гыйбарәне искә төшереп, аны югалтуларсыз җыеп алуны теләде.
– Техниканы вакытында әзерләү, хуҗалыкларны орлык белән тәэмин итү нәтиҗәсендә районда язгы кыр эшләре оешкан төстә, оптималь агротехник срокларда башкарылды. Инде уңышны да югалтуларсыз җыеп алырга язсын, – диде ул.
Быел районда авыл хуҗалыгы культураларының гомум мәйданы 24283 гектар тәшкил итә, 10610 гектар мәйданны бөртекле һәм кузаклы культуралар били, шулай ук 334 гектар техник культуралар һәм 1571 гектар сабан ашлыгы чәчелгән. Моннан тыш, 11138 гектар күпьеллык үләннәр бар, белгечләр билгеләвенчә, бу күләм малларны азык белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Бүген районда мал азыгы җитештерү планы 85 процентка үтәлгән, кышлату өчен азык әзерләү дәвам итә. Бөртекле һәм кузаклы культураларга 10610 гектар мәйдан бүленгән. Җирнең уңдырышлылыгын тәэмин итү максатыннан 144,7 тонна минераль ашлама сатып алынган һәм кертелгән.
Алексей Горбачев “Алга” хуҗалыгын (җитәкчесе Альберт Вострецов), “Заря” (Виталий Александров), “Раздолье” (Зәфил Нурлыев), “Крестьянский двор” (Эдуард Шәфәгатдинов), “МОЛАГРОТЕХ” (Валерий Зайцев) хуҗалыкларын, шулай ук фермерлар Айрат Каюмов, Эльвира Хәмидуллина, Вячеслав Ершов, Рәис Морзабаев һәм Рәмис Хуҗинны уңай яктан билгеләп үтте.
– Терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Уңышлы кышлату өчен бер шартлы малга 28 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелды. Ел яхшы килде, мал азыгы җитәрлек, бу күрсәткечләргә ирешербез, дип уйлыйм. Шулай ук уракта да сынатмабыз! – диде Алексей Горбачев.
Районда арыш уруга беренчеләрдән булып “Алга” токымчылык заводы һәм Максим Ковшов җитәкләгән “Прикамье” хезмәтчәннәре кереште. Июль ахырына 140 гектар арыш чабылган, 2100 центнер ашлык суктырылган, арышның уңышы бер гектардан уртача 15-17 центнер тәшкил итә, урыны белән 22 центнерга җитә.
– Мин хуҗалыкта 32 ел эшлим, бу – минем 33нче урып-җыю чоры. Көннәр матур тора, уракны тиз арада тәмамларбыз, дип уйлыйм, – ди тәҗрибәле комбайнчы Иван Байрашев.
Районда, гомумән, урып-җыюда 35 комбайн эшләячәк, аларны тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшьләр дә “иярли”.
– Эшләр кызу тора, урабыз, сугабыз, шул ук вакытта җирләрне киләсе ел уңышы өчен дә тиешле дәрәҗәдә әзерләү, орлык салу, көздән уҗым культураларын чәчү, пар җирләрен эшкәртүне дә күз уңында тотабыз, – ди “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Вострецов.
“Алга”лылар семинарда катнашучыларны соңгы елларда сатып алынган яңа техника белән таныштырды, эшләрнең ничек оештырылуы турында сөйләде.
Бу көнне район хакимияте башлыгы республикада үткән “Басу көне”ндә уңышка ирешкән тракторчы Василий Шараевка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды, тагы да зуррак уңышларга ирешүен теләде.
Семинарда, әлбәттә, чыгышлар, сораулар, тәҗрибә уртаклашулар күп булды. Аның мәктәп бинасында дәвам иткән өлешендә техника хәвефсезлеге кагыйдәләре, апробация үткәрү, бер комбайнга уртача йөкләмә, эшчеләрне дәртләндерү, уракның стратегиясе һәм тактикасы, ашлык һәм эшкәртү продуктларын күзәтү буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасының яңа кагыйдәләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә куелган таләпләр һәм шартлар турында да сүз барды.
– Авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатына карата кагыйдәләр, таләпләр үзгәрә, шуңа күрә, белгечләр белән очрашып, алардан тәҗрибә алып, заман белән бергә атлау, килеп туган сорауларны бергәләп хәл итү мөһим. Семинарларның төп бурычы да шунда, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Салават Гыйндуллин.
Краснокама уңганнарына уңышлар телик! Көннәр матур торып, уңыш исән-имин келәтләргә керсен!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас