

Башкортстанда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Яңгырлар туктагач, күпчелек районнарда басуларга янә техника чыкты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары ашлыкны югалтусыз суктырып алырга тырыша. Илеш районы игенчеләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтеп эшли.
4 августка булган мәгълүматлар буенча, Илеш районында 7182 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар урып-суктырылган. Уңыш та шатландыра – һәр гектардан уртача 35,9 центнер!
Тырыш хезмәтнең матур нәтиҗәсе
Иң зур уңышны быел да уҗым бодае биргән: ул 2646 гектардан 10907 тонна җыеп алынган. Уртача уңыш – 41 центнер. Арпа да сынатмый – гектарыннан 36 центнер.
Уҗым арышы быел гектарыннан 27,7 центнер уңыш белән сөендерде. Борчак уңышы – һәр гектардан 20,5 центнер.
Бу саннар — игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Хуҗалыкларда эшне дөрес планлаштыру, яңа технологияләр куллану, туфракка сыйфатлы орлык һәм ашлама кертү үз нәтиҗәсен бермичә калмый.
Кышны җәйдән хәстәрлиләр
Урып-җыю белән беррәттән, районда терлек азыгы хәзерләү дә тулы куәтенә бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар печән, сенаж хәстәрләүне күптән башлаган иде инде.
Печәнне 6664 тонна хәзерләп өлгергәннәр. Бу — планның 46 проценты.
Сенаж планы исә арттырып үтәлгән – 87275 тонна.
Кышлату чорына мул азык запасы туплап, Илеш районында терлекчелек тармагын шулай хәстәрлиләр.
Илеш районында урак чоры барышы — төгәллек, тәртип һәм тырышлык үрнәге. Авыл халкының тынгысыз хезмәте, көнне төнгә ялгап башкарган эше зур хөрмәткә лаек.