Кырмыскалы районы хуҗалыкларында бүген, башлыча, яланнардан төргәкләнеп куелган печәнне ташу белән мәшгульләр. “119нчы елкычылык заводы” җәмгыятенең Сәвәләй бүлекчәсе эшчәннәре дә, кышкы чорда маллар өчен төп ризык булуын исәпкә алып, печәнне күпләп хәзерләргә тырыша.
Бүлекчә җитәкчесе Азат Бикмәевның сөйләшергә дә вакыты юк. Иң кызу чор бит. Һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Азат Вилсур улы әйтүенчә, быел печән дә бик мул, куе һәм сыйфатлы. Бүгенге көндә күпьеллык һәм табигый үләннәр мәйданнарының 70 проценттан артыгы чабылып, төргәкләнеп куелган. Ә берьеллык үләннәр әлегә өлгермәгән.
Шул ук вакытта урак чоры да башланып тора. Җәмгыять басуларында 450 гектарда бодай, 150 гектарда арпа, 120 гектарда солы, 150 гектарда күпьеллык һәм табигый үләннәр үсә. Урып-җыю эшләре дә кызу булмакчы, ди җитәкче. Шөкер, эшләр өчен барлык шартлар да бар. “RSM 2375”, “К-744”, “Беларус” тракторлары һәм аларга тагылмалар эшләрне вакытында башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
– Машина-трактор паркында эретеп-ябыштыручы Ринат Баязитов һәм токарь Фаяз Камалов техниканы төзәтеп җибәреп торса, печәнчеләрне пешекчебез Лүзә Мөхәммәтова ике тапкыр тәмле һәм туклыклы кайнар аш белән сыйлый, – ди Азат Вилсур улы.
Ул шулай ук инженер-механик Риф Моратов, тракторчылар Юрий Филимонов, Илдар Әхмәдиев, Иршат Өметбаев, Хәлим Котлыгилдин, төргәкләүче Илнур Сәйфуллин һәм кибән салучы Нәүфил Байбулатовны мактап телгә алды.
– Коллективта барысы да үзара тату һәм ярдәмчел. Әле исә бөтен көчебезне печән хәзерләүгә бирәбез. Урып-җыюны да әнә шундый тырышлык һәм бердәмлек белән тиз арада башкарып чыгарбыз, дип ышанам, – ди Азат Бикмәев, алда тагын да җаваплырак чор торуын билгеләп.
Гөлчәчәк АЛАЧЕВА.