+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
15 Августа 2025, 04:57

Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә

Чишмә аграрийлары бу хакыйкатьне яхшы белә

Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән киләЗур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә

“Авыл хуҗалыгы хезмәт сөючән, ышанычлы, эшкә бирелгән кешеләргә таяна. Безнең бурыч — аларга ярдәм итү, шартлар булдыру һәм, һичшиксез, эшлә­гәннәре өчен рәхмәт әйтү”, — дип язган Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров социаль челтәрдәге битендә.

Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Хакимият башлыгы үзе дә, сүзләрен дәлилләп, күптән түгел авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Эрнес Кәримов белән район басуларында йөреп, урак барышы белән танышкан, хәлне бәяләгән, эшчеләр белән аралашкан һәм тармактагы барлык мәсьәләләрне ачыклаган.
Мәсәлән, “Башкир-агроинвест” җәмгыяте һәр гектардан 50 центнер уңыш белән көзге бодайны урып-җыюны төгәлләгән, борчак басулары да бушап килә. Чишмә бүлекчәсе операцион директоры Марс Фәйзуллин билгеләп үтүенчә, кайбер участокларда уңыш гектардан 30 центнерга җитә. Чиратта — бодай, арпа һәм соя. Чишмә районында Башкортстанда иң зур соя мәйданы урнашкан, ул 5291 гектарны били.


Раил Дәүләтовның дистә ел элек нигез салган фермер хуҗалыгында мең гектарга якын чәчүлек мәйданы бар. Шуның 125 гектары — сабан бодае, 200 гектары — арпа һәм 300 гектары — көнбагыш. Уҗым арышы тулысынча җыелган, уңдырышлылык — гектардан 35 центнердан артык. “Ташлы туфракны исәпкә алып, моны яхшы күрсәткеч дип саныйм”, — ди фермер.
Район хакимияте башлыгы билгеләвенчә, бу хуҗалыкта хезмәткәрләр саны аз булса да, биредә энтузиазм саклануы һәм яшь белгечләр өчен ачык булулары сөендерә.


“Нива” үзәк МТСының Кырмыскалы филиалы карамагындагы Чишмә бүлекчәсендә урып-җыю эшләре бер үк вакытта берничә кырда алып барыла. Идарәче Илгиз Ишмаев әйтүенчә, 200 гектарга якын көзге бодай җыясы калган, аның уртача уңышы гектардан 40 центнер тәшкил итә. Иске Мусада тагын да югарырак уңыш көтелә. Шулай ук 400 гектар мәйданда борчак җыю башланган, әмма яңгырлы һава торышы эшне бераз тоткарлаган. Борчактан соң, хуҗалык сабан культураларын җыюга күчәчәк, аларның да уңышы яхшы булыр дип фаразлана.


Дамир Идиятуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында ике яңа комбайн эшли, ашлык берьюлы ике машинада озатыла, ике хезмәткәр уңыш кабул итә.
“Урал җире” җәмгыяте җитәкчесе Валерий Артюхов сүзләренчә, аграрийлар төрле һава шартларында эшли, заманча техникадан башка яхшы уңыш алу мөмкин түгел. Инновацияләрне вакытында кертү һәм культуралар үстерү техникасын һәм технологияләрен модернизацияләү зарур.


Эрнес Кәримов билгеләвенчә, 14 августка Чишмә районында барлыгы 36953 гектар мәйданнан 8052 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу чәчү мәйданының 21,8 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең гомум җыемы 28366 тонна тәшкил иткән, уртача уңдырышлылык — гектарыннан 35,2 центнер.
Аерым алганда, уҗым бодае 5300 гектарда җыелган, гомум җыемы 22790 тонна тәшкил итә, уңдырышлылык — гектардан 43 центнер. Борчак 2409 гектардан 4393 тонна җыелган, төшем — гектардан 18,2 центнер. Кайбер хуҗалыклар арпа җыюга да керешкән.


Чишмәдә быелгы урып-җыю кампаниясендә 103 комбайн эшли, бу узган елдагыга караганда 6 берәмлеккә күбрәк. Быел урып-җыю эшләре дә активрак бара: барлык хуҗалыклар да диярлек туңга сөрүгә керешкән. Бүгенге көнгә 4700 гектардан артык җир сөрелгән.


— Урып-җыю белән беррәттән, көзге культуралар чәчүгә дә әзерлек бара. Алдагы ел уңышына 12 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчү планлаштырыла. Хәзерге вакытта орлыкларның төрле сортлары әзерләнә. Көзге чәчүне 15 сентябрьгә кадәр төгәлләргә исәплибез, — ди Эрнес Әлфир улы. — Бүген урып-җыю кампаниясе мул явым-төшемнәр аркасында кайбер кыенлыкларга очрый, бу техниканың эшен шактый кыенлаштыра. Әмма, вакытлы кыенлыкларга карамастан, без урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауга ышанычыбызны саклыйбыз. Безнең игенчеләр һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.


Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе билгеләвенчә, уңай һава шартларында алар урып-җыюны оптималь агротехник срокларда төгәлли һәм җыелган уңышның сакланышын тәэмин итә алачак. Чишмә уңганнарына уңышлар телик!

Фотолар Ришат Мансуровның социаль челтәрдәге битеннән.

Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Зур бәхетләр эшкә ихлас бирелгәннән килә
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас