

Илеш районында урып-җыю эшләренең кызган мәле. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән бу чорда осталык та, зур тырышлык та таләп ителә. Һәр көн – яңа сынау, һәр басу – хезмәт батырлыгы мәйданы.
Район хакимияте ел саен үткәргән бәйге игенчеләрне яңа хезмәт җиңүләренә дәртләндерә. Аның максаты – продукция җитештерү һәм сату күләмен арттыру, икътисади нәтиҗәлелекне күтәрү. Һәр атна саен хезмәт алдынгылары билгеләнә, күчмә кубок һәм акчалата бүләкләр тапшырыла.
Беренче атна нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип түбәндәге хезмәт алдынгылары табылды:
“Урожай” племзаводы җәмгыятеннән – Азат Зарипов. Ул 9534 центнер ашлык суктырган. Илмир Галимәрданов 2245 гектар мәйданны чапкан. “Урал” җәмгыятеннән Эльвир Шәйхелисламов “Акрос” комбайнында 9340 центнер ашлык суктырып алган. “Мир” җәмгыятеннән Илфак Калкаманов “МТЗ-82” тракторында 310 гектар мәйданны чапкан. Куйбышев исемендәге җәмгыятьтән Халит Рахманов “КамАЗ” машинасында 3385 тонна ашлык ташыган.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев алдынгыларны тәбрикләп, аларның район агросәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләде.
Илеш районында уҗым культуралары мәйданнарының якынча яртысыннан уңыш җыеп алынды. Аграрийлар хәзер сабанашлык һәм майлы культуралар суктыруга керешкән.
Иң күп уңыш алган хуҗалыклар арасында:
“Урожай” племзаводы җәмгыяте – 10,6 мең тонна (гектардан 39,4 центнер);
“Үзәк” МТСның Илеш филиалы – 6,6 мең тонна (гектардан 44,5 центнер);
“Гайнетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы – 4,3 мең тонна (гектардан 34,5 центнер).
Район буенча бөртекле һәм кузаклы уртача гектар төшеме 32,3 центнер тәшкил итә. Моннан тыш, 100 мең тонна сенаж (планга карата – 128 процент) һәм 7,1 мең тонна печән (планның 50 проценты) хәзерләнгән.
Көзге чәчүгә дә әзерлек дәвам итә – бу максатта 2,4 мең гектар җир әзерләнгән.
Терлекчелек тармагы да яңа уңышлар белән куандыра. Август уртасына хуҗалыкларда җитештерелгән сөт күләме 36 мең 479 тоннага җитте, бу узган елның шул чоры күрсәткеченә карата – 106 процент.
Лидерлар арасында:
“Урожай” племзаводы җәмгыяте – тәүлеккә 58,7 тонна;
Куйбышев исемендәге җәмгыять – тәүлеккә 16,4 тонна;
М. Гәрәев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы – тәүлеккә 12,4 тонна.
Уртача тәүлеклек савым бер сыердан 20 килограмм тәшкил итә, бу былтыргы күрсәткечкә карата – 107 процент.
Бер сүз белән, тармакта эшләр кызу темпта бара. Һава шартлары уңай килгәндә, быелгы уңыш рекордлы булырга охшый.