+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 август 2025, 04:50

Баймак ашлыгына өмет зур!

Район Урал аръягы зонасында авыл хуҗалыгы продукциясенең 20 процентын җитештерә

Баймак ашлыгына өмет зур!Баймак ашлыгына өмет зур!
Баймак ашлыгына өмет зур!


Премьер-министр Андрей Назаров эш сәфәре белән Баймак районында булды. Хөкүмәт җитәкчесе авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге, сезонлы эшләр барышы белән танышты.

Баймак районы – республиканың иң эре муниципалитетларының берсе, аның территориясе 563 мең гектардан артып китә. Территориянең күпчелек өлешен авыл хуҗалыгы җирләре били – 351 мең гектар.
Премьер-министр Айрат Шәрәфетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Аның хуҗалыгы үсемлекчелек тармагын үстерүгә махсуслашкан – монда каты, йомшак сортлы бодай үстерәләр, ашлыкны саклау өчен складлары бар. Уллары белән бергә 2003 елдан алып малтабарлык эшчәнлеге алып бара.
Очрашуда Андрей Назаров Баймак районы Урал аръягы зонасында авыл хуҗалыгы продукциясенең 20 процентын җитештерә һәм авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы буенча республикада алдынгы урыннарның берсен алып тора, дип билгеләде. Муниципалитет бөртеклеләр, эре терлек саны, шулай ук сөт җитештерү буенча алдынгылар исәбендә.
Арытаба Андрей Назаров “Богдан” агрофирмасында булды. Анда “Култабан” мегафермасында реконструкция бара. Агрофирма җитәкчесе Алексей Комаровских хуҗалык белән таныштырды, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча планнары белән уртаклашты.
Былтыр агрофирма 2425 тонна сөт җитештергән, 1 сыердан уртача савым 5900 килограмм тәшкил итә. Мөгезле эре терлекләр саны – 749 баш, шул исәптән савым сыерлары – 336.
Инвестиция проекты эчке базарны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә, Урал аръягы җир ресурсларының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырырга, заманча сугару системасын төзү проектын гамәлгә ашыра башларга ярдәм итәчәк.
Андрей Назаров шәһәрнең “Җылылык челтәрләре” җәмгыяте мәйданчыгында булды. Биредә коммуналь инфраструктура объектының җылыту сезонына әзерлеге тикшерелде.
Концессия килешүе кысаларында предприятиедә җылылык белән тәэмин итү чыганаклары тулысынча алмаштырылган. 11 километрдан артык җылылык челтәре реконструкцияләнгән, 2нче казанлык территориясендә резерв ягулык хуҗалыгы урнаштырылган, 1нче казанлык территориясендә тышкы электр тәэминаты корылмаларына капиталь ремонт үткәрелгән, ремонттан соң учас­токлар төзекләндерелгән.
– Бу предприятие халыкны җылылык белән тәэмин итә, шуңа инфраструктураны тулысынча яңарту бик мөһим иде. Элегрәк җылылык тәэминаты системасы торышы җылылык сезонын сыйфатлы үткәрү мөмкинлеге бирми иде. Барлык җиһазларны да алмаштыргансыз, бу бик яхшы, – диде Андрей Назаров объект белән танышканнан соң.
Шулай ук концессия килешүен гамәлгә ашыру барышында коммуналь инфраструктура предприятиесендә казанлыкларны автоматлаштыру системасы кертелгән, шуның ярдәмендә аның эше белгечләр катнашлыгыннан башка тәэмин ителә. Моннан тыш, предприятие территориясендә акыллы видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Килешү буенча инвестицияләрнең гомум күләме якынча 154 миллион сум тәшкил иткән. Концессиянең барлык шартлары да тулысынча үтәлгән.
Шул ук көнне Андрей Назаров Ишбирде авылында булды, анда яшәүчеләр үз башлангычлары белән “Өмет” волонтерлык штабы оештырган һәм маскировка челтәрләре үрү цехы ачкан.
– Кич белән эштән соң җыелабыз, иртән килүчеләр дә бар. Инде йөздән артык маскировка челтәрен алгы сызыкка җибәрдек. Мәктәп укучылары да кушыла, бездә хатын-кызлар советы актив, барыбыз да җиңүне мөмкин кадәр якынайтырга тырышабыз. Һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм итәбез, – диде штаб активисты Зәбирә Халикова.
“Өмет” волонтерлык штабы Ишбирде авылында 2023 елдан эшли, ул элекке спорт комплексы бинасында урнашкан. Искергән бинаны эшкуар, хәзер Ишбирде авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Динар Иделбаев тәртипкә китергән. Алар СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюны даими оештыра. Посылкалар тирә-яктагы дүрт авылдан җыела. Августта чираттагы гумконвой белән азык-төлек, сугышчыларга кирәкле кием-салым һәм дүрт автомобиль озатылачак, диде Динар Иделбаев.
Премьер-министр авыл халкына уртак Җиңүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның һәрвакыт батыр халкы белән аерылып торуын билгеләде. Башкортстан махсус хәрби операция зонасына, шулай ук Донецк Халык Республикасына һәм Луганск Халык Республикасына 150дән артык гуманитар конвой озатты.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас