Без килгәндә крестьян-фермер хуҗалыгының арыш басуына дүрт “Акрос” комбайны чыккан иде.
– Аллаһка тапшырып, уракны башлап җибәрдек. Комбайнчы-механизаторларыбыз алдында бөртекле культуралардан иң беренче көзге арышны җыеп алу бурычы тора. Бу басу ашлыгын Бадрак катнашазык заводына ташыйбыз, аны киптереп, орлык туплыйбыз һәм сакларга куябыз. Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Көннәр генә коры торсын, җыеп аласы ашлык күп, төшеме дә начар түгел. Кыр корабларын Радик Фәезов, Рәмис Гыймалтдинов, Рәлиф һәм Рәфит Тимерҗановлар “иярли”, – дип, эш барышы белән таныштырды хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Басуларда эш кызу бара. Шулай итмәсәң, икмәксез дә, кышка саламсыз да калуың ихтимал. Игенчеләрнең эшкә җитди тотынганы әллә каян күренеп тора. Иген басуын иңләп килгән комбайннар бер генә минутка да туктап тормый. Бункерлары тулган арада гына берничә сайләшеп алырга мөмкин. Менә, ниһаять, беренчеләрдән булып иген басуына комбайны белән кергән Радик Фәезов, бункерын тутырып, йөк машинасы янына килеп туктады. Радик өчен бу хуҗалыкта бишенче урак.
– Быелгы мул уңыш үзенә тартып тора. Көннәр аяз торганда кинәнеп эшлибез. Мул уңышны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын. Мин комбайнда яшь чактан бирле эшлим. Хәзер инде заманча комбайннарда эшлибез. Аларда, берсүзсез, эшләргә уңайлы, барлык уңайлыклар да кабина эчендә, – ди тәҗрибәле комбайнчы.
– Уракны көтеп алабыз. Күңел җилкенеп тора, – дип сүзгә кушылды йөк машинасында эшләүче егетләр.
Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу “КамАЗ” шоферлары Марсель Билалов, Сәгыйть Мусин, Урал Гобәев, Илдус Фазлетдиновка йөкләтелгән.
Гомумән, хуҗалыкта эшләр комплекслы бара. Комбайннар артыннан калган салам тезмәләрен төргәкләргә кысып, аларны Иске Бикмәт авылы янындагы ферма ихатасына ташыйлар. Бу бригадада механизаторлар Данис Сафаров һәм Роберт Ахунов, Илдус Гыйлемшин, йөк машинасында Илгиз Шакиров, Илдус Фазлетдинов эшли. Һәрберсе үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Ә иген басуы читендә “КамАЗ” йөк машиналары комбайннардан сигнал көтеп кенә торалар. Ирек ага Габидуллин беренчеләрдән булып бункеры тулган комбайн янына барып туктады.
– “КамАЗ”да мин инде берничә ел эшлим. Тагылмалы йөк машинасы белән идарә итүе бик җиңел түгел. Шулай булса да, тырышабыз. Минем машинага бер генә бункер ашлык җитми. Шуңа икенче бункер тулганын көтәм. Бер баруда 13 тонна ашлык белән кайтам, – ди тәҗрибәле водитель.
Уңыш быел, күз тимәсен, төшемле булырга охшаган. Аны югалтуларсыз җыеп алып, игелеген күрергә язсын.
Гөлназ ХУҖИНА.
Борай районы.
Автор фотосы.