

Колледждан – университетка
Илнараның һөнәри үсеше урта мәктәп, колледж, югары уку йорты, аспирантура кебек гадәти шаблон буенча бармый. Ул киңрәк юлны сайлый. Төрле тармакларда гамәли эш белән ныгытылган зур тәҗрибә туплый.
Илнара 1984 елда Башкорт АССРның Дүртөйле поселогында туа. Бишенче урта мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлый. Уфа сәүдә-икътисад колледжында укый. 2004 елда Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына укырга керә.
Иҗтимагый эш
Уку вакытында иҗтимагый эштә дә актив катнаша, бу яңа күнекмәләр алырга да, шәхес үсешенә дә ярдәм итә. Беренче курстан төркем старостасы була. Ә икенче курстан башлап 2009 елга кадәр факультетның профбюросын җитәкли. Факультетта үзешчән сәнгать түгәрәге оештыра. Илнара туган телендә бик матур җырлый. Әтисе баянчы, ул балачактан ук аңа кушылып җырлап үсә. Алай гына да түгел, җәйге практика вакытына, икенче курстан алып дүртенче курска кадәр, аны Башкорт дәүләт аграр университетының Уфа районы, Дмитриевка бистәсендәге укыту-фәнни үзәгендә өлкән укыту мастеры итеп билгелиләр. 2005-08 елларда ул биредә уку практикасын оештыра.
Университетта Илнара һөнәри белем бирү педагогы (агроинженерия) белгечлеге ала. Туган ягында эшкә чакыралар. Аның үзенең дә кайтырга теләге зур була.
Инеш буенда көмеш тавыш
Республика башкаласында укыган вакытта аңа туган җирен вакытлыча гына ташлап киткән кебек тоела. “Туган як кырларыннан ромашка исе аңкый, үләненә кадәр якын бу җир, туган якта кояш та нурларын яктырак сибә, чишмәләрнең көмеш моңы чыңлый”, – дип юкка җырланмый бит җырда да. Картәтисе һәм картәнисе Мәгънәви ага һәм Әнүзә апа Венеция авылында яшиләр, гомерләре буе Дүртөйле урманчылыгында эшлиләр.
Илнараның балачагы Венециядә узган дип әйтергә дә була. Мәһабәт наратлар, чәчәкле болыннар, күпсанлы күлләр, Агыйдел елгасы янында ял итү авыл хезмәте белән үрелеп бара. Өлкәннәргә печән чабуда, терлек, кош-корт карауда, җиләк-җимеш җыюда ярдәм итә ул.
– Безне балачактан барысына да үз көчең белән ирешергә кирәк, дип өйрәттеләр, – ди Илнара.
Аспирантурага тәкъдим
2009 елда ул университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм аңа аспирантурага укырга керергә тәкъдим итәләр. Уфада калырга күндерәләр. Башта Уфа автотранспорт колледжында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Моның, әлбәттә, фәнни эшкә турыдан-туры катнашы булмый. Әмма ул биредә педагог осталыгын чарлый. Фән белән шөгыльләнә башлый. Күпмедер вакыттан соң Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына сызым геометриясе һәм инженер графикасы кафедрасына эшкә күчә. Хәзер бу – механика һәм санлы инжиниринг факультеты.
Сызым геометриясе һәм инженер графикасы кафедрасы
Шулай итеп, 2014 елда Илнара сызым геометриясе һәм инженер графикасы кафедрасы ассистенты сыйфатында эш башлый. Бер үк вакытта аспирантурада укый. Металл технологияләре һәм машиналарны ремонтлау кафедрасында укыту эшчәнлеге белән беррәттән, “Туфрак эшкәртү машиналарының эш детальләрен тергезү һәм ныгыту технологиясен камилләштерү” темасын өйрәнә. Фәнни җитәкчесе техник фәннәр кандидаты, доцент, материаллар технологиясе һәм машиналарны реновацияләү кафедрасы мөдире Азамат Фәрит улы Фаюршин була. “Диссертациянең иң авыр бүлеген язуда техник фәннәр докторы, мехатрон системалар һәм аграр җитештерү машиналары кафедрасы профессоры, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Салават Гомәр улы Мөдәрисов зур консультатив ярдәм күрсәтте”, – дип остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерә Илнара.
2023 елның июнендә университет каршындагы диссертация советында техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә кандидатлык диссертациясен яклый.
Аның фәнни тикшеренүләре нигезендә культиватор тырнакларының эш өслеген тергезү һәм ныгыту өчен порошок составы эшләнә. Әлеге технология Башкортстан Республикасының ремонт предприятиеләрендә, шул исәптән Дүртөйле районында да куллануга кертелгән.
Авыл хуҗалыгы техникасын һәм машина детальләрен һәрдаим төзек тоту мөһим. Эш өслеге туза, бу детальләрнең хезмәт итү ресурсын киметә һәм аларны яңартуга чыгымнарны арттыра. Илнараның диссертациясе эш өслегенең хезмәт итү вакытын арттыруда зур ачыш булып тора.
2024 елда Илнара Баһаутдинованың диссертациясе Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясе Эксперт советы тарафыннан техник фәннәр буенча иң яхшы кандидатлык диссертацияләренең берсе буларак бәяләнә.
Бүгенге көндә дә Илнара Баһаутдинова фәнни тикшеренүләрен дәвам итә. Факультет галимнәре белән ул республиканың эре агрохолдингларына кыр эксперименталь тикшеренүләре уздыру өчен чыга. Фән практикадан башлана, дип саный ул, чөнки шул вакытта гына барысын да гамәлдә, анык нәтиҗәләрдә күрергә мөмкин.
Доцент, декан урынбасары
2019 елдан Илнара Илфир кызы – факультетның яшь галимнәр советы рәисе, ул студентлар арасында фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнә. Илнара төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә, олимпиадаларда, шул исәптән Бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларда катнашуны оештыра.
2021 уку елыннан ул – механика һәм санлы инжиниринг факультетының укыту-тикшеренү эшләре буенча декан урынбасары.
2022 елдан Илнара Баһаутдинова компьютер инжинирингы гамәли механика кафедрасының өлкән укытучысы. Бүгенге көндә – кафедра доценты. Сызым геометриясе һәм компьютер графикасы буенча укытучылык эшчәнлеген дә дәвам итә.
Бердәнбер
Техник тармакта киң танылу алган бердәнбер хатын-кыз галим ул Илнара Баһаутдинова. Бүген ул Русия фәне үсешенә һәм Русия Федерациясенең агросәнәгать тармагы өчен кадрлар әзерләүгә мөһим өлеш кертә. Шундый мөмкинлек өчен ул ректор Илдар Исмәгыйль улы Габитов йөзендә университет җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен белдерә.
Илнара – техник фәннәр буенча диссертация советында рәсми оппонент, ягъни диссертацияләр эксперты. Күптән түгел оппонент сыйфатында Чабаксар шәһәрендә булган.
– Күрделәр, үстерделәр, хәзер бар сәләтемне салып эшләргә тиешмен, – ди ул, ихлас елмаеп.
Династия
Илнара Баһаутдинова – авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәт династиясен дәвам итүче. Әнисе ягыннан картәтисе Камалетдин Ялалетдинов кайчандыр Дүртөйле районының “Уңыш” колхозы рәисе, Тәкәрлек авыл Советы рәисе булган. Аның уллары Зөфәр Камалов (авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын тәмамлаган, 1967 ел) Карл Маркс исемендәге колхозда, авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер, баш инженер булып эшләде. Ирек Камалов (агрономия факультетын тәмамлаган, 1973 ел) – агроном, берничә колхоз рәисе, аннары Тәкәрлек авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкарды. Аларның сеңелләре Флүрә Карманова (икътисад факультетын тәмамлаган, 1978 ел) агроном, бакчачы, авыл хуҗалыгы идарәсе бухгалтеры булды. Абыйлы-энеле Илдус белән Фирдәвис шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә тракторчы, эретеп ябыштыручы булып эшләделәр.
Илнараның әтисе Илфир Мәгънәви улы Сәлимҗанов – юлчы, төзүче, нефтьче. Әнисе – Фәридә Камалетдин кызы – югары категорияле педагог. Ул Дүртөйле шәһәренең 5нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып 45нче ел эшли. Энесе Динар аграр университетының агрономия факультетын тәмамлаган. Аның икетуган абый-апалары да Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, төрле тармакларда хезмәт сала.
Әтисе үрнәгендә
– Машиналар белән кызыксынуыгыз кемнән килә? – дип сорау бирәм Илнарага.
– Минем бу турыда беркайчан да уйлаганым булмады. Мөгаен, әтидәндер. Элек кибетләрдә мини-техника сатылмый иде. Әти трактор, сабан, чапкычны запас частьләрдән җыйды. Алар белән безнең Венеция болыннарында печән чапты, бакчаларны эшкәртте. Без аның эшен, техниканың көчен күреп үстек.
Романтика
Илнараның эшендә романтикага да урын бар. Аның эше бит турыдан-туры авыл, авыл хуҗалыгы белән бәйле. Ә анда табигать матурлыгы. Беренче шытымнарның төртеп чыгуын һәм аларның өлгерүен күзәтү генә дә ни тора!
Гаиләсе белән дә бәхетле ул. Ире, эшкуар Альфред Баһаутдинов белән 8 яшьлек уллары Кәримне тәрбиялиләр. Ул да, хезмәт династиясен дәвам итеп, инженер булырга тели.
Бүген авыл хуҗалыгы яңача үсеш кичерә, тармакка заманча технологияләр кертелә. Һәм аны әйдәп бару өчен Илнара Илфир кызы кебек креатив фикер йөртүче яшь кадрлар кирәк.
Илдус Тимерханов.
Дүртөйле шәһәре.
Фото: И.Баһаутдинованың шәхси архивыннан.