+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 Августа 2025, 05:36

Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми

Бакалы районында быелгы урып-җыю кампаниясе барышына кагылышлы семинар үтте

Яңгыр сибәли, ә вакыт көтмиЯңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми

Авыл хуҗалыгы – икътисадның иң мөһим тармакларының берсе. Аның эш нәтиҗәсе һәр гаиләнең өстәлендәге икмәккә, малларның имин кышлавына, һәм, гомумән, киләчәк көннәргә турыдан-туры йогынты ясый. Әмма игенчелек тармагы һава торышына, табигать шартларына да нык бәйле. Быелгы урып-җыю чоры моны тагын бер тапкыр раслады: өзлексез яңгырлар эшне тоткарлый, ә игенче өчен һәр сәгать алтынга тиң. Бакалы районында узган авыл хуҗалыгы семинарында нәкъ менә шул мәсьәлә – уңышны ничек югалтусыз җыеп алу һәм көзге чәчүне ничек вакытында башкарып чыгу турында сөйләштеләр. Чарада хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм район хакимияте вәкилләре катнашты.

Һава шартларын үзгәртеп булмаса да, белгечләр аларга җайлашырга кирәклеген билгеләп үтте. “Бакалы Агро” җәмгыяте – моңа ачык мисал. Хуҗалык быелгы кампаниягә яхшы әзерләнгән: басуга 16 комбайн чыккан, ике киптергеч ремонтланган, 12 склад тәртипкә ките­релгән. Иң мөһим яңалыкларның берсе – заманча “АртМаш” U-100 ашлык чистарту машинасын файдалана башлаганнар. Ул ашлыкны сыйфатлы итеп саклау өчен әзерли.

Бүген район басуларыннан уңышның нибары 15 проценты җыеп алынган. Баш агроном Геннадий Павлов ассызыклавынча, бүген һәр минут кадерле: яңгыр аралаш чыккан кояшлы сәгать­ләрне мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Шул ук вакытта белгечләр киләчәк турында да уйларга чакыра. Көзге бодай һәм арышны үстерү нәти­җәлелеген күрсәткән: уңыш һәр гектардан 60–70 центнерга җитә, бу исә үзкыйммәтне киметә. Шуңа күрә район буенча максат – көзге культураларны 11 мең гектар мәйданда чәчү. Моның өчен туфракны тиешенчә әзерләү, ашла­ма­лар куллану, орлыкларны чистарту һәм лаборатор тикшерүләр үткәрү мө­һим. Орлык фонды да исәпкә алынган.

Семинарда техниканың төзеклеге һәм хезмәт хәвефсезлеге турында да сүз барды. Районда 71 комбайн исәп­ләнә, шуларның 65е техник тикшерүне уңышлы узган. Калганнарын кырга чыгару планлаштырылмый. Бу – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең иминлеген тәэмин итү өчен мәҗбүри шарт.

Семинарда катнашучылар фикер алышу барышында уртак нәтиҗәгә килде: табигать сынауларына карамастан, урып-җыю һәм чәчү эшләрен тиешенчә һәм вакытында башкару өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Моның өчен җаваплылык, тырышлык, вакытны дөрес бүлү һәм заманча технологияләрдән файдалану кирәк. Район хакимияте башлыгы Олег Ефимов әйтүенчә, “һәр аяз минут алтынга тиң”. Әлеге сүзләр быелгы урып-җыю кампаниясенең төп девизы булып яңгырый.
Авыл халкы өчен урып-җыю чоры – елның иң җаваплы мизгеле. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшчәннәренең бүгенге хезмәте – ул һәр йорттагы яшәеш, һәр гаиләнең иминлеге нигезе.

Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Яңгыр сибәли, ә вакыт көтми
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас