+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
26 август 2025, 05:11

“Җирне яратырга кирәк!”

Быел да мул уңыш үстереп алуга ирешкән Стәрлетамак районы игенчеләре шулай ди  

“Җирне яратырга кирәк!”“Җирне яратырга кирәк!”
“Җирне яратырга кирәк!”

Стәрлетамак районының “Рощинский” җәмгыяте Рязань бүлек­чәсенең өлгергән иген басуы үзе­нең матурлыгы белән күз явын алып тора. Өлгергән башакларның алтын диңгезенә карасаң, иген­челәр өчен күңелең горурлык бе­лән тула. Биш комбайн басуны иң­ләп килә. Ашлык төялгән “Кам­АЗ”­лар аны өзлексез ындыр табагына ташый. Ул бу басудан дүрт чакрым ераклыкта гына урнашкан.

Хуҗалыкта эшләр көйле бара. Басуда 8 “Акросс” комбайны һәм ашлык ташуда 8 “КамАЗ” эшли. Техника ватылган очракта, кырда кизү торган инженер-техниклар ярдәмгә килә. Янгынга каршы хәвефсезлекне тәэмин итү өчен су ташучы да кизү тора. Хезмәткәрләр өчен барлык шартлар да тудырылган, алар кырда ук кайнар төшке аш белән тәэмин ителә.
“Рощинский” җәмгыятенең Рязань бүлекчәсе механизаторы Ринат Мәрданов Стәрлетамак районының иксез-чиксез иген кырларында 15 елдан артык эшли. Иртә яздан көзгә кадәр Ринат өчен иң киеренке вакыт. Башта ул туфракны әзерләү белән шөгыльләнә, дисклый, культивацияли һәм басуларга ашлама кертә. Урып-җыю вакытында алдынгы комбайнчы көнгә 100 тоннадан артык ашлык суктырып алуга ирешә.
Механизатор һәрвакыт алдынгы технологияләр белән кызыксына һәм аларны гамәлдә куллана. Эштә лидерлык сыйфатларын күрсәтә, нәтиҗәлелекне күтәрү һәм эшне яхшырту буенча даими рәвештә эшлекле тәкъдимнәр кертә.


Авыл хуҗалыгында уңышка ирешү өчен белем, тәҗрибә, сабырлык һәм хезмәт сөю генә түгел, ә чын-чынлап җирне ярату да кирәк. Механизатор Алик Зөлпукаров барлык шушы сыйфатларга ия. Механизатор хезмәте чыннан да җиңел түгел. Аңа күнегергә һәм яратырга кирәк.
– Мин малай чагымда ук әтиемә басуда булыша идем, шуңа күрә балачактан ук эшкә өйрәндем. Мине кыр үзенә тарта, җирдә эшләү ошый, – ди Алик.
Яшь механизатор җан атып эшли. Барыннан да элек йөкләтелгән эшкә җаваплы карый һәм үзенә беркетелгән техникага сакчыл мөнәсәбәт аңа яхшы нәтиҗәләргә ирешергә булышлык итә. Нинди генә эшкә тотынса да, ул аны җиренә җиткереп башкара. Кайсы техника артына утырса да, эшне зур осталык белән башкара.
“КамАЗ” машинасы водителе Игорь Игнатьев урып-җыюда алты елдан артык эшли. Үзенең хезмәте турында тыйнак кына: “Фәкать эшлим, үз хуҗалыгым, районым һәм гаиләм файдасына тырышам”, – ди. Ул көненә 5-6 рейс ясый. Уртача 120 тоннадан артык ашлык ташый.


Игорь Игнатьев һәр урып-җыю кампаниясенә бик җаваплы әзерләнә. Аның өчен иң мөһиме – автомобильнең ватылып калуына юл куймау, димәк, аны җаваплы чорга бик сыйфатлы әзерләргә кирәк. Һәм көн саен рейска чыгар алдыннан ул, һичшиксез, техникага профилактик тикшерү уздыра.
“Рощинский” җәмгыятендә көзге культураларны урып-җыю инде төгәлләнде. Предприятие районда алдынгы урыннарны били. Хуҗалыкта барлыгы 38 мең тонна көзге бодай суктырылган. Уңдырышлылык гектардан 44 центнер тәшкил итә. Бүген көзге культураларны чәчүгә әзерлек бара.
Предприятие уңышының сере шунда: игенчеләр чәчүдән башлап урып-җыюга кадәр барлык эшләрне тиешле агротехник срокларда башкара. Шулай ук һәр кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.
Гомумән алганда, Стәрлетамак районында урып-җыю кампаниясе оешкан төстә бара. Һава торышы яңгырлырак булуга карамастан, игенчеләр һәр аяз көнне файдаланып калырга тырыша. Хуҗалыкларда техника яңа, предприятиеләр кадрлар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көнгә районда 20810 гектар көзге бодай суктырылган. Уңдырышлылык гектардан 42,2 центнер тәшкил итә. Шулай ук сабанашлыкны урып-җыю, көзге чәчү дә башланды.


Халкыбызда икмәк хакында бик күп мәкальләр бар. Чәчү турында: “Язның бер көне елны туендыра”, ә урып-җыю хакында: “Урып-җыюга бер сәгатькә соңга калсаң, ел буе да куып тота алмыйсың”, диләр. Бу хакта Стәрлетамак районы аграрийлары яхшы белә!

Григорий КУЗЬМИН,
Стәрлетамак районы хакимиятенең мәгълүмати сәясәт бүлеге җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас