+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 август 2025, 14:20

Мул ашлыкны – яңа элеваторга

Яңгырлар явуга карамастан, көн ачылганда Кырмыскалы районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары яңа ашлыкны урып-җыю эшләрен дәвам итә. 10393 гектар мәйданны биләгән уҗым культуралары тулысынча җыеп алынган. Аның уртача уңдырышлылыгы гектарыннан 49,3 центнер тәшкил итә. Язгы культуралардан арпа 3 мең гектардан артык мәйданда суктырылган, бу планга карата 10 процент тирәсе. Барлыгы бөртекле культураларны урып-җыюда 73 берәмлек комбайн катнаша. Аларның барысы да төзек һәм ышанычлы кулларда. Авыл эшчәннәре кояшлы көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, басудагы уңышны тиз арада җыеп алырга тырыша.

Мул ашлыкны – яңа элеваторгаМул ашлыкны – яңа элеваторга
Мул ашлыкны – яңа элеваторга
Райондагы иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе – “Урожай” җәмгыяте игенчеләре, гадәттәгечә, чәчүгә дә, уракка да тәүгеләрдән булып төшә. Җәмгы­ятьнең Кырмыскалы районындагы 6нчы бүлекчәсендә эшләр кызу бара. Уракта 17 “Асrоs” комбайны катнашып, зур мәйданнарны эшкәртә. “КамАЗ” йөк машиналары һәм тракторлар игенне ташу белән мәшгуль.
Бүлекчә җитәкчесе Радмир Миһранов билгеләвенчә, 19822 гектарны биләгән чәчүлек мәйданнарының 3622 гектарын уҗым культуралары били, 4100 гектары сабанашлыкка бүленгән. Әйткәндәй, уҗым бодаен басулардан тулысынча җыеп алганнар, аның уңдырышлылыгы гектарыннан 47 центнер тәшкил итә. Әлеге вакытта арпаны урып-җыюга төшкәннәр, ул да мул уңыш белән сөендерә – гектарыннан 43 центнер.
– Эшне комплекслы алып барырга тырышабыз: урып-җыю эшләре белән бер­рәттән саламны төргәкли­без, пар җирләрен сөрәбез, уҗым культураларын да чәчә­без, – ди Радмир Ришат улы.
Механизаторлар һәм водительләр тәҗрибәле, уңышны вакытында җыеп алу өчен ял һәм бәйрәм көннәрсез, иртәдән алып кичкә кадәр эшли. Комбайнчылар Айгиз Гыйльманов, Динар Батталов, Динар Аскаров, Дамир Рәхмәтуллин, Рөстәм Нурушев, Айнур Байгускаров, Рифкать Ха­җи­әхмәтов, Илнур Исән­гулов, Илнур Дәүләтбаев, Насыйр Галимов, Алик Фёдоров, Марат Галиуллин, Денис Трофимов, Илнур Әлмөхәммәтов, Фёдор Семёнов, Альберт Иштуганов, Радик Сәйфуллиннар эшне зур осталык белән башкара. Рөстәм Әминев, Булат Хәбибетдинов, Венер Ярмөхәммәтов һәм Ярослав Костин “КамАЗ” машиналарында игенне өзлексез ташып тора. Илдус Хәмидуллин һәм Илшат Фәхретдинов тракторларны иярләгән. Ринат Гаделшин янгын хәвефсезлеген тәэмин итеп, тракторда су ташып тора. Басу эшчәннәре кайнар аш белән тәэмин ителә.
– Урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Хуҗалык басуларында җитен (1821 гектар), рапс (4217 гектар) һәм соя (1294 гектар) үстерелә. Аларны урып-җыйганнан соң, язгы бодайны алуга төшәчәкбез. Ул 7573 гектар мәйданны били. Шуның белән беррәттән 940 гектарда үстерелгән кукурузны силоска салабыз, – ди хуҗалыкның баш агрономы Артур Гыйззәтуллин.
Игенчеләр үстерелгән игенне югалтусыз җыеп алу өчен бар көчен сала. Әлбәттә, заманча техникада эшләү, югары эш хакы алу да авыл хуҗалыгы эшчәннәрен яңа уңышларга дәртләндерә. Иң мөһиме – һава шартлары гына яхшы торсын, ди алар. Ә уңыш быел мул, хәзер аны саклау мәсьәләсе дә хәл ителде – бункерлардан бушатылган игенне туп-туры Олыкүл авылы янында әле яңарак кына эшли башлаган селекция-орлык үзәгенә илтәләр.
“Урожай” агрохолдингы тарафыннан тормышка ашырылган бу инвестиция проектының хакы 2,6 миллиард сумга төште. Элеватор 122 мең тонна иген кабул итәргә сәләтле, анда төзелеш эшләре әле дәвам итүгә карамастан, ул яңа уңышны кабул итә башлады да инде.
Әйе, механизаторлар, агрономнар, авыл хуҗалыгы белгечләре бүген бердәм көч белән зур җаваплылык тоеп эшли. Аларның фидакарь хезмәте республиканы икмәк белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Әмма табигатьнең көйсезлеге турында да онытырга ярамый. Һава торышы гына сынатмасын иде. Бу уңышлы елның нәтиҗәләре барыбызны да сөендерсен дигән изге теләктә калыйк!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас