- Икенче ел рәттән һава торышы безгә сюрпризлар китерә, хәзер инде бу 2026 елда кабатланмасмы, даими күренеш булмасмы, дигән фикер белән алга карыйбыз, - диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Шуңа күрә без теләсә нинди сюрпризларга, һава торышына, климатка әзер булырга тиеш. Һәм безнең җир ресурслары яхшы керем китерсен өчен иң заманча технологияләрне кулланырга кирәк. Әле күптән түгел генә без сезнең белән басуларны пилотсыз очкычлар эшкәртәчәген күз алдына да китерә алмадык. Бүген алар - инде традицион басуларны эшкәртү чараларына лаеклы альтернатива, шул ук вакытта ул бик тиз үсешә.
Төбәк аграр ведомствосы башлыгы билгеләп үткәнчә, пилотсыз системалар – яшьләрне авылга җәлеп итү буенча да яхшы карар. Нәкъ менә яшь егетләр бу юнәлешне тизрәк үзләштерә.
Бүген Башкортстанның авыл хуҗалыгы оешмалары балансында авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү һәм мониторинглау эшләрен башкарырга сәләтле мультиротор тибындагы 13 пилотсыз очу аппараты (дрон-коптерлар) бар. 2023-24 елларда республикада авыл хуҗалыгы оешмалары агродроннары һәм хезмәт күрсәтү шартнамәләре буенча 50 мең гектарга якын мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглау һәм чәчүлекләрне химик эшкәртү эшләре башкарылды. Быел пилотсыз очкычлар тарафыннан эшләр башкару күләме 90 мең гектар дип бәяләнә.
Семинарның практик өлешендә Стәрлетамак районының «Дружба» хуҗалыгы басуларында «Баш-Фунгицид» компаниясе вәкилләре "Vector AGR HD 580" һәм "DJI Agras Т50" пилотсыз очу аппаратларын күрсәтте, катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Инде хәзер үк иң яхшы аппаратлар бер сменада 200 гектарга кадәр чәчүлекләрне эшкәртергә сәләтле. Тиздән төбәк базарында куәте ике тапкыр күбрәк булган БПЛА барлыкка киләчәк. Бу инде традицион җайланмалар эшләренең күләме белән чагыштырырлык, шул ук вакытта БПЛА экономиялерәк, күпкә арзанрак һәм һава шартларына күпкә азрак бәйле.
Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.