

Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында гап-гади, ләкин гаҗәеп көчле, олы җанлы, нурлы бер ханым яши.
Фәүзия Старченко — пенсиягә чыккач та тормышның уртасында кайнап яшәүче, авылны, йорт тирәсен, кешеләрнең күңелен нурга күмүче ханым. Аның тормыш юлын, кылган изге эшләрен барлап чыксаң, үзең дә дәртләнеп, эшлисе, яратасы, матурлыйсы килә башлый.
Дүртөйле районының Мәньязебаш авылында Зариповлар гаиләсендә дөньяга килә Фәүзия. Әти-әниләре — тырыш һәм хезмәт сөючән Шамсун абый белән Рәйханә апа — алты бала үстерә. Әмма әтиләре бик иртә дөнья куя. Ул чакта өлкәненә — нибары 10 яшь, ә иң кечесенә бер яшь тә өч ай гына була. Шушы авыр елларда кечкенә Фәүзия дә гаилә йөген күтәрешә. Балачактан ук тәртип, чисталык, пөхтәлек булдыру аның холкына сеңеп кала. 8нче сыйныфтан соң Уфадагы 16нчы һөнәрчелек училищесында маляр һөнәренә укый. Белем алгач, ике ел Уфадагы “СУ-7” төзелеш оешмасында эшли. Аннары иптәш кызы белән Сургут якларына юл тоталар.
Поездда барганда якташ бер апа очрап, юлны аңлата, хәтта эш тапканчы яшәргә үзләренә алып китә. Кыска гына вакыт эчендә эше дә, торагы да табыла.
— Эшкә урнашкач, әнигә балалар үстерергә ярдәмем ныграк булды. Акчалата да, кайтканда барлык кирәк-ярак белән дә булыштым, — ди бүген Фәүзия Шамсун кызы.
Буяу, штукатурлау, обой ябыштыру һәм башка эшләрне җиренә җиткереп үти. “Эшеңне яратып башкарсаң, аның нәтиҗәсен күреп шатланасың. Үзеңә ошаган эш кешегә дә ошый” , — ди ул.
1988 елда Юрий Старченко исемле егеткә кияүгә чыга. 1989 елда — улы Никита, 1994 елда кызы Лиана туа.
— Тормыш авыр булды. Ирем эчте, мин, акча җиткерер өчен эштән соң да төзелешләргә йөрдем. Улым белән кызымны да эшкә өйрәтеп үстердем. Аларны да идән юарга, буярга, вак-төяк эшләшергә үзем белән йөрттем, — дип хәтер йомгагын сүтә Фәүзия ханым.
Бүген ике баласы да башлы-күзле, югары белемле, әниләре кебек эштән курыкмыйлар. Бу — гаилә тәрбиясе, эш сөючәнлек орлыгы аларга балачактан ук салынган.
2016 елда пенсиягә чыккач, Фәүзия ханым Югары Яркәй авылындагы күпфатирлы йортка кайтып урнаша. Йорт тирәләрен, подъездларны күреп, тәртип яратучы күңеле белән кулына пумала, көрәк, тырма ала.
Хәзер ишегалдында алмагач, төче чия, алыча, крыжовник, кара карлыган үсә. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү — күңелгә шифа, җанга дәва. Авыл Советы чәчәкләр утырту өчен аңа хәтта кара балчык та китереп биргән.
Авылдашлары аның тырышлыгына соклана. Балалар өчен уен мәйданчыгы ясату, эскәмияләр кую, чүп-чарны чыгарту, юлларны тигезләтү — боларның барысы да аның башлангычы белән һәм күрше-тирәне җәлеп итеп эшләнә.
“Мин авылымны яратам, чөнки ул — минем яшәешем. Әгәр һәркем кулыннан килгәнчә аз гына булса да тырышлык салса, дөнья шундый матур булыр иде!” — ди ул.
Фәүзия ханым кешеләрне үз тирәсенә туплый белә. Эшне җентекләп аңлата, үтенеч белән мөрәҗәгать итә, кирәк вакытта кырыслык та күрсәтә. Беркемне дә кимсетми, әмма максатына ирешә. Шулай, күпфатирлы йортта яшәүчеләрдән акча җыеп, эскәмияләр урнаштырганнар. 2018 һәм 2023 елларда йортлары “Иң яхшы ишегалды” бәйгесендә җиңү яулагач, бүләкләү акчасына подъездларны ремонтлаганнар. Быел аның тәкъдиме белән машиналар кую урыны да яңартыла башлаган.
Фәүзия ханым карт-корыга да ярдәм итеп тора. Күршесендәге бер әби вафат булгач, балалары булмаганлыктан, аның 40 көнен үткәрүне үз өстенә алган, барлык хәстәрен күргән. Алай гына да түгел, 2022 елдан ул кичләрен күршеләрен биюгә, аралашуга чакыра, ЛФКга йөри. Җәйләрен балалар белән дә эшли ул: коелган алмаларны җыйдыра, моның өчен туңдырма алырга акча бирә, аларны эшсөючәнлеккә өйрәтә! Беседкада язын “Карга боткасы” оештырырга да вакыт таба: үзе пешерә, күршеләрне чакыра, кешеләрне берләштерә белә.
Фәүзия апа — сөекле нәнәй. Арсений белән Амелия өчен җан атып тора. Арсенийны Сургуттан алып кайтып, җәй буе тәрбияли, хезмәткә, матурлыкка өйрәтә.
Фәүзия ханым — авылның йөзе, горурлыгы, күңел нуры. Аның үрнәгендә тагын күпләр кабыныр, нурланыр һәм яшәешебезне нурландырыр әле!