– Чирек гасырга якын хуҗалыкны җитәкләү дәверендә мондый да юеш ел булды микән?! “Юеш” сүзенә аерым басым ясап әйтүем очраклы түгел. Былтыр, мәсәлән, июль-август айларында тоташ кырык биш көн яңгыр яуса да, аннан соң көннәр корыга утырып китте. Шул рәвешле, басулар кибеп, урып-җыю эшләрен уңайлы шартларда башкарып чыга алдык. Быел исә көн аралаш явып торучы яңгырлар басуларга кибәргә ирек бирми. Шуңа бәйле кояшлы көннәрдә дә ашлыкның дымлылыгы югары – 18-21 процентка җитә. Бу, әлбәттә, аны урып-җыюда авырлыклар, өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Аннары, яңгырларның еш явып торуы да эшкә аяк чала. Әйтик, коры елларда урып-җыю кампаниясен 30 көндә тәмамлаган булсак, быелгы уракта бүген инде 47нче көн басудабыз. Шуның ун көнендә кырга бөтенләй чыга алмадык, яртышар көн генә эшләгән вакытлар да байтак булды. Шулай булуга карамастан, бүген инде уракның ахырына якынлашып киләбез – бөртеклеләр уңышы барлык мәйданнарның 66 процентыннан җыеп алынды. Катлаулы һава шартларында да кыр эшләрен шулай оешкан төстә алып барырга исә безгә хуҗалык хезмәткәрләренең фидакарьлеге һәм заманча куәтләр ярдәм итә, – диде быелгы урак барышы һәм үзенчәлекләре белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Хуҗалыктагы заманча куәтләргә килгәндә, Фрунзе исемендәге коллективта алар районда гына түгел, республика, илкүләм дәрәҗәдә дә үрнәк итеп куярлык.
Мәсәлән, агымдагы елга кадәр хуҗалык басуларын куәтле биш комбайн иңләгән булса, быел аларга тагын бер заманча “Акрос-585” комбайны өстәлгән. Бу исә яңгыр туктап торган арада 20 процентка кадәр диярлек күбрәк эш күләме башкару, шулкадәр күбрәк ашлыкны урып алып, келәтләргә урнаштыру мөмкинлеге бирә. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә 717 гектарда үстерелгән көзге бодай, 399 гектардагы арыш әле коры вакытта ук җыеп алынып, амбарларга салынган. Көзге бодайның уртача уңышы гектарыннан 37 центнер булса, аерым басуларда ул 51 центнерга кадәр җиткән. Арыш, башка бөртекле культуралар да мул уңыш белән сөендергән.
Хуҗалыкның техник куәтләре көчле булу нәтиҗәсендә, яңгырлы һава торышына карамастан, 440 гектарда үстерелгән борчак, 207 гектардагы солы, 320 гектардагы вика-солы, 579 гектардагы арпа культуралары да бүген инде тулысынча җыеп алынган. Бу җәһәттән 10 сентябрьдә хуҗалыкта без булганда 1320 гектардан – язгы бодай, 323 гектардан – җитен, 1525 гектардан көнбагыш уңышын җыеп аласы калган иде.
– Көннәр коры торганда бөртеклеләр урагын ике атнада тәмамлаячакбыз. Техник куәтләребез шулай дип әйтергә ныклы нигез бирә, – диде бу уңайдан Фәйрүз Заһретдин улы.
Хәер, моның шулай икәнен без хуҗалык басуларында һәм комплексларында булганда да күрдек. Басу янына килеп, озак та үтмәде, безнең каршыга өр-яңа куәтле “Акрос-585” комбайнында бункерын ашлык белән тутырып алдынгы механизаторларның берсе булган Андрей Егоров килеп туктады. Быелгы уракта алар хезмәттәшләре Риф Кантимеров һәм Флүз Сабитов белән өчесе әйдәп барса, басу батырлары Нияз Сабитов, Александр Ефремов һәм Иван Никифоров та уртак уңышка гаять зур өлеш кертә. Ашлыкны басудан ындыр табагына өзлексез рәвештә тәҗрибәле водительләр Илдар Фәйзуллин, Җәлил Хәбибуллин, Муса Сабитов һәм Наил Морозов иярләгән куәтле “КамАЗ” машиналары һәм “ЗИЛ” ташып тора. Әйткәндәй “КамАЗ”ларның берсе, шулай ук, күптән түгел генә сатып алынган.
Дымлылыгы 18-21 процент булган ашлыкны ындыр табагына китерү бер эш, аны бозмыйча, тиешенчә киптереп, вакытында амбарларга урнаштырып барырга да кирәк бит әле. Быелгы елның катлаулылыгын алдан күзаллагандай, алдынгы хуҗалыкта бу юнәлештә дә тиешле хәстәрлек күргәннәр. Иң тәүдә басудан кайтарылган ашлык быел гына төзеп куелган 450 тонна иген сыйдырышлы ян-яклары ачык булган түбә астындагы корылмага урнаштырыла. Анда ул табигый рәвештә җилли торса, озак та үтми быел гына сатып алынган ОЗФ-80 ашлык чистарту машинасы аша үткәрелеп, тәүлегенә 100 тонна ашлык киптерү куәтенә ия киптергечкә юнәлтелә. Аның ничек эшләгәнен дә үз күзләребез белән барып күрдек. Чистартылган ашлык әлеге зур “таба”да киптерелгәннән соң, тиешле кондициягә җиткерелгәне автоматик рәвештә суыткыч резервуарга урнаштырыла, аннары киң торбалар аша амбар складларына салына.
– Радик Сәйфуллин җитәкчелегендәге орлык хуҗалыгында фидакарь хезмәткәрләр Валерий Ефремов, Вәсил Ибраһимов, Нурлыгаян Кантимеров, Рәфис Кантимеров, быел гына сатып алынган “ГАЗ-САЗ-25.07” машинасында ашлыкны бер складтан икенчесенә ташып торучы Фәһим Фәйзуллин җаваплы чорда ике сменада чын-чыннан көнне төнгә ялгап эшлиләр. Алар тырышлыгы белән басудан кайткан һәр бөртек тоткарлыксыз кабул ителеп, тиешле эшкәртү үтеп, вакытында урнаштырылып тора, югалтуларга юл куелмый, – диде ындыр табагында эшнең нәтиҗәле оештырылуын билгеләп, Фәйрүз Галиев.
Әйткәндәй, ындыр табагына ашлыкны ташу уңайлы булсын өчен, быел аның территориясенә асфальт та түшәлгән. Мондый эш хуҗалыкның Динес авылы фермасы территориясендә һәм ягулык салу станциясендә дә башкарылган. Гомумән, быел Фрунзе исемендәге кооператив территориясендә 1500 квадрат метр мәйданда асфальт түшәлгән. Түбә астындагы як-яклары ачык корылманың ашлык ташу, куеп тору, киптерү өчен уңайлы булуын исәпкә алып, алдагы елда аның мәйданын да 2,5 тапкырга арттырырга ниятлиләр. Бер сүз белән, табигать көйсезлекләрен менә шулай заманча куәтләр булдырып җиңүгә һәм елның-елында мул уңыш үстереп алуга ирешә һәрдаим алга карап эш итүче Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчелеге һәм коллективы. Әйткәндәй, Фәйрүз Галиев белдерүенчә, хуҗалык агымдагы ел башыннан гына да үз акчаларыннан капитал салуларга 69 миллион сум юнәлткән. Биредә югарыда телгә алынган яңа техникадан һәм төзелеш эшләреннән тыш, быел гына кайтарылган төягеч белән “МТЗ-82-1” тракторын, “Туман” үзйөрешле ашлама сиптерү агрегатын, “Фиат” чәчү комплексын, көнбагыш ургычын һәм башка техниканы да атап үтәргә кирәк.
Урып-җыю эшләре белән бергә, алдынгы хуҗалыкта алдагы ел уңышы турында да зур хәстәрлек күрелә. Көзге чәчү 18 августта башланган булса, без килгәндә куәтле чәчү комплексларын таккан “К-742” тракторларын иярләгән хезмәт батырлары Михаил Фадеев һәм Альберт Хәйбуллин соңгы басуга кергән иде.
– 816 гектарда чиста парга көзге бодай чәчтек. 570 гектарда урын алачак арыш басуларында да эш соңгы гектарларда бара. Әйткәндәй, без хәзер чиста пар җиренә генә чәчәбез, чөнки болай эш итү күпкә югарырак нәтиҗәлелек белән билгеләнә. Көзге чәчү эшләре тәмамланганнан соң бу тракторлар да туңга сөрүгә кушылачак, – диде Фәйрүз Заһретдин улы.
Туңга сөрү эшләрен исә 1500 гектарда башкару бурычы куелган, алдагы чорда бу күрсәткечне 2000 гектарга җиткермәкчеләр. Без килгәндә бу эшне “К-701” тракторында Фәнис Каһарманов башкара иде. Комбайн штурвалы артыннан төшкән арада Флүс Сабитов та аңа ярдәмгә килә. Тиздән исә аларга Михаил Фадеев белән Альберт Хәйбуллин да кушылачак. Димәк, алдынгы хуҗалыкта 2000 гектарны туңга сөрү күрсәткеченә дә, һичшиксез, ирешелер, дияргә кирәк.
Хуҗалык җитәкчесе бу көннәрдә басудан кайтып кермәгән баш агроном Ренат Сәйфуллин, баш инженер Илнур Кантимеров, бригадирлар Мөдәрис Сабитов, Рөстәм Ибраһимов, үзйөрешле чапкычта эшләүче Марс Басыйров белән Радик Ханнановның фидакарьлеген дә иң җылы сүзләр белән телгә алды. Хуҗалыкның район, республика, ил күләмендә үрнәк булырлык хезмәт казанышларына нәкъ менә шундый фидакарьләр тырышлыгы һәм уртак максатка юнәлтелгән гомум көч, гомум хезмәт батырлыгы белән ирешелә. Бу җәһәттән Фрунзе исемендәге кооператив коллективына алга таба да табигать көйсезлекләрен дә, башка сынауларны да гел шулай уңышлы җиңеп, куәтләрен елдан-ел арттыра барырга, яңадан-яңа биеклекләр яуларга, мөһим стратегик башлангычларны тормышка ашырырга һәм республика аграр тармагының йөзек кашы булып балкырга язсын дигән изге теләктә калыйк!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.