

Бакалы районының Иске Корыч авылында яшәүче Урал Кашапов агымдагы елда шушы грантка лаек булды. Аның ит терлекчелеге юнәлешендә тәкъдим иткән проекты республика конкурсында иң кызыклы һәм перспективалыларның берсе дип табылды. Шушы җиңү нәтиҗәсендә Кашаповлар гаиләсе хуҗалыгына 5 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Кашаповлар биләмәсендә бүген 260 гектар җир бар. Бу мәйданнарга көтүлекләр дә, иген басулары да керә. Барлык кыр эшләрен башкарырлык техника тупланган, шуңа күрә хуҗалык елдан-ел үсеш ала. Дәүләттән алган грант бу үсешне тагын да тизләтте: иң элек хуҗалыкка яңа “МТЗ” тракторы сатып алынды, якын арада фермага 20 баш абердин-ангус токымлы сыер кайтарылачак. Әлеге токым дөньяда үзенең “мәрмәр ите” белән танылган һәм премиум сыйфатка ия.
Кашаповлар гаиләсе – бердәм команда. Урал Шәйнур улының иң ышанычлы ярдәмчеләре – хатыны Лилия Габделхәй кызы һәм балалары. Алар һәр эштә катнаша, уртак максатка ирешү өчен көч сала.
Әлеге гаилә Бакалы районында бакча җиләге үстерүче буларак та танылган. Дүрт гектар җирдә үстерелүче хуш исле, татлы җиләкләр күптән инде Иске Корычның визит карточкасына әверелде.
“Агростартап” кебек программаларның әһәмияте зур. Алар авылда яшәүчеләргә үз эшен башлап җибәрергә, гаилә фермаларын ныгытырга, заманча техника алырга ярдәм итә. Мондый грантлар авылларда яңа эш урыннары булдыра, яшьләрне туган җирдә калырга этәрә. Урал Кашапов мисалы моны ачык күрсәтә: ул, җиргә мәхәббәтен, тырышлыгын һәм гаилә бердәмлеген кушып, үсеш юлыннан бара. Аның һәр уңышы — тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Мондый үрнәкләр авыл халкын илһамландыра, дәүләт ярдәме программаларының файдалы һәм кирәкле булуын күрсәтә.