

Һәрдаим алга карап эш итүче зур тәҗрибәле җитәкче, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев рәислегендәге Фрунзе исемендәге кооперативның үсемлекчелек өлкәсендәге мәртәбәле уңышлары турында үткән саннарның берсендә язган идек инде. Баксаң, һәр җәһәттән әйдәп баручы хуҗалыкның терлекчелек тармагындагы алдынгы эш тәҗрибәсен дә республика күләмендә үрнәк итеп куярлык.
— Соңгы елларда без сөт җитештерү белән бергә ит терлекчелеген үстерүгә дә ныклы юнәлеш алдык. Бүгенге көндә хуҗалык фермаларында 1260 баш сыер малы, шул исәптән 430 савым сыеры асрала. Сыер көтүен яңарту һәм аларның продуктлылыгын арттыру максатында 159 тана әзерләүгә куелган. Бу эш бездә даими алып барыла. Ит терлекчелегенә килгәндә, бүгенге көндә 261 баш үгез симертүгә куелган. Аларны 18-24 ай эчендә 600 килограмм авырлыкка җиткереп сатабыз. Квартал саен шушы авырлыкка җиткерелгән 50 баш үгез Туймазыдагы ит комбинатына җибәрелеп тора. Шушы рәвешле без комбинатны өзлексез рәвештә югары сыйфатлы ит белән тәэмин итсәк, хуҗалык казнасы даими нигездә тере акча белән тулылана. Бу үз чиратында кооперативка үз акчалары исәбенә колачлы проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Әйтик, агымдагы ел башыннан гына хуҗалык икътисадына капитал салуларга 69 миллион сум юнәлттек. Әле симертүдә булган үгезләрне һәм сыер көтүен тулыландырачак таналарны алыштырырга янә дә 226 бозау үсеп килә. Кыскасы, терлекчелектә ике юнәлешне дә тигез үстерү безгә югары табыш алырга һәм икътисади нәтиҗәлелеккә ирешергә ярдәм итә, — диде тармакта эшләр торышы белән таныштырып, Фәйрүз Галиев.
Һәм, әлбәттә инде, тармактагы югары казанышлар, хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан үткәрелүче дөрес икътисади сәясәт белән бергә, тәү чиратта биредә көнне төнгә ялгап хезмәт салучы фидакарьләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә булып тора. Бу җәһәттән сөт җитештерүдә үз һөнәренең осталары булган савучылар Наталья Охрименко, Фәймә Хәбибуллина, Ләйсән Хәбибуллина, Любовь Данилова, көтүчеләр Марат Бохармәтов, Азат Бохармәтов, Илшат Әдеһәмов кебек фидакарьләр тырышлыгы белән югары казанышларга ирешелсә, малларны симертүдә хуҗалык җитәкчесе Ринат Әбелхәеров белән Фәнил Насыйровның намуслы хезмәтен мактап телгә алды. Ә инде тармакта һәр юнәлештә эшләрнең көйле баруын Ринат Кантимеров кебек оста оештыручылар тәэмин итә. Динес авылы фермасын ул менә инде чирек гасырдан артык шушы рәвешле үрнәкле итеп җитәкли.
Бүгенге көндә хуҗалыкта тәүлегенә 3 тонна чамасы сөт савып алына. Октябрь-ноябрьдә сыерлар бозаулап беткәннән соң, аның тагы да артуы көтелә. Гомумән, малларны уңышлы кышлату өчен хуҗалыкта бар да әзер. Куралар төзек, ул гына түгел, фермалар янына кадәр асфальт юл килә, бу җәһәттән, быел үз акчалары исәбенә Динес фермасы территориясен дә тулысынча асфальтлаганнар. Ә инде мал азыгын ике елга җитәрлек запас белән хәзерләү Фрунзе исемендәге кооперативта күптән күркәм гадәткә әверелгән. Бер сүз белән, алдынгы хуҗалыкта продукция җитештерү күләмнәрен алга таба да арттыру өчен бөтен шартлар тудырылган!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.