Һәр елның җәе ничек кенә килмәсен, элек колхозларның отчет-сайлау җыелышларында елга йомгак ясаганда хуҗалык рәисләре игенчелек тармагы турында сүз башлар алдыннан “катлаулы һава шартларына карамастан” дигән сүзләрне кыстырмый калмый иде. Ул инде ятланган, калыпка салынган фраза булды. Быел исә җитәкчеләр болай дип авыз тутырып әйтә ала, чөнки табигать көйсезлекләре бу урак чорында игенчене чынлап та зур сынау алдына куйды. Көн-таң атса, комбайнчыларның бер күзе алдындагы иген тезмәләрендә булса, икенчесе күктә, басу өстендә асылынып торучы, күңелләрне хафага салучы болытларда булды...
Әлшәй районы игенчеләре дә быел җитди сынау тотты. Без дә бу очракта теге калыпны кулланып, катлаулы һава шартларына карамастан, механизаторлар уракны кыска вакытта һәм югалтусыз башкарып чыкты һәм мул гына уңыш җыеп алды дип әйтә алабыз. Хакимиятнең авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 40772 гектарда игелгән бөртеклеләрне урып-җыю күптән инде тулысынча тәмамланган, уҗым культуралары да, сабанашлык та ярыйсы гына уңыш белән сөендергән – уртача алганда, гектарыннан 28,5 центнер тәшкил иткән.
Һәм, әлбәттә, быелгы урак батырларын телгә алып үтмәсәк, игенчеләребез алдында бурычлы булып калырбыз. Ә алар арасында беренчелекне 18 мең центнердан артык күрсәткеч белән җаваплылыгы чикләнгән “СН Агро” җәмгыятеннән Әбүзәр Нуриев яулаган. Шул ук җәмгыятьтән Айдар Нәгыймов, Илдар Сафин һәм Ирек Әбделвәлиев та лидердан әллә ни калышмаган. Алардан соң 15 мең центнерга якын күрсәткеч белән “Заря” җәмгыятеннән бертуган Риф белән Флүр Латыйповлар килә. Шушы ук ике җәмгыятьтән Рөстәм Хәйретдинов, Фаяз Байназаров, Илнар Хаҗивәлиев, Илнур Сәхипгәрәев, “АгроМТС” җәмгыятеннән Венер Котлыбаев, Илшат Касбулатов һәм Тимур Сираҗетдиновның зур тырышлык, фидакарь хезмәт салуын районның авыл хуҗалыгы идарәсендә аерым билгеләп үттеләр.
Әлшәй районында фермерлык хәрәкәте дә аерым игътибар үзәгендә. Аларның эшчәнлегенә хакимият башлыгы Наил Әбелгуҗин да, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Данир Әхмәдишин да, Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Радик Хәлимов та һәрьяклы ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзерләр. Һәм, нәтиҗәдә, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары үз эшчәнлекләрен ышанычлы, тыныч күңел белән алып бара, киләчәккә яңадан-яңа планнар корып яши. Шуларның берсе Руслан Ахунов белән без аның шикәр чөгендере басуында очраштык.
Үз эшен 18 ел элек башлаган фермер Руслан Айрат улы бүген эшчәнлеген ике мең гектарга якын мәйданда алып бара. Шуның 800 гектарына – арпа, 75 гектарына солы чәчкән булса, 522 гектарда кострец үләне үстергән. Бу культураларга без соңрак әйләнеп кайтырбыз әле.
Без очрашкан 333 гектарлы шикәр чөгендере басуларыннан ул быел ару гына уңышка исәп тота. Сүз башында без искә алган “катлаулы һава торышыннан” тыш, булдыклы фермерны борчыган башка мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, без булган хуҗалык басулары читендә өелгән гуртлардан татлы тамырны эшкәртү заводына тәүлегенә нибары 90 тонна кабул итү сөйләшеп килешенгән. Гадирәк тел белән әйткәндә, бу – нибары өч машина дигән сүз. Заводка хәтта йөзләрчә чакрымдагы башка районнардан татлы чимал төялгән машиналар агылган бер вакытта әлеге предприятиедән 10-15 минутлык арадагы басудан тамыразык китерүгә мондый чикләү фермерны катлаулы хәлгә куя...
Әлеге басуда без ару-талуны белми эшләүче механизатор Илнур Аккулов белән дә танышып, бераз сөйләшеп тордык. Комбайны тәрәзәсеннән күренгән йөзенә “йөрисез инде уттай урак вакытында эш калдырып” дигән кыяфәт язылган булса да, кабинасыннан ул шат елмаеп килеп чыкты.
Илнур элегрәк башка хуҗалыкта эшләгән, Ахуновта быелдан гына икән. Әйткәндәй, ул – күпбалалы “герой-әти”, Таштүбә авылындагы хуҗалыкларында җәмәгате Альбина белән абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрап, Илнар, Алмас, Аделина исемле балалар тәрбиялиләр. Сөекле гаиләсе турында сөйләгәндә аның йөзе тагын да ачылыбрак, яктырып китте.
Басудан чыгып барганда без фермер хуҗалыгында эшләүче башка егетләр янында да тукталып киттек. Алар бу вакытта эшкәртү заводына озату өчен гурттан тагылмалы “КамАЗ”га чөгендер төйи иде. Башта Рәзил Мостафинның төягечтә осталарча эш итүенә соклансак, соңрак Азат Нәбиуллинның “шофер-мастер” булуына карап тордык. Фотохәбәрчебез Динар Кәлимуллин аларның әле бер алдына, бер артларына төшеп, матур мизгелләрне тотып калырга тырышты.
– Егетләр сыната торганнардан түгел, – диде җитәкчеләре Руслан Айрат улы, зур канәгатьлек белән. – Ходай матур көннәрен бирсә, чөгендер басуын да озакламый җиңәрбез дип уйлыйм.
– Белүебезчә, хуҗалыгыгызда ике мең башка якын елкы малы да асрыйсыз, солы чәчүегез, костер үләне үстерүегез атлар өчен тәгаенләнгән дип аңларга кирәк. Кымыз да җитештерәсез икән, эшчәнлегегезне, димәк, берничә юнәлештә алып барасыз?
– Атлар ул кадәр үк түгел, бераз арттырып әйткәннәрдер, – дип елмаеп куйды булдыклы фермер. – Колыннары белән бергә мең ярым чамасы бардыр, кем исәпләгән инде! Солы белән костер, әлбәттә, алар өчен.
Руслан Айрат улы – үзе дә күпбалалы гаилә башлыгы, өч малайга үрнәкле әти, ике тапкыр картәти булырга өлгергән. Өлкән уллары Динар белән Денис инде үзаллы тормыш корганнар, Данияр әлегә мәктәптә укып йөри. Фермерның кымызчылык буенча урынбасары, бер үк вакытта җәмәгате Гөлүсә Фәнил кызы әлеге эшчәнлек юнәлеше өчен җаваплы технолог икән. Кымыз җитештерүгә бик җитди тотынганнар, аны сатуга көн саен 100 литр чамасы чыгаралар, ә еллык күләм 900 центнерга барып баса. Шактый зур сан! Сатудан тыш, бу шифалы эчемлекне “Чехово” шифаханәсенә, балаларны сәламәтләндерүче “Толпар” лагерена озаталар.
Руслан Айрат улының фермерлык эшчәнлеге социаль бурычларны хәл итүгә, районда эшсезлекне киметүгә дә өлеш кертә, дип әйтергә кирәк, чөнки ул авыл җирендә 13 кешене эшле дә, ашлы да иткән. Димәк, шулкадәр кешенең гаиләсе бүген иртәгәсе көне өчен тыныч күңел белән эшли һәм яши. Күренүенчә, Әлшәй төбәге идарә командасының фермерлык хәрәкәтенә булган игътибары үзен тулысынча аклый һәм Наил Рәшит улы җитәкчелегендәге район хакимияте авыл хуҗалыгына ярдәме аша социаль-икътисади тотрыклылыкка ирешүне төп максатларының берсе итеп билгеләгән.
Фәнис ГӘРӘЕВ.
Әлшәй районы.