Илшат Әнәс улы белән шәхсән танышканчы ук аның хакында бихисап җылы сүзләр ишетергә туры килде. Ул крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган Йосып авылы кешеләре арасында да, җитәкчеләр даирәсендә дә, гомумән, районда абруе зур аның. “Намуслы, ярдәмчел, эш дип яна ул”, – диләр аның турында.
Илшат Хөснетдинов 2020 елда банкрот дип игълан ителгән “Танып” җәмгыятен тергезү эшенә тотынырга карар кыла. Бүгенге көндә хуҗалык ышанычлы адымнар белән алга атлый, фермер үзенең агробизнесын ныгыту өчен бөтен көчен куя – кирәкле авыл хуҗалыгы техникасын сатып ала, җитештерү базасын яңарта. Иткә дип токымлы мөгезле эре терлекләр асрый, атлар үрчетә, басуларыннан мул уңыш ала.
Ә бит гаярьләнеп, чәмләнеп фермерлык эшенә тотынгач, аңа башта таркалган “Танып” хуҗалыгының тау кебек өелеп калган бурычларын түләргә туры килә. Инде чүп үләннәре генә түгел, куаклыклар басып килгән басуларын яңадан чәчү әйләнешенә кертеп җибәрер өчен дә аз тир түкми ул. Җимерелеп яткан биналарны төзәтеп, өр-яңадан түбәләрен яба, яңа ашлык склады төзи. Хәзер инде уңган фермер барлык төр авыл хуҗалыгы техникасын сатып алган, басуларында бер чүп күрмәссең, ферма каралтылары янында пөхтә салам төргәкләре зур гаскәр кебек тезелеп тора, базлары мал азыгы белән шыплап тутырылган, печән дә җитәрлек күләмдә әзерләнгән, ә утарында көр маллар утлап йөри.
– Уңышның сере нәрсәдә дигән сорауга: туган якны, киң басуларны яратуда дип җавап бирер идем, – ди Илшат Әнәс улы. – Яраткан эшең белән шөгыльләнсәң, күңел сөенә бит ул, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышасың, киләчәккә планнар корасың һәм һәр көнең мәгънәле үтә.
Бодай гектарыннан 30, арпа һәм солы 43әр центнер уңыш бирде, – дип уртаклашты ул. – Киләсе ел уңышы өчен чәчелгән уҗым культураларының торышы да яхшы. Үзебезнең хуҗалык ихтыяҗлары өчен орлыкка тритикале да үстерәбез. 1200 гектар җиребез бар, шуның 650се – сөренте мәйданнар.
– Хуҗалык тарихында, Илшат Әнәс улы бу басуларны үз канаты астына алып, эшкәртә башлаганчы, мондый югары уңыш беркайчан да булмады, – ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. – Ул – һич арттырусыз, җир кадерен, анда эшләү тәртибен белүче кеше. Таң сарысы сызылганчы ул көн саен үзе яшәгән Әңгәсәк авылыннан Йосыпка барып җитә. Әйткәндәй, коллективында – нигездә Әңгәсәк егетләре.
Илшат Хөснетдинов Дүртөйле районының Каеш авылында туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә, беренче курстан соң армия хезмәтен үти. Югары уку йорты дипломына ия булгач, туган районына кайтып, 15 ел Әңгәсәк авылындагы ветеринария дәваханәсе һәм участогында хезмәт сала. 2007 елдан Уфада “Россельхознадзор”да эшли. Яңадан туган ягына кайтып, җиңел булмаган иген үстерү эшенә тотынуының бер генә сәбәбен әйтергә мөмкин: ул да булса, басуларның ташландык хәлгә килүенә, авылда тормыш акрынлап сүнүенә йөрәге әрни. Параллель рәвештә ул урман хуҗалыгы эше белән дә шөгыльләнә.
– Моңа тотынуымның төп сере шул – җимерек, ташландык хәлдәге хуҗалыкта бик күп ремонт эшләре таләп ителә иде. Үз пилорамабыз булуы бик уңайлы: тактага интекмибез, мал утарларын да күркәм итеп уратып куйдык әнә, – ди фермер.
“Атайсал – Кече Ватан” проектын тормышка ашыруда шәхси өлеш керткәне һәм актив катнашканы өчен Илшат Хөснетдинов Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты, намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә керткән зур өлеше өчен Дүртөйле районы хакимиятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
– Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырылгач, авылыбызга җан керде, – ди йосыплылар. – Илшат Әнәс улы социаль мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә, барлык мәдәни чараларның юмарт иганачесе дә ул.
Илшат Хөснетдинов, төп эшеннән тыш, районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Аның башлангычы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә районда беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен күчмә мунча төзелеп озатылды. Бүген дә ул Ватанны саклаучыларыбызга даими ярдәм күрсәтә, шул исәптән төзелеш материалларын да әзерләп фронтка озата. Гуманитар конвой составында үзе дә берничә тапкыр яугирләребез янына барып кайтты.
– Батыр ир-егетләребез фронтта безнең өчен гомерен хәвеф астына куеп, дошман белән көрәшә. Аларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтү – бүген төп бурычыбыз, – дип ассызыклый ул.
Булдыклы фермер экологик өмәләрнең актив оештыручысы да. Күңел киңлеге, ватанпәрвәрлек һәм тирә-яктагы һәр вакыйга өчен үзенең дә җаваплылыгын тоеп яшәү Илшат Хөснетдинов өчен тормыш мәгънәсе ул. Ул хуҗалыкның иминлеге тирә-юньдәге кешеләрнең иминлеге белән турыдан-туры бәйләнгән икәнен аңлап эш итә һәм шушы бәйләнешне сакларга омтыла. Фермерлар авыл кешесе өчен эш, димәк, керем чыганагы булдыра. Торак пунктларның юлларын төзекләндерүдә, кышын кардан чистартуда катнаша. Авылның яшәеше борын-борыннан үзара ярдәмләшүгә корылган бит.
Туган авылы Каеш белән дә элемтәләрне өзми Илшат Әнәс улы. Авылдашларына һәрдаим төрле ярдәм күрсәтергә тырыша. Мисал өчен, быел аның башлангычы белән авылда Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүче мемориал комплекс ачылды. Каешның игелекле улының тәкъдимен яше-карты дәррәү күтәреп алып, һәркем кулыннан килгәнчә бу изге эшкә үз өлешен кертте. Комплекста Бөек Ватан сугышы ветераннарының, башка кораллы конфликтларда Туган илебезне яклаган батырларның исемнәре дә уелган. Мемориалны ачканда, авылдашлары Илшат Хөснетдиновка ихлас рәхмәтен җиткерде, ә ул мәңгелек ут янында барлык батырлар истәлегенә “Торналар” җырын башкарганда ак яулыклы апаларның гына түгел, түбәтәйле авыл картларының да күзләре яшьләнде...
Илшат Әнәс улының барлык эшләрендә дә уң ку-
лы – тормыш юлдашы Венера Рәсүл кызы. Ул крестьян-фермер хуҗалыгының исәп-хисап документларын да алып бара. Тату гаилә кыз һәм ул үстергән. Лилия – табиб, ә Дамир – юрист. Дамир хуҗалыкның юридик мәсьәләләрен генә хәл итеп калмый, кирәк икән техниканың бар төренә дә идарә итә.
Илшат Хөснетдиновның хуҗалыгы мисалы – республикабызның уңышлы эшләүче фермеры тарихы гына түгел. Бу тынгысыз кешенең хәләл хезмәте, үҗәтлеге һәм ышанычы белән иксез-чиксез Туган илебезнең бер почмагында сүнеп барган авылга җан өрү турындагы матур тарих. Ул икмәк җитештерү һәм терлек асрау белән генә чикләнми. Ул авылларда тормышның сүнмәячәгенә өметне үстерә, бүген алгы сызыкта торучылар артында көчле һәм ышанычлы тыл булуын дәлилли. Җирнең чын көче менә шунда инде: ул, тукландырудан тыш, яшәешебезгә тирән мәгънә дә бирә, иң авыр вакытта кешеләрне берләштерә.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Автор фотосы.