+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2025, 15:02

«Алтын көз-2025»дә агросәнәгать сезонына якынча йомгаклар ясалды

27нче «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсе кырларында Башкортстанда аграр сезонга йомгак ясалды. Чара 8 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Мәскәүнең "Тимирязев центр"ында уза.

«Алтын көз-2025»дә агросәнәгать сезонына якынча йомгаклар ясалды«Алтын көз-2025»дә агросәнәгать сезонына якынча йомгаклар ясалды
«Алтын көз-2025»дә агросәнәгать сезонына якынча йомгаклар ясалды

- Индустриальләштерү, эре компанияләр төзү, гаилә компанияләре булдыру һәм майлы, азык һәм бөртекле культуралар җитештерүне үстерү - без менә шул юнәлешләрдә хәрәкәт итәчәкбез, - диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы 3,8 миллион тоннага якын булыр дип көтелә. Тарихта беренче мәртәбә төбәк аграрийлары миллион тоннага якын майлы культуралар, шул исәптән көнбагыш, рапс, җитен җыеп алыр дип планлаштырыла.

Министр ассызыклаганча, быел «Алтын көз» күргәзмәсе авыл хуҗалыгын санлаштыру темасы буенча фикер алышу кысаларында уза.

- Санлаштыру дигәндә мәгълүмат системаларында эшләү генә күздә тотылмый, монда без базарда көндәшлеккә сәләтле булу өчен продукциябезнең үзкыйммәтен киметүне күрәбез. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен көндәшлеккә сәләтле итәргә ярдәм итүче теләсә нинди карарлар урын таба, – диде ул.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас