+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 октябрь 2025, 04:55

Тырышлык – гаиләнең бәхет нигезе

Борай районының Даутлар авылында гомер кичерүче Ания һәм Флорис Шакировлар - шуңа ачык үрнәк.

Тырышлык – гаиләнең бәхет нигезеТырышлык – гаиләнең бәхет нигезе
Тырышлык – гаиләнең бәхет нигезе

Борай районының Даутлар авылында гөрләтеп дөнья көтүче Шакировлар гаиләсен тирә-якта белмәүчеләр бик сирәктер. Үзләренең фермерлык хуҗалыгында игенчелек, малчылык, умартачылык эшләрен армый-талмый алып баручы уңган гаилә, ярдәмчел, кешелекле, ихлас булулары белән дә билгеле алар.

Флорис Риф улы — балачактан авылда һәр эшне үз куллары белән эшләп үскән, авыл хуҗалыгын төптән белүче җир кешесе. Шуңа да ул бик зур көч, җаваплылык, тырышлык таләп итүче фермерлык эшенә җиң сызганып тотынган. Шунысы да бар, Флорис Риф улына зур җаваплылык өстәүче җитди вазыйфа да йөкләтелгән, ул — район Советы депутаты. Әйтергә кирәк, бу эшне ул алты ел инде зур ихласлык белән башкара. Янында һәр башлангычын хуплап, ярдәм кулы сузарга ашкынып торучы тормыш иптәше — Ания Ралиф кызы булуы да бу гаиләнең уңышында ачык чагыла. Без Ания Шакированы 36 ел дәвамында укучыларга белем биргән абруйлы укытучы, Башкортстанның мәгариф отличнигы буларак та беләбез. “Кызыл таң” гәзитенең, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә журналистларның материалларын укып, фикерләрен язып баручы якын дустыбыз да әле ул.
1987 елда Ания Бөре педагогия институтында укып йөргән чагында күрше авылда яшәгән апасына кунакка кайта. Авылга чибәр йөзле, зифа буйлы студент кыз кунакка килгәнлеге турында хәбәр бик тиз тарала. Анияне кичен клубка алып чыгу бәхете күптән түгел армия хезмәтен тутырып кайткан Флориска тия. Әлбәттә, озын буйлы, җор сүзле, солдат киемен дә салырга өлгермәгән егеткә кем каршы килсен. Гыйнварның чатлама суык көне була ул, яшьләр кулга-кул тотынышып урамда бик озак йөри. Егетнең колакларын үзәккә үтәрдәй салкын чеметеп-чеметеп алса да, сер бирми, сиздерми ул. Еллар үткәч кенә, хәләл җефетенә: “Вәт ул чакта колак туңган иде”, дип сөйләп көлдерә. Әнә шулай җитәкләшеп, бер-берсенең кулларына ныклап тотынып, озын, бәхетле гомер юлына, гаилә тормышына юллана алар.
Колхозлар гөрләп торган еллар. Флорис хуҗалыкка шофер булып эшкә урнаша, Ания мәктәптә башкорт, татар телләрен укыта башлый. Яшьләрдә туган авылны калдырып, каядыр читкә чыгып китү дигән уй да булмый. Әтиләре Риф абый да бик тырыш, чәмле, алдан күрүчән кеше була, әниләре Сәкинә апа белән бергәләп, гаиләдәге сигез балага дөрес тәрбия биреп, туган җирнең матурлыгын күреп үсәргә, яратырга өйрәтә.
— Башта Флорисның зурәнисеннән калган иске генә йортка башка чыктык. 1989 елда кызыбыз Фәйрүзә туды. Салкын кышта иске өйдә яшәрлек булмады, әниләргә кайттык. Аннары шушы нигездә үзебез яңа йорт тергездек. 1994 елда улыбыз Илнарны яңа өйгә алып кайттык, — дип дөнья көтә башлаган елларын исенә төшерә Ания ханым.
Ун елдан артык шофер булып хезмәт салганнан соң, Флорис әтисе янына умартачылык эшенә күчә. Бу һөнәр аңа балачактан таныш, җәйләрен малай урманда, умарталыкта, әтисенә ярдәм итеп үткәрә торган була. Риф абый исә бу һөнәргә тугры булып, үзе дә шул бал кортлары кебек, 37 ел умартачылык эшендә кайный. Нәселдән килгән яратып башкарган бу шөгыльне балаларына да тапшыра. Алга китеп шуны да әйтик, Даутлар авылында бертуган Шакировларның бишесе төпләнеп калган, аларның барысы да шәхси хуҗалыкларында умарта тота. Умартачылык белән шөгыльләнә башласаң, аның белән гомерлеккә “авырыйсың” икән, дип елмая бүген ихаталарында 50 баштан артык умарта тоткан Ания һәм Флорис Шакировлар. Бу шөгыльне Ания ханым да күптән үз иткән, күңел теләсә, барысына да өйрәнеп була, ди ул.
Авылда тырыш, булдыклы, иртә йокыдан уянган, ир белән хатын бер уйда булган гаиләләр генә җимертеп дөнья көтүен, уңышка ирешүен яхшы аңлый Шакировлар. Алар нәкъ шундый гаиләләрнең берсе. 2010 елда Флорис Риф улы фермерлык хуҗалыгы төзи.
— Мин аны эш урыны булсын дип кенә башлаган идем, бер тотынгач, юктан бар итеп җыйгач, таратасы килми. Башлап җибәргәндә улларыбыз Илнар һәм Әлфис, туганнар, дуслар ярдәмгә килде, — ди эшкуар.
Флорис Риф улы 2017 елда гаилә фермаларын үстерү программасы кысаларында грант конкурсында катнаша һәм хөкүмәт ярдәме ала. Программа таләпләре буенча, проект бәясенең 40 проценты фермерның үз акчасы булырга тиеш. Грант акчасына ул 16 баш ат, трактор һәм ургыч сатып ала. Бүген инде хуҗалыкта 71 баш ат, 15 баш эре мал бар. Фермерлык эшен башлаган чорда чәчүлек мәйданы 53 гектар булса, хәзер ул 400ләп гектар җирне били.
— 90нчы елларда ташландыкка әйләнгән җирләрне агачлардан чистартып, чәчүлек мәйданына әйләндердек. Ел саен төрле культуралар чәчәбез, уңыш мул була. Әлбәттә, җир тәрбияләүне ярата. Әгәр вакытында ашлама кертмәсәң, уңыш көтеп булмый. Игенчелек эше ул һава шартларына да бәйле, шуңа да авырлыклары да күп. Быел уңыш җыя торган вакытта туктаусыз яңгырлар койды, басуларда эш тоткарланды. Урылмый калган бодай басуы йөрәкне әрнетә, әлбәттә. Авыл хуҗалыгында эшләүче һәркем мондый югалтуларга әзер булырга тиеш. Шөкер, әле басуларда эш бара, 55 гектар мәйданда көзге культуралар чәчтек, — ди хуҗалык башлыгы.
Әйе, авылның тирә-ягында кайчандыр ташландыкка әйләнгән басулар бүген гөрләп утыра. Без барганда да хуҗалыкта кызу эш вакыты, басуда трактор тавышы гөрләп тора иде. Анда безнең алыштыргысыз, тырыш, уңган механизаторыбыз Фәнис абый Зыятдинов эшли, дип мактап телгә алды аны Флорис Риф улы.
Ә менә аларның үзләрен — Ания һәм Флорис Шакировларны авылдашлары мактап туялмый. Игелекле, кешелекле, авылдашларына һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган бу гаиләгә бик рәхмәтле алар. Әле 2012 елда ук Шакировлар Даутлар авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә обелиск төзи. Быел Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тагын бер обелиск барлыкка килә.
— Кыш буена сугышта һәлак булган авылдашларның исемнәрен ачыклап, исемлек төзедек. Үзебездә мәктәп ябылгач, Кашкаләү авылына йөреп, балаларга урыс теле һәм әдәбияты укыттым. Хуҗалыктагы эшчеләргә дә ризыкны үзем әзерлим. Буш вакытым булдымы, хәтер китабыннан, авылдашлардан сугыш ветераннарының исемнәрен юллыйм. Быел 9 майда авылда зур бәйрәм оештырып, обелискны ачтык. Тирә-ягын матурлап, киртәләп куйдык. Ул көнне бик күп авылдашлар кайткан иде, — ди 36 ел гомерен педагог һөнәренә багышлаган Ания Ралиф кызы.
Шакировлар һич кенә дә тик торырга яратмый, мең эшләре көтеп торса да, авылдашларының күңелен күрергә вакыт таба алар. Җәйнең матур бер көнендә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен дә гөрләтеп үткәргәннәр.
— Ания белән Флорис — безнең авылның иң уңган, иң хөрмәтле кешеләре. Алар быел “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәмен үткәреп, барлык авыл халкын шатландырды. Аларның кулларыннан килмәгән бер эш тә юктыр. Бу гаиләгә безнең рәхмәтебез бик зур, — ди авылдашлары Фәнүзә Шәйнурова.
Яңа ел бәйрәмендә, Өлкәннәр көнендә авылдашларын бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр таратып чыгу да бик матур гадәткә кергән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм кулы сузып тора алар, бал, ашлык бирәләр.
Бүген дә Шакировлар авыл яшәсен дип тырыша. Флорис Риф улының планы киләчәктә авыл басуларын тагын да киңәйтеп, мул уңыш алу. Малай чактан ат дип хыялланган, ат җигеп йөргән авыл егетенең елкы малын күбрәк үрчетү, казылык ясау эшен киңәйтү нияте дә бар.
Ания Ралиф кызының да киләчәккә уйлары авылны сүндермәү, җанландырып җибәрү белән бәйле. Шакировлар алдагы җәйгә авылда Шәҗәрә бәйрәме оештыру уйлары белән яши.
Әлбәттә, Флорис Риф улы һәм Ания Ралиф кызының иң зур шатлыгы һәм горурлыгы — балалары һәм оныклары. Өч балага — Фәйрүзәгә, Илнарга һәм Әлфискә ныклы тәрбия биргән алар. Өчесен дә балачактан ук акыллы, эшчән, тырыш, чәмле итеп тәрбияләгәннәр. Фәйрүзә гаиләсе белән Борайда яши, хәзер инде ул ире Динар белән өч бала тәрбияли. Илнар да туган ягында төпләнгән, хатыны Алия белән ике бала үстерәләр. Ә кечеләре Әлфис әле яңа гына армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Егетләр икесе дә әтиләренең уң кулы, буш вакытлары булдымы, басуга ярдәмгә ашыгалар. Авыл кешесенең һәр минуты санаулы булуын алар күреп, үз иңнәрендә тоеп үскән. Шакировлар кебек бердәм, тату, эшчән гаиләләр булганда, авылның утлары сүнмәс, басулары гөрләп торыр әле!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас