+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 октябрь 2025, 04:54

Башкортстан аграрийлары 3,8 миллион тонна ашлык җыйган

Башкортстан аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләгән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәк Хөкүтәтенең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Башкортстан аграрийлары 3,8 миллион тонна ашлык җыйганБашкортстан аграрийлары 3,8 миллион тонна ашлык җыйган
Башкортстан аграрийлары 3,8 миллион тонна ашлык җыйган

Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча уртача уңыш гектарыннан 27,4 центнер тәшкил итте. Суктыру буенча Стәрлетамак районы алда бара, анда 237 мең тонна ашлык җыелган.

Моннан тыш, республикада шикәр чөгендере мәйданнарының 90 проценты эшкәртелде. Игенчеләр һәр гектардан уртача 485 центнер уңыш ала. Татлы тамырның тулай җыемы 1,9 миллион тоннадан артык тәшкил итә. 760 мең тоннага җиткән майлы культураларны җыю да төгәлләнеп килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы ел башыннан төбәк хуҗалыклары 9,3 миллиард сумлык 1 546 берәмлек машина һәм җиһаз сатып алган.

Фото: автор фотсоы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас