+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 Октября 2025, 06:11

Соя басуында эш кызу!

XXII партсъезд исемендәге кооператив уңганнары аны югалтуларсыз җыеп алу өчен бар тырышлыгын сала

Соя басуында эш кызу!Соя басуында эш кызу!
Соя басуында эш кызу!

Илеш районының XXII партсъезд исемендәге кооперативы басуларында бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланып, техник культураларның соңгы гектарлары суктырыла.

Комбайннар көзге уракка ныклап әзерләнгән. Яңа, куәтле техника эш барышын җиңеләйтә, урып-җыю эшләрен дә тизләткән.

Бу көннәрдә кооперативның соя басуында уракның кызган мәле. Ике комбайн, бер-бер артлы төшеп, басуларны гизә. Урып-җыю эшләрен тизрәк төгәлләргә кирәк дип, тырышып, ялан батырлары көнне төнгә ялгап эшли. Тәҗрибәле механизаторлар куәтле комбайннарда соя суктыра. Гектар куәте 22 центнер тәшкил итә. Шоферлар Барый Шәрәфисламов, Фәнил Вәлиев яңа уңышны Базытамак ындыр табагына ташый, алар көненә 9-10шар рейс ясый.

– Һава шартлары төрлечә булса да, хуҗалык эшчәннәре барлык көчен салып, тырышып хезмәт сала. Кояшлы көннең һәр сәгате-минутын файдаланып калырга тырышабыз, – ди бригадир Рәмзил Галләмов.

Менә шулай, бүген партсъездлылар үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен сала.

Лира ГӘРӘЕВА.
Илеш районы.

Соя басуында эш кызу!
Соя басуында эш кызу!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас