Планета халкы арту азык-төлеккә ихтыяҗны үстерәчәк. Шул ук вакытта, авылда яшәүчеләрнең кимүе сөренте мәйданнар азаюга китерәчәк. Шуңа күрә, галимнәр фикеренчә, аграр тармакта эшләүчеләрне, нигездә, югары нәтиҗәле технологияләр – роботлар, БПЛА, басучылыкта – гидротехника, яңа селекция үрнәкләре һәм яңа энергия чыганаклары алыштырачак.
2050 елга аксымның альтернатив төрләренә өстенлек бирә башлау фаразлана. Аңлаешлырак әйткәндә, ясалма ит сәнәгать җитештерүенә күчереләчәк. Моннан тыш, рационга су (диңгез) үсемлекләре күбрәк тәкъдим ителәчәк. Аграр җитештерүдә һавага зарарлы газларны зур дәрәҗәдә чыгаручы авыл хуҗалыгы тармагының 2033 елга кадәр аны киметәчәге көтелә.
Авыл хуҗалыгы культуралары уңышы арту аның мәйданнары зураюга түгел, ә файдаланылганының продуктлылыгын күтәрүгә бәйле булачак. Сатып алучыларга экологик чиста яисә крестьян ихаталарында җитештерелгән продукцияне робот техникасы һәм селекция казанышлары ярдәмендә “ябык мәйдан”нарда үстерелгәне алыштырачак.