-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 ноябрь 2025, 10:33

Аларның хезмәтендә ил куәте чагыла!

Төбәк икътисадында аграр тармак мөһим урын тота

Аларның хезмәтендә ил куәте чагыла!
Аларның хезмәтендә ил куәте чагыла!

Республика агросәнәгатьчеләренең соңгы еллардагы хезмәт казанышлары төбәкнең Русия авыл хуҗалыгы тармагында лидер булуын тагын да ныгытты. Ирешелгәннәр, бу өлкәдәге уңышлар белән беррәттән, авылда яшәүчеләрнең тормышына матур үзгәрешләр алып килүен дә күрсәтте. Аеруча игенчелектәге нәтиҗәләр куанычлы. Башкортстан соңгы елларда ашлыкның тулай җыемын тотрыклы рәвештә арттыра бара. Быел, мәсәлән, катлаулы һава шартларында республика буенча әлеге күрсәткеч 3,8 миллион тоннадан артып китте. Бу – узган елгы дәрәҗәдән 500 мең тоннага, ягъни, 14 процентка күбрәк. Һәр гектардан уртача 27 центнердан, үткән елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 5,5 центнерга күбрәк күләмдә уңыш җыеп алынды.

Ниһаять, көзге муллыкны барлау, тармакта башкарыл­ган эшләргә йомгак ясау, җиңүчеләрне билгеләү һәм яңа бурычлар кую вакыты җитте. Республика агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Авыл районнарында уздырылган бәйрәм түрендә – хезмәт кешеләре, ялан батырлары, терлекчелек уңганнары. Ирешелгәннәрне барлаганда, әлбәттә, республика агросәнәгать тармагының җитештерү һәм фәнни-техник куәткә, үсешкән инфраструктурага, белемле һөнәри кадрларга ия булу нәтиҗәсендә төбәк икътисадына зур өлеш кертүен билгеләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, мәсәлән, үзебездә җитештерелгән үсемлек мае белән Башкортстан халкын тәэмин итү дәрәҗәсе – 8, шикәр комы буенча – 6,98 тапкырга җитәрлек күләмдә тәшкил итсә, бәрәңге буенча ул – 132, сыер ите буенча – 152, дуңгыз ите буенча – 262, сөт һәм сөт продукциясе күрсәткече буенча 122 процентка җитә.

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен бу ел, гомумән, нинди уңышлары белән истәлекле булды? Авыл хуҗалыгы җитештерүендәге казанышлар республика икътисадын үстерүгә нинди өлеш кертә? Һөнәри бәйрәм уңаеннан берникадәр уңышларны, тармактагы мөһим вакыйгаларны барлыйк.

2025 ел илебезнең аграр тармагы өчен чын мәгънәсендә катлаулы, сынаулы булды. Ул, әлбәттә, көйсез табигать шартлары белән генә бәйле түгел. Ил җитәкчелеге көнбатышның сәяси-икътисади басымы шартларында аграрийлар алдына җитди бурыч куйды. Авыл хуҗалыгы продукциясе белән эчке сәүдә базарын тәэмин итү генә түгел, ә экспорт мөмкинлекләрен арттыру зарурлыгы да билгеләнде. Аңлашыла ки, бу максатка ирешү өчен тармакны тамырдан модернизацияләү таләп ителде. “Агро­сәнәгать комплексы ул – стратегик тармак. Илебезнең иминлеге, азык-төлек бәйсезлеге аның тотрыклы эшчәнлегенә бәйле. Әлеге тар­макның үсешен тәэмин итүче шартлар булдырырга, яңа технологияләр кертергә һәм көндәшлекне арттыру чараларын күрергә кирәк”, – диде Русия Президенты Владимир Путин ил аграрийлары катнашлыгында узган очрашуда. Ә узган ел ахырында Владимир Путин 2030 елга тармакта җитештерү күләмен – кимендә 25 процентка, ә экспортны 1,5 тапкырга үстерү бурычын куйды.

Ил башлыгы билгеләгән бурычларны тормышка ашыручы һәм, шулай ук, республикада яшәүчеләрне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүче авыл уңганнарын 60 мең чамасы төрле һөнәр иясе берләштерә.

– 2025 елны шартлы рәвештә борылыш елы дип әйтергә дә ярыйдыр, – диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов күптән түгел федераль басма журналистлары белән очрашуда. – Аграрийларның күпчелеге үзләре­нең нинди икътисади шартлар өстенлек иткән заманда яшәвен аңлады. Хәзер эчке базар ихтыяҗын тулыландыру максаты белән генә эшләгән чор артта калды. Соңгы елларда, гомумән, сәүдә базары зурайды, кибетләрдә продукция дә күптөрле. Башкортстан берничә ел рәттән инде төп туклану продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә. Без республика аграрийларының, азык-төлек сәнәгате, логистика һәм ритейлның сәүдә киштәләрен ризык белән төрләндерүен, тәэмин итү өчен барысын да эшләячәгенә ышанабыз.

Соңгы елларда игенчелек тармагы да зур үзгәреш кичерде. Аграр пред­прия­тиеләр керемлерәк һәм маржиналь культураларга өстенлек бирә башлады. Басуларда республиканың климатик шартларына яраклаштырылган һәм корылыкка бирешмәүче сортлар мәйданы арта.

Белешмә. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүмат­ларына караганда, тулай ашлык җыемы буенча иң зур күрсәткеч Стәрлетамак районында – 236 мең тонна. Икенче һәм өченче баскычларда – Чакмагыш (180 мең тонна) һәм Илеш (170 мең тонна) районнары. Арытаба җиңү­челәр исемлеген Мәләвез (169 мең тонна) һәм Авыргазы (159 мең тонна) дәвам итә.

Һәр гектардан уртача уңыш күрсәт­кечендә 46,2 центнер белән Чакмагыш районы лидер булып тора. Кырмыскалы, Авыргазы, Стәрлетамак һәм Гафури районнары буенча уртача уңыш 41,7-35 центнер тәшкил итә.
Республика терлекчеләре дә һөнәри бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылый. Башкортстанлыларны хәзер төп туклану продуктлары белән үзебезнең җитештерүчеләр тулысынча тәэмин итә. Узган берничә елда тармакка инвести­цияләр җәлеп итү һәм терлекчелекне интенсификацияләү тотрыклы үсешкә юл ачты. Республика елына 1,6 миллион тонна сөт җитештерә, шуның 50 проценты, ягъни – 794 мең тоннасы товар секторына туры килә. Киләсе елларда әлеге күрсәткечне 1 миллион тоннага җиткерү бурычы куела. Фәкать шушы максатта сөт терлекчелегендә 20дән артык инвестиция проектын тормышка ашыру бурычы тора иде һәм алар төгәлләнү алдында. Быел гына да гомум бәясе 6,3 миллиард сумлык 5 проект тәмамлану алдында. Алар еллык сөт җитештерүне 15 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә. Елның тугыз ае йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 589 мең тонна сөт җитеш­терелгән. Шуның 80 проценттан күбрәге, ягъни, 474,3 мең тоннасы – авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше. Тугыз айда тулай сөт җитештерүдә Чакмагыш (65 мең тоннадан күбрәк), Авыргазы һәм Илеш (40 мең тоннадан күбрәк), Дүртөйле һәм Мәләвез (30 мең тоннадан артыграк) районнары алда бара.

Әйтергә кирәк, иген культуралары тулысынча җыеп алынса да, әлеге вакытта көнбагыш, шикәр чөгендере плантациялә­рендә эш дәвам итә. Майлы культура­ларның да уңышы куанычлы. Чимал эшкәртүче предприятиеләрнең тотрыклы эшләве аграр хуҗалыкларга чимал ташудагы өзеклекләргә юл куймый. Бүген туңга сөрү, киләсе ел өчен чәчү орлыгы хәзерләү мәшәкатьләре дә дәвам итә. Шунысын да билгеләргә кирәк: ведомство башлыгы әйтүенчә, республикада чәчү орлыгы тулысынча үзебезнең ил селекциясе үрнәкләре буенча туплана һәм төбәк шартларында тәҗрибә участокларында сынал­ганнан соң гына чәчелә башлый.

Ел башында республика Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров үсемлекчелек тармагына быел өстенлекле бурыч итеп моңа кадәр файдаланылмаган җирләрдән 33 мең гектарны гамәлгә кертеп, үсемлекчелек тармагында продукция җитештерү күләмен арттыру бурычын куйган иде.

Әлбәттә, һөнәри бәйрәмгә аграрийлар­ның нинди уңышлар белән килүе дә республика җитәкчелеге билгеләгән бурычның ышанычлы үтәлүен күрсәтә.

– Авыл хуҗалыгы – базар таләпләренә, икътисади, һава шартларына карата җитәрлек дәрәҗәдә сыгылмалы тармак түгел дип санала иде. Ә хәзер без моның алай түгеллеген күрәбез. Мәсәлән, республикада үсемлекчелек структурасы үзгәрә.

Әгәр элек, нигездә, ашлыкка йөз тоткан булсак, хәзер исә, бәя конъюнктурасын исәпкә алып, майлы культуралар, соя, рапс, җитен мәйданнарын арттырабыз. Һәм, әлбәттә, техника сатып алуда аграрийларга ярдәм итәргә тырышабыз... Бу мәйданчыкта без фәнне, заманча эш алымнарын һәм алдынгы техниканы берләштерү ноктасын булдырабыз, – диде быел Уфа районында узган “Басу көне-2025” традицион аграр семинардагы чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Белешмә. Ел башыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре гомум бәясе 9,3 миллиард сумлык 1546 берәмлек техника сатып алды. Күрсәткеч узган елның шушы чорындагыдан 200 миллион сумга күбрәк. Тугыз ай йомгаклары буенча Башкортстан “Росагролизинг” аша килешү нигезендә иң күп техника сатып алучы Русия төбәкләре рейтингында 5нче урында. Иң зур суммада аграр техника сатып алуда Мәләвез, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Илеш һәм Уфа районнары әйдәп бара. Аграр хуҗалыкларга техника сатып алуда республика казнасыннан күр­сәтелгән ярдәм зур этәргеч бирә. 2019-24 елларда, мәсәлән, техника сатып алучыларга бюджеттан субсидия рәве­шендә 8,2 миллиард сум акча бүленгән, шуның 1 миллиард сумы – узган елда.

– Илдә, дөньяда хәл-вакыйгалар катлаулы булуын дәвам итсә дә, республика аграрийлары үзалдына куйган бурычны намус белән үтәде дип уйлыйм. Моны төп аграр продукция җитештерүдәге күрсәт­кечләр дә дәлилли. Ил Президенты аграр экспортны арттыру буенча бил­геләгән бурычларны үтәү юнәлешендә дә уңышлы эшлибез. Көнбатыш санк­цияләре йогынтысы булса да, Башкорт­станның дөнья базарындагы абруе сүнмәде һәм, әйтергә кирәк, республика җитәкчелегенең хезмәттәшлекнең башка юнәлешләренә игътибар бирүе дә эзсез калмады. Башкортстан әлеге вакытта дөньяның кырыклап иленә үз продукциясен озата. Быел октябрьнең икенче декадасы башына аграр экспорт күләме 261,3 миллион доллар тәшкил итте. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 37 миллион долларга күбрәк. Әйтергә кирәк, быел да республикада авыл хуҗалыгы продукциясе ихтыяҗдан байтакка күбрәк җитеште­реләчәк, – ди Илшат Фазрахманов.
Авыл халкы үзенең тырышлыгы уңганлыгы һәм сабырлыгы белән һәрвакыт соклану, ихтирам уятты. Аларның намуслы хезмәте илебезнең бөеклеген, көч-куәтен һәм бәйсезлеген күрсәтә. Авыл уңган­нарының күңелләрендә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакыт яшәү нуры булсын! Гасырлар буе үз һөнәренә, булдыклылыгына һәм изге бурычына тугры калган авыл эшчәннәре хезмәтенә дан һәм хөрмәт!

Олег Төхвәтуллин.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас