Быелгы “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсе районга тагын бер алтын медаль алып килде. Бу юлы Бөтенрусия дәрәҗәсендә шундый югары бүләккә “Карман балык хуҗалыгы” җәмгыяте продукциясе ия булды.
Билгеле булуынча, Мәскәүдә 27нче “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсе узды. Анда Башкортстан Республикасы аграрийлары делегациясе составында Краснокама районы вәкилләре дә катнашты.
Агымдагы елда күргәзмәнең төп темасы аграр секторны санлаштыруга багышлады. Шуңа да махсус бүлеп бирелгән зоналарда дәүләт һәм хосусый мәгълүмат системалары, шулай ук бизнес өчен төрле санлы чишелешләр, эшчәнлекләре процессларны автоматлаштыруга һәм нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлтелгән җитештерү предприятиеләре урнашты.
Күргәзмәдә Башкортстан Республикасы үз стендын тәкъдим итте, анда тармакның яңа казанышлары, шулай ук популяр төбәк продуктлары һәм милли брендлар урын алды. Шулар арасында Краснокама продукциясе дә булу – үзе бер горурлык.
Күргәзмәгә килүчеләр төбәкнең танылган брендлары: башкорт балы, Бәләбәй сырлары, ит деликатеслары, сөт продукциясе һәм башкалардан авыз итә алды.
Әлеге зур һәм мөһим чарада республиканың дистәләгән предприятиеләре һәм оешмалары төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алды. Ә менә “Карман балык хуҗалыгы” җәмгыяте ике алтын медальгә лаек булды.
Хуҗалыкның генеральный директоры Игорь Армянинов ассызыклавынча, бу казанышлар команданың бердәм эшләве, хезмәткәрләрнең профессиональлеге һәм даими җитештерү процессларын яхшырту нәтиҗәсендә мөмкин булды. Хуҗалык балык продукциясенең сыйфатына зур игътибар бирә, бу аңа тармакта алдынгы урыннарда калырга мөмкинлек бирә.
– Мондый югары бүләк – безнең район предприятиеләренең федераль стандартларга туры килердәй сыйфатлы продукция җитештерүен дәлилли. Бу медальләр балыкчылык тармагының гына түгел, бөтен агросәнәгать секторының да зур уңышы турында сөйли, – диде район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев предприятиене медальләре белән котлап.
“Карман балык хуҗалыгы” җәмгыяте – районның гына түгел, Русиянең иң эре һәм нәтиҗәле үсүче балык хуҗалыгы предприятиеләре өчлегенә керә. Биредә төп товар – карп, форель, мәрсин, ак амур, толстолобик, җәен балыклары җитештерелә.
Хуҗалык елдан-ел үсә, бүгенге көндә биредә якынча 150 кеше эшли. Балык хуҗалыгы, эш урыннарыннан тыш, район өчен яхшы салым чыганагы да булып тора.
Биредә җитештерелгән уылдык – “кара алтын”, нигездә, башкалага озатыла һәм сыйфаты өчен югары бәяләнә. Хуҗалыкның “кара алтын”ы районга алтын медаль китерде, моның белән балык үрчетү хуҗалыгын ихлас тәбрикләп, яңадан-яңа уңышлар теләргә генә кала.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.