Төбәк җитәкчесе республика аграрийларын һөнәри бәйрәм белән котлады һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Башкортстан елдан-ел Русиянең әйдәп баручы аграр төбәкләренең берсе буларак үз позицияләрен ныгыта бара, - диде Радий Хәбиров. – Безнең агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре җитештерү һәм эшкәртү күләмнәрен, тармакның технологиялелеген, агропродукция экспортын арттыра, технопаркны яңарта.
Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 5,3 процентка арткан. Республика 3,8 миллион тоннадан артык ашлык, 2 миллион тоннага якын шикәр чөгендере һәм республика тарихында беренче тапкыр 1 миллион тоннага якын майлы культуралар җыеп алды.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, аграрийлар тармак үсешенә актив инвестицияләр кертә. Алты ел эчендә предприятиеләр бу максатларга 70 миллиард сумга якын акча җибәргән. Быел гына да 18 миллиард сумлык 13 инвестпроект гамәлгә ашырыла.
Төбәк Башлыгы алдынгы технологияләрне – көтү белән идарә итү системаларын, роботлаштырылган комплексларны, санлы чишелешләрне, пилотсыз очкычларны, автопилотлы техниканы куллануны кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы аграрийларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
- Авыр вакытларда авыл хезмәтчәннәре алгы сызыкта да, тылда да үзләрен лаеклы күрсәтә. Сезгә хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен баш иябез, - диде Радий Хәбиров.
Чыгышының ахырында төбәк җитәкчесе тармак ветераннарына һәм эре хуҗалыклар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетлар башлыкларына дипломнар тапшырды.
Моннан тыш, Радий Хәбиров иген уру комбайннары, үзйөрешле чапкычлар һәм чөгендер алу комбайннары операторлары арасында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Төбәкнең иң яхшы механизаторлары һәм машина йөртүчеләре үзебезнең яңа "LADA Niva" автомобильләрен алды.
Фото: glavarb.ru