Умартачы, дигәч, күз алдына өлкән яшьтәге абый яки апа килеп баса. Без аларны хөрмәтләп “бал бабай”, “бал әби” дип йөртәбез. Тәтешле җиренең дә уңган, тырыш, булдыклы, тынгысыз умартачылары бар. Гәзит укучыларны таныштырасы умартачыбыз, яшь кенә булуына карамастан, уңышларга ирешә.
Илмир Шәрәфиев – Тәтешле районының Күрдем авылы егете. Инзилә һәм Наил Шәрәфиевлар гаиләсендә туып-үскән егет, туган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының юриспруденция факультетында укып, югары белем ала. Туган илебез алдындагы изге бурычын Көньяк Осетиядә намус белән үти. Армия хезмәтеннән соң туган якларына кайтып төпләнә. Умартачылык – аның мавыгуы. 2017 елдан башлап “Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү” предприятиесендә – башта юрист, хәзер өч ел инде директор урынбасары булып хезмәт сала Илмир Наил улы.
– Ни өчен умартачылык белән шөгыльләнергә булдың? – дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:
– Дәү әтием Фәрит бал кортлары тоткан. Аның вафатыннан соң бу шөгыльне дәвам итүче никтер булмаган. Әтием белән киңәшләштек тә, бу эшне яңадан башлап җибәрергә карар иттек. 2010 елда бал кортлары күчләре сатып алдык. Хәзер инде умарталарыбыз саны бихисап. Күпләр умартачылыкны җиңел шөгыль дип уйлый. “Умартаңны утыртып куясың да, балын суыртып аласың”, – дигән сүзләрне бик еш ишетергә була. Бал кортлары үрчеткәннәр генә моның нинди җаваплы, күп тырышлык салуны таләп итүче хезмәт икәнен аңлый. Эш башлаганда авыр булды, чөнки чыгым чыгармыйча, табыш алу мөмкин түгел. Умартачылык тармагы – бик чыгымлы. Авыл халкы умартачыларны бал сатып уч тутырып акча эшли, дип уйлый. Ләкин бал сатканчы, кортларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә дә, шактый акча сарыф итәргә дә кирәк. Эшнең күплеге хакында әйтеп тә торасы юк. Бал акчага әйләнсен өчен бик күп тырышырга кирәк, – ди Илмир Шәрәфиев.
Умартачы булу өчен әнә шул бал кортлары кебек уңган булырга кирәклеген аңлап эш итә Илмир Наил улы. Әңгәмәбез барышында аның умартачылыкның барлыкка килү тарихыннан хәзерге заман технологияләренә кадәр бик яхшы хәбәрдар булуы да ачык күренде. Бал кортлары хакында сәгатьләр буе сөйләргә һәм белгәннәрен башкалар белән уртаклашырга әзер егет. Аның бал корты аналары үрчетүен әйтмәсәк, хата булыр. Моның өчен ул үзе ике төрле инкубатор эшләгән. Биоматериалны заказ белән кайтарта. Умарта аналарын чыгару өчен өлешчә Nicot системасын кулланып эш итә. Ана кортларны сораучылар бар, димәк, сыйфаты яхшы.
Умартачының эше җәй көне генә, дип уйлаучылар ялгыша, кышын да эш табыла, ди Илмир Наил улы. Өстәвенә, ул белемен даими камилләштереп тора: Интернет челтәреннән бал кортлары турында файдалы мәгълүмат туплый, төрле китаплар укый, үзе кебек оста умартачылар белән киңәшләшә, яңа ысуллар өйрәнә, төрле семинар, киңәшмәләрдә катнаша. Тырышлыгы бушка китми: бүген аның үз сатып алучылары бар. Хәләл көч белән тир түгеп табылган татлы ризык белән күпме кешегә сөенеч китерә алар. Экологик яктан чиста, табигать кочагында урнашкан төбәктән шифалы, татлы бал җыя Шәрәфиевларның бал кортлары. Андый балга, әлбәттә, халыкта сорау да зур.
– Хәзер инде безнең үз даими сатып алучыларыбыз бар. Балың сыйфатлы икән, аны урнаштыруның авырлыгы юк. Бал аертканны көтеп кенә торалар, тиз арада алып китәләр. Хәтта киләсе ел уңышына да алдан заявка биреп куючылар бар, – ди умартачы. – Балны су кебек краннан ага дип уйлаучылар да бар. Бал эшкәртү, әлбәттә, авыр хезмәт. Маңгайдан тир агып торса гына савытларга бал тула.
Менә шулай төп эшенә дә, яраткан шөгыленә дә вакытын җиткерә Илмир Шәрәфиев. Илебез буенча сәяхәт итәргә ярата ул. Киләчәккә идеяләре, максатлары да бик күп аның. Шуларның берсе – умартачылык питомнигы булдырып, корт анасын сатуны киңрәк җәелдерү теләге белән яна тырыш егет.
Эшлим, булдырам дигәннәр өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Иң мөһиме – исәнлек-саулык булсын, умартачыларга яраткан һөнәрләре – табыш, ә бал яратучы сатып алучыларга файда, сәламәтлек китерсен!
Сирена Рәхимҗанова.
Тәтешле районы.